Әюп 37:1—24
37 Моның аркасында йөрәгем дөп-дөп тибә,Атылып чыгарга тора.
2 Ходайның дөбердәгән тавышына,Авызыннан чыккан күкрәвенә колак салыгыз.
3 Аның күкрәве күкләр астында ишетелә,Ул үз яшенен җир читләренә кадәр җибәрә.+
4 Аннары гөрелдәгән тавыш чыга,Аллаһының көчле тавышы күкри,+Тавышы яңгыраганда ул яшенгә ирек бирә.
5 Ходай гаҗәеп тавыш белән дөберди,+Акыл ирешмәслек бөек эшләр башкара.+
6 Ул бит карга: „Җиргә яу“,— дип боера,+Көчле яңгырга: „Коеп яу“,— ди.+
7 Һәрбер үлемле кеше Аллаһының эшләрен белсен өчен,Ул бар адәм улларының эшен туктата.*
8 Кыргый хайваннар үз ояларына качаҺәм өннәрендә кала.
9 Көчле җил үз урыныннан өрә,+Төньяк җиле белән салкыннар килә.+
10 Ходай сулышы белән боз барлыкка килә,+Киң сулар ката.+
11 Ул болытларны дым белән авырайта,Аларда яшен яшьнәтә,+
12 Ул кая юнәлтсә, алар шунда өерелеп бара,Ни боерса,+ җир йөзендә шуны башкара.
13 Аларны ул җәза бирү,+ җирне сугару өченЯ тугры мәхәббәт күрсәтү өчен куллана.+
14 Шуңа колак сал, Әюп,Туктап, Аллаһының искиткеч эшләрен игътибар белән тикшереп чык.+
15 Ходайның болытлар белән ничек идарә иткәнен*Һәм болыттан яшенгә ялт-йолт итәргә ничек кушканын беләсеңме?
16 Сиңа болытларның ничек йөзгәне билгелеме?+
Алар — белеме камил Аллаһының искиткеч эшләре.+
17 Көньяк җил искәнгә җир тынып калгач,Ни өчен киемнәрең кыза?+
18 Аллаһы белән күкләрнеКаты металл көзгедәй җәя* аласыңмы?+
19 Аңа нәрсә әйтергә икәнен хәбәр ит безгә,Без караңгыда бит, шуңа җавап бирә алмыйбыз.
20 Сөйләргә теләгәнемне аңа әйтергә кирәкме?
Яки берәр кем аңа хәбәр итәргә кирәкле нәрсә әйттеме?+
21 Күкләр якты булса да,Җил чыгып болытларны таратып җибәргәнче,
Кешеләр яктылыкны* күрә алмый.
22 Төньяктан алтын нур сибелә,Ходайның мәһабәтлеге+ курку-хөрмәт уята.
23 Чиксез Кодрәт Иясенең юллары акыл ирешмәслек,+Аның кодрәте бөек,+Ул һәрвакыт гаделлек+ һәм тәкъвалык+ буенча эш итә.
24 Шуңа күрә һәммәсе дә аны тирән хөрмәт итсен.+
Чөнки ул үзен зирәккә санаган кешене хупламый».+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «Ул һәр кешенең кулына мөһер суга».
^ Яки «болытларга ничек боерык биргәнен».
^ Яки «чүкеп ясый».
^ Ягъни кояшны.

