12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Сөйләр өчен дөрес вакыт сайлагыз
«Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (ВӘГ. 3:1, 7).
124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Вәгазьче 3:1, 7 дәге сүзләр безне нәрсәгә өйрәтә?
КАЙБЕР кардәшләребез бик аралашучан. Башкалардан исә сүз чыгарып булмый. Бәлки, кайвакыт без кайбер кардәшләрнең күбрәк сөйләүләрен телибездер. Ә кемнеңдер, киресенчә, азрак сөйләшүләрен теләр идек. Бу мәкаләнең төп шигыреннән күренгәнчә, дәшми тору вакыты да бар, сөйләү вакыты да бар. (Вәгазьче 3:1, 7 укы.)
2. Сөйләмебезгә кагылышлы нормаларны урнаштырырга кемнең хокукы бар?
2 Сөйләм — Йәһвәдән килгән бүләк (Чыг. 4:10, 11; Ачыл. 4:11). Үз Сүзе аша Аллаһы безне бу бүләкне дөрес кулланырга өйрәтә. Бу мәкаләдә без борынгы вакытта яшәгән кешеләрнең мисалларын карап чыгарбыз. Бу безгә нинди вакытта — сөйләү, ә нинди вакытта дәшми тору яхшырак икәнлеген аңларга булышыр. Без шулай ук сүзләребезнең Йәһвәне я шатландыра, я күңелсезләндерә алганын күрербез. Башта, әйдәгез, кайчан сөйләү урынлы икәнлеген карап чыгыйк.
СӨЙЛӘҮ КАЙЧАН УРЫНЛЫ?
3. Римлыларга 10:14 буенча, шаһитлек бирүгә карашыбыз нинди булырга тиеш?
3 Без Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында сөйләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. (Мат. 24:14; Римлыларга 10:14 укы.) Шулай эшләп, без Гайсәдән үрнәк алуыбызны күрсәтәбез. Гайсә нәрсә өчен җиргә килгән? Төп сәбәпләренең берсе кешеләргә Атасы турында хакыйкатьне сөйләү булган (Яхъя 18:37). Безнең ничек итеп сөйләвебез дә үтә мөһим. Башкаларга Йәһвә турында сөйләгәндә, без моны «юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләргә» һәм кешеләрнең карашлары белән ышануларына хөрмәт белән карарга тиеш (1 Пет. 3:15). Ул чакта сөйләвебез бушка булмас — без кешене чын мәгънәдә өйрәтә алырбыз. Бәлки, сүзләребез аның йөрәгенә ирешер.
4. Гыйбрәтле сүзләр 9:9 дан күренгәнчә, сөйләмебез башкаларга ничек булыша ала?
4 Өлкәннәр, берәр кардәшнең киңәшкә мохтаҗ булуын күрсә, аны тартынмыйча төзәтергә тиеш. Әлбәттә, кешене уңайсыз хәлгә куймас өчен, алар моның өчен туры килгән вакыт сайлар. Мөгаен, өлкәннәр күзгә-күз сөйләшергә булыр. Өлкәннәр, киңәш биргәндә, кардәшне түбәнсетмәскә тырышыр. Шул ук вакыт алар Изге Язмалардагы принциплар белән бүлешми калмас һәм шулай итеп кешегә зирәк эш итәргә булышыр. (Гыйбрәтле сүзләр 9:9 укы.) Ни өчен, кыюлык күрсәтеп, туган проблема турында сүз кузгату шулкадәр мөһим? Әйдәгез, ике капма-каршы мисалга игътибар итик. Берсендә ата кеше — үз улларын төзәтергә, ә икенчесендә хатын-кыз Аллаһы тарафыннан майланган патшага аның хатасы турында әйтергә тиеш булган.
5. Нинди очракта баш рухани Илий, сөйләргә тиеш булса да, моны эшләмәгән?
5 Баш рухани Илийнең ике яраткан улы булган. Алар югары дәрәҗәгә ия булган: изге чатырда руханилар булып хезмәт иткән. Ләкин бу ирләр Йәһвәне ихтирам итмәгән, үз хакимлекләрен дөрес кулланмаган, Йәһвәгә китерелгән корбаннарга тиешле хөрмәт күрсәтмәгән һәм бер дә оялмыйча әхлаксызлыкта катнашкан (1 Иш. 2:12—17, 22). Муса кануны буенча, Илийнең уллары үлемгә лаек булган, әмма Илий үз улларының эшләренә күз йомган, аларны йомшак кына үгетләгән һәм рухани вазифасыннан мәхрүм итмәгән (Кан. 21:18—21). Йәһвә моңа ничек караган? Ул Илийдән болай дип сораган: «Нишләп син үз улларыңны, миңа караганда, күбрәк хөрмәт итәсең?» Йәһвә Илий улларын үлем җәзасына тартырга карар иткән (1 Иш. 2:29, 34).
6. Илийнең очрагыннан нинди сабак алып була?
6 Илий очрагыннан без бик мөһим сабакка өйрәнәбез. Дустыбызның я туганыбызның Аллаһы канунын бозганын белсәк, без бу сорауны кузгатырга һәм шул кешегә Йәһвәнең нормаларын исенә төшерергә тиеш. Аннан соң без шул кеше Йәһвәнең вәкилләреннән ярдәм алсын өчен кайгыртырга тиеш (Ягък. 5:14). Илий кебек буласыбыз килми икән, дустыбызны я туганыбызны, Йәһвәгә караганда, күбрәк хөрмәт итмик. Билгеле, төзәтүгә мохтаҗ кеше белән сөйләшер өчен, кыюлык кирәк, әмма тырышлыкларыбыз яхшы җимешләр китерә ала. Ә хәзер Абигыя исемле исраилле хатын-кыз турында сөйләшик. Ул Илийдән бик аерылып торган.

Абигыя сөйләр өчен дөрес вакыт сайлаган (7, 8 нче абзацларны кара.) d
7. Ни өчен Абигыя Давыт белән сөйләшергә чыккан?
7 Абигыя Набал исемле бик бай кешенең хатыны булган. Давыт белән аның кешеләре, Шаул патшадан качып йөргәндә, Набалның көтүчеләрен җинаятьчеләрдән яклаган. Набал Давытка ярдәме өчен рәхмәтле булганмы? Юк. Давытның ризык һәм су турындагы үтенечен ишеткәч, Набал ярсып киткән һәм, Давытның кешеләренә кычкырып, аларны хурлап ташлаган (1 Иш. 25:5—8, 10—12, 14). Нәтиҗәдә, Давыт Набал йортындагы бар ир-атларны үтерергә карар иткән (1 Иш. 25:13, 22). Бу очракта нәрсә эшләп булыр иде? Абигыя сөйләү вакыты җиткәнен аңлаган, шуңа күрә ул, кыюлык белән 400 ярсулы коралланган ач сугышчының каршысына чыгып, Давыт белән сөйләшергә булган.
8. Абигыя мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
8 Давытны очраткач, Абигыя кыюлык, хөрмәт белән сөйләшкән, һәм аның сүзләре инандырырлык итеп яңгыраган. Абигыя, гафу үтенерлек бернәрсә эшләмәгән булса да, Давыттан гафу үтенгән. Бу басынкы хатын-кыз Давытның яхшы сыйфатларына игътибар иткән һәм Йәһвәнең ярдәменә таянган (1 Иш. 25:24, 26, 28, 33, 34). Абигыя кебек, без, берәрсенең менә-менә гөнаһ юлына басканын күрсәк, аның белән сөйләшеп алырга тиеш (Зәб. 141:5). Безгә хөрмәт белән сөйләшергә, әмма шул ук вакыт батыр булырга кирәк. Кешегә киңәшне ярату белән биргәндә, без чын дус булуыбызны раслыйбыз (Гыйб. сүз. 27:17).
9, 10. Башкаларга киңәш биргәндә, өлкәннәр нәрсәне истә тотарга тиеш?
9 Ялгыш адым ясарга торган кардәш белән сөйләшер өчен, аеруча өлкәннәрдән кыюлык көтелә (Гәл. 6:1). Өлкәннәр басынкылык белән шуны таный: алар да камилсез һәм беркөнне киңәшкә мохтаҗ булырга мөмкин. Әмма бу аларны киңәшкә мохтаҗ кардәшне төзәтүдән туктатмасын (2 Тим. 4:2; Тит. 1:9). Кардәшкә киңәш биргәндә, өлкәннәр оста өйрәтергә һәм сабыр булырга тырыша. Моңа аларны үз имандашларына карата мәхәббәт дәртләндерә (Гыйб. сүз. 13:24). Әмма иң беренче чиратта, өлкәннәр Йәһвәнең абруе турында уйлый. Нәкъ бу аларны Йәһвәнең нормаларын якларга һәм җыелыштагыларны зыяннан сакларга этәрә (Рәс. 20:28).
10 Шулай итеп, без кайчан сөйләргә кирәклеген карап чыктык. Әмма кайбер хәлләрдә дәшми калу хәерлерәк. Әйдәгез, кайбер мисалларга күз салыйк.
КАЙЧАН ДӘШМИ ТОРУ ЯХШЫРАК?
11. Ягъкуб нинди мисал китергән һәм ни өчен бу мисал бик тә урынлы?
11 Телебезне контрольдә тоту авыр. Изге Язмаларны язуда катнашкан Ягъкуб, моны аңлатыр өчен, бер яхшы мисал китергән. Ул болай дип язган: «Әгәр кеше сүздә ялгышмый икән, ул камил һәм бөтен тәнен тыя белә. Без, атны буйсындырыр өчен, авызына авызлык кидерсәк, аның тәне белән дә идарә итәбез» (Ягък. 3:2, 3). Авызлык атның башына һәм авызына кидерелә. Тезген тотып, кеше атны юнәлтә я туктата ала. Ә инде бу каешны кулдан ычкындырса, ат, контрольдән чыгып, үзенә дә, җайдакка да зыян китерә ала. Без дә телебезне тыймасак, бу күп зыян китерер. Әйдәгез, телебезне тезгендә тотарга кирәк булган ситуацияләрне карап чыгыйк.
12. Нинди очракларда телебезне тыю акыллы булыр иде?
12 Сез конфиденциаль мәгълүматны белгән кардәшләр белән үзегезне ничек тотасыз? Әйтик, кардәшебез эшчәнлегебез тыелган илдән килгән, ди. Сез аңа шул илдә Патшалык эше ничек барганы турында сораулар бирерсезме? Әйе, мотивларыгызның иң изге икәненә беркем дә шикләнми. Барыбыз да кардәшләрне бик ярата, шуңа күрә хезмәтләре белән кызыксына. Без шулай ук кардәшләребез турында дога кылганда конкрет булырга телибез. Әмма, андый кардәшне очратсак, бу — телебезне тыяр өчен вакыт. Конфиденциаль мәгълүматка ия булган кардәшкә басым ясасак, без шул кардәшкә карата да, илендәге кардәшләренә карата да яратуыбызның җитмәвен күрсәтер идек. Билгеле, без эшчәнлегебез тыелган булган илдә хезмәт итүче кардәшләргә өстәмә авырлыклар тудырырга теләмибез. Икенче яктан, без андый илдә хезмәт итсәк, хезмәтнең ничек оештырылганы турында сөйләп тормабыз.
13. Гыйбрәтле сүзләр 11:13 тә әйтелгәнчә, өлкәннәр нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?
13 Конфиденциаль мәгълүматны тотуга килгәндә, өлкәннәр Гыйбрәтле сүзләр 11:13 тә (укы) язылган принципны кулланырга тиеш. Өйләнгән өлкәнгә бу аеруча авыр булырга мөмкин. Ирле-хатынлы пар үз мөнәсәбәтләрен бер-берсе белән тыгыз аралашып һәм үз фикерләре, хисләре һәм борчылулары белән бүлешеп ныгыта. Әмма өлкән шуны аңлый: җыелыштагыларның конфиденциаль мәгълүматларын ачып салу дөрес булмас иде. Кардәшләрнең серләрен ачып йөрсә, ул аларның ышанычларын югалтыр һәм үз абруен төшерер. Җаваплылыкка ия булган кардәшләр «икейөзле», яки «алдашучы», булырга тиеш түгел (1 Тим. 3:8, иск.). Шуңа күрә өлкән башкаларны алдамас я гайбәт сатып йөрмәс. Үз хатынын яратса, ул аңа кирәкмәгән мәгълүмат йөген салмас.
14. Өлкәннең хатыны үз иренең репутациясен сакларга ничек булыша ала?
14 Үз иренә конфиденциаль мәгълүматны сөйләргә сорап ялынмаса, хатын үз иренең репутациясен сакларга булышыр. Өстәвенә, ул үз иренә серләрен ачкан кардәшләргә карата да хөрмәт күрсәтер. Иң мөһиме, ул Йәһвәне шатландырыр һәм җыелыштагы тынычлык белән бердәмлеккә өлеш кертер (Рим. 14:19).
ЙӘҺВӘ СҮЗЛӘРЕБЕЗНЕ ИШЕТӘ
15. Йәһвә Әюпнең өч дусты турында нәрсә уйлаган һәм ни өчен?
15 Кайчан һәм ничек сөйләргә дигән сорауларга килгәндә, без Изге Язмалардагы Әюп китабыннан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Әюп коточкыч бәлаләргә дучар булганнан соң, аның янына, юатырга һәм киңәш бирергә дип, дүрт кеше килгән. Бу кешеләр күп вакыт бер сүз дәшми утырган. Әмма, шул кешеләрнең өчесе — Илифаз, Билдад һәм Сәфәр әйткән сүзләрдән күренгәнчә, алар Әюпкә ничек булышып булганы турында бер дә уйламаган. Алар Әюпнең гөнаһ кылганын ничек раслап булганы турында гына уйлаган. Кайбер сүзләре дөрес булса да, Әюп һәм Йәһвә турында әйткән сүзләренең күбесе ялгыш я тупас булган. Бу кешеләр Әюпне каты хөкем иткән (Әюп 32:1—3). Йәһвә моңа ничек караган? Аның бу кешеләргә ачуы кабарган. Ул аларны акылсыз дип атаган һәм аларга Әюптән үзләре өчен дога кылсын дип сорарга кушкан (Әюп 42:7—9).
16. Илифаз, Билдад һәм Сәфәр очрагыннан нинди сабаклар алып була?
16 Илифаз, Билдад һәм Сәфәр очрагыннан күп сабаклар алып була. Беренчедән, кардәшләребезне хөкем итмик (Мат. 7:1—5). Берәр нәрсә әйтер алдыннан, башта зур игътибар белән тыңлау мөһим. Ул чакта гына без кардәшебезнең хәленә төшенә алырбыз (1 Пет. 3:8). Икенчедән, берәр нәрсә әйтергә булсак, сүзләребез назлы һәм төгәл булсын (Эфес. 4:25). Өченчедән, Йәһвәнең сөйләшүләребезгә игътибар итеп торганын онытмыйк.
17. Илуйдан нәрсәгә өйрәнеп була?
17 Әюп янына килгән дүртенче кеше Ибраһимның ерак туганы Илуй булган. Ул Әюпнең теге өч кеше белән сөйләшүләрен тыңлап торган. Соңрак ул җылы тонда Әюпкә туры киңәш бирә алган, һәм бу Әюпкә үз фикер йөртүен үзгәртергә булышкан (Әюп 33:1, 6, 17). Бу Илуйның әйтелгәннәргә игътибарлы булганын күрсәтә. Иң беренче чиратта, Илуй үзе я ниндидер кеше турында түгел, ә Йәһвәнең исеме турында уйлаган (Әюп 32:21, 22; 37:23, 24). Илуй мисалыннан шуңа өйрәнеп була: кайвакыт бер сүз дә әйтмичә тыңлау яхшырак (Ягък. 1:19). Әгәр киңәш бирергә булганбыз икән, төп максатыбыз үзебезне данлау түгел, ә Йәһвәне данлау булырга тиеш.
18. Сөйләү сәләтен кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?
18 Сөйләмебезгә кагылышлы принципларны һәм киңәшләрне кулланганда, без Аллаһы бүләк иткән сөйләү сәләтен кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Зирәк Сөләйман патша болай дип язган: «Үз вакытында әйтелгән сүз — көмеш савыттагы алтын алмалардай» (Гыйб. сүз. 25:11). Нәрсәдер әйтер алдыннан, башкаларны игътибар белән тыңласак һәм сүзләрне уйлап әйтсәк, сүзләребез алтын алмалардай кадерле һәм матур булыр. Нәтиҗәдә, аралашучанмы без я юкмы, сөйләмебез башкаларны ныгытачак һәм Йәһвә безнең белән горурланачак (Гыйб. сүз. 23:15; Эфес. 4:29). Аллаһының бүләге өчен рәхмәтле булуыбызны без тагын ничек белдерә алыйк соң!
82 ҖЫР Яктылыгыгыз балкысын
a Изге Язмалардагы принциплар кайчан сөйләргә, ә кайчан дәшмәскә икәнлеген билгеләргә ярдәм итә. Бу принципларны белсәк һәм куллансак, сөйләмебез Йәһвәне данлаячак.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш үз дустына киңәш бирергә кирәклеген күрә.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш яшьрәк абый-кардәшкә чисталыкка кагылышлы киңәшләр бирә.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Абигыя Давытка дөрес вакытта мөрәҗәгать иткән, һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китергән.
e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: оешмабыз тыелган илдән килгән кардәшләр теократик эшчәнлегебезнең ничек оештырылганы турында сөйләми.
f ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өлкән җыелышына кагылышлы конфиденциаль мәгълүматны беркем очраклы рәвештә ишетмәсен өчен чаралар күрә.