Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышыгызга һаман да тәэсир итеп торамы?

Изге Язмалар тормышыгызга һаман да тәэсир итеп торамы?

«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз» (РИМ. 12:2).

ҖЫРЛАР: 29, 52

1—3. а) Суга чумдырылганнан соң кайсы яклардан безгә үз-үзебезне үзгәртергә авырдыр? ә) Кимчелекле якларны бетерү без уйлаганнан күпкә авыррак булганга, безнең нинди сораулар туа ала? (Мәкалә башындагы рәсемнәрне кара.)

ХАКЫЙКАТЬНЕ белгәч, Кевинның [1] Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булдырудан да зуррак теләге булмаган. Моңарчы ул күп еллар буе комарлы уеннар уйнаган, тәмәке тарткан, бик каты эчкән һәм наркотиклар кулланган. Аллаһының хуплавын алу өчен, Кевинга Изге Язмаларда хөкем ителгән шушы эшләрне калдырырга кирәк булган. Йәһвә ярдәме белән һәм Аның Сүзенең үзгәртүче көче ярдәмендә ул үз тормышын үзгәртә алган (Евр. 4:12).

2 Суга чумдырылу үткәч тә, Ке́вин үз тормышында үзгәрешләр ясаудан туктаганмы? Юк, чөнки аңа һаман да әле үзендә мәсихче сыйфатлар тәрбияләргә кирәк булган (Эфес. 4:31, 32). Мәсәлән, кызу холыклы булганга, аңа үз хисләрен тезгендә тоту бик авыр булган. Кевин болай ди: «Холкымны тезгендә тотарга өйрәнү элекке начар гадәтләремнән арынуга караганда күпкә авыррак иде!» Кайнар догалар кылып һәм Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнеп, Кевин үзгәрә алган.

3 Кевин очрагындагы кебек, безнең күбебез Изге Язмалардагы төп таләпләргә туры килер өчен, суга чумдырылу үткәнче үз тормышында шактый гына үзгәрешләр ясады. Аннары да без Аллаһы һәм Мәсих үрнәкләре буенча төгәлрәк эш итәр өчен, үзебездә әллә ни күзгә күренмәгән үзгәрешләр ясауны дәвам итәргә кирәк икәнлеген аңлый идек (Эфес. 5:1, 2; 1 Пет. 2:21). Мөгаен, без үзебездә тәнкыйтьчеллек, кешедән курку, кара гайбәт тарату кимчелеге барлыгына я бүтән начар якларның булуына игътибар иткәнбездер. Ләкин аларны бетерү без уйлаганнан күпкә авыррак. Сезнең, бәлки, болай дип уйлаганыгыз булгандыр: «Тормышымда зур үзгәрешләр ясап, ни өчен кечкенә кимчелекләремнән арыну шулкадәр авыр? Изге Язмалар алга таба да тормышыма тәэсир итсен өчен, мин нинди тырышлыклар куя алам?»

ЧЫНБАРЛЫККА АЕК КАРАУ

4. Ни өчен без һәрвакытта да Йәһвәнең күңеленә хуш килгәнне эшли алмыйбыз?

4 Йәһвәне белгәнгә һәм яратканга, без чын йөрәктән аның күңеленә хуш килгәнне эшләргә телибез. Бу теләгебез ничек кенә көчле булмасын, камилсезлегебез аркасында без бик еш Аллаһыны күңелсезләндерәбез. Без рәсүл Паул кичергән хисләр кичерәбез. Ул: «Яхшылык эшлисем килә, әмма эшли алмыйм»,— дип язган (Рим. 7:18; Ягък. 3:2).

5. Суга чумдырылганчы без үзебездә нинди үзгәрешләр ясадык, һәм нинди кимчелекләр белән без, бәлки, әле дә көрәш алып барабыздыр?

5 Мәсихче җыелыш әгъзалары булыр өчен, без гөнаһлы яшәү рәвешебезне калдырдык (1 Көр. 6:9, 10). Шулай да без һаман да камилсез (Көл. 3:9, 10). Шуңа күрә суга чумдырылу үткәннән соң я хәтта хакыйкатьтә күп еллар йөргәннән соң, без бүтән хата кылмаячакбыз, уңышсызлыкларга очрамаячакбыз я безгә инде начар теләк-омтылышлар белән көрәшергә кирәк булмаячак дип уйлау чынбарлыкка туры килми. Кайбер кимчелекләр белән еллар буе көрәшергә туры килә.

6, 7. а) Камил булмасак та, нәрсә ярдәмендә Йәһвәнең дусты булу мөмкин? ә) Ни өчен без үзебезне Йәһвәнең кичерүен эзләүдән тыярга тиеш түгел?

6 Мирас итеп алган камилсезлегебез Йәһвә белән дуслык мөнәсәбәтләренә ия булыр өчен һәм аңа хезмәт итәр өчен, киртә булырга тиеш түгел. Шуның турында уйлап карагыз: Йәһвә, безне үзенә җәлеп иткәндә, безнең вакыт-вакыт хаталар кылачагыбызны яхшы белгән (Яхъя 6:44). Холкыбызны белгәнгә һәм йөрәгебезне күргәнгә, Аллаһы нинди кимчелекләр һәм омтылышлар безгә авырлык тудырачагын белгән. Ул шулай ук безнең кайвакыт гөнаһ кылачагыбызны да белгән. Шулай да бу Йәһвә өчен безнең белән дуслашыр өчен киртә булмаган.

7 Яратудан чыгып Аллаһы үзенең яраткан Улын безнең хакка йолым корбаны итеп биргән (Яхъя 3:16). Әйе, бу бәясез бүләк! Хата я гөнаһ кылгач, шушы йолым корбанына иман итү нигезендә Йәһвәнең кичерүен эзләсәк, безнең үзара дуслыгыбызның сакланачагына бер дә шикләнмәскә була (Рим. 7:24, 25; 1 Яхъя 2:1, 2). Үзебезне бик гөнаһлы итеп санап, без йолым корбанының бәясе үзебезгә карата кулланырлык түгел дип икеләнергә тиешме? Әлбәттә, юк! Кулларыбыз пычрак булганда без бит аларны юудан баш тартмыйбыз. Шулай булгач, йолым кемнәр өчен түләнгән соң? Тәүбә иткән гөнаһлылар өчен түгелме? Камил булмасак та, йолым корбаны ярдәмендә без Йәһвә белән дуслык мөнәсәбәтләренә ия була алабыз. (1 Тимутигә 1:15 укы.)

8. Ни өчен без үз кимчелекләребезгә күз йомарга тиеш түгел?

8 Әлбәттә, без үз кимчелекләребезгә бармак аша карамыйбыз. Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытыр өчен, без Аллаһы һәм Мәсих үрнәкләре буенча төгәлрәк эш итәргә һәм алар күрергә теләгән кешеләр булырга омтылырга тиеш (Зәб. 15:1—5). Бу шулай ук начар теләк-омтылышларыбызны тезгендә тоту һәм хәтта, булдыра алсак, алардан арыну дигәнне аңлата. Күптән түгел генә суга чумдырылу үттекме я инде еллар буе хакыйкатьтәме, без үз шәхесебезне һәрвакыт яңартып торырга тиеш (2 Көр. 13:11).

9. Яңа шәхес булып киенүебезне дәвам итәргә кирәклеге безгә кайдан билгеле?

9 Үз-үзебезне үзгәртеп «яңа шәхес» булып киенер өчен, даими тырышлыклар кую мөһим. Рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дигән: «Сезне үткәндәге яшәү рәвешегез буенча эш итүче һәм алдавыч нәфесләренә бирелеп бозыла баручы элекке шәхесегездән арынырга өйрәттеләр. Яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез һәм яңа шәхес булып киенегез, ә андый шәхес чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» (Эфес. 4:22—24). «Тырышлык куюыгызны дәвам итегез» дигән сүзләр яңа шәхес булып киенү бертуктаусыз процесс икәнлеген күрсәтә. Бу фикер безне дәртләндерә, чөнки Йәһвәгә күпме вакыт хезмәт итүебезгә карамастан, без яңа шәхескә хас мәсихче сыйфатларны үстереп, аларны камилләштерә алабыз. Әйе, Изге Язмалар безнең тормышыбызга һаман да тәэсир итә ала.

НИ ӨЧЕН БУ ШУЛКАДӘР АВЫР?

10. Изге Язмалар безгә тәэсир итүен дәвам итсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш, һәм моның белән бәйле нинди сораулар туарга мөмкин?

10 Аллаһы Сүзе безгә алга таба да тәэсир итсен өчен, без зур тырышлыклар куярга тиеш. Әмма ни өчен андый тырышлыклар бездән килергә тиеш? Әгәр Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны фатихалый икән, безгә рухи уңышларга ирешү җиңелрәк булырга тиеш түгелме? Үзебез әллә ни күп көч куймыйча, Йәһвә безне начар теләк-омтылышлардан арындырып, бездә җиңел генә үзенә хуш килгән сыйфатларны булдыра алмас идемени?

11—13. Ни өчен Йәһвә бездән, без үз кимчелекләребезне җиңсен өчен, бар тырышлыкларыбызны куячакбыз дип көтә?

11 Галәм турында уйланганда, без Йәһвәнең гаять зур көч-куәткә ия булганын аңлыйбыз. Мәсәлән, кояш секунд саен биш миллион тонна матдәне энергиягә әйләндереп тора. Җир атмосферасы аша аның бик аз өлеше генә үтеп керә. Шулай да җирне нәкъ кирәк кадәр җылылык һәм яктылык белән тәэмин итү өчен бу җитәрлек (Зәб. 74:16; Ишаг. 40:26). Йәһвә үзенең җирдәге хезмәтчеләренә үз көчен рәхәтләнеп бирә (Ишаг. 40:29). Әйе, Аллаһы безгә һәртөрле кимчелекләребезне җиңел генә җиңеп чыгар өчен көч бирә алыр иде һәм безгә үз хаталарыбыздан сабак алырга туры килмәс иде. Әмма ни өчен ул алай эшләми?

12 Йәһвә безгә тиңе булмаган бүләк — ихтыяр иреге бүләге биргән. Бар көчебезне куеп Аллаһы ихтыярын үтәгәндә, без Йәһвәне тирән ярату белән яратканыбызны һәм аңа шатлык китерергә теләгәнебезне күрсәтәбез, шулай ук аның хакимлеге яклы булганыбызны раслыйбыз. Шайтан Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукын шик астына алган булган. Шуңа күрә без ирекле рәвештә һәм ихлас күңелдән аның хакимлеген яклаганда, игелекле һәм рәхмәтле күктәге Атабыз куйган тырышлыкларыбызны, һичшиксез, югары бәяли (Әюп 2:3—5; Гыйб. сүз. 27:11). Әмма әгәр дә Йәһвә безне начар теләк-омтылышларыбызга каршы көрәшүдән тулысынча арындырган булса, без аңа тугрылыгыбызны һәм аның хакимлеге яклы булганыбызны раслый алмас идек.

13 Шуңа күрә Йәһвә безне үзенә хуш килгән сыйфатларны үстерүдә бар тырышлыкларыбызны куярга өнди (2 Петер 1:5—7 укы; Көл. 3:12). Ул бездән без үзебезнең уй-фикерләребезне һәм хис-тойгыларыбызны тезгендә тотар өчен бар көчебезне куячакбыз дип көтә (Рим. 8:5; 12:9). Бу яктан ихлас тырышлыклар куеп уңышларга ирешү безгә чын канәгатьлек китерә һәм Аллаһы Сүзенең тормышыбызны һаман да үзгәрткәненә ышандыра.

ҮЗЕГЕЗНЕ АЛЛАҺЫ СҮЗЕ ИРКЕНӘ ТАПШЫРЫГЫЗ

14, 15. Аллаһыга хуш килгән сыйфатларны үстерер өчен нинди тырышлыклар куеп була? ( «Изге Язмалар һәм дога аларның тормышын үзгәрткән» дигән рамканы кара.)

14 Без Йәһвәгә хуш килгән сыйфатларны ничек үстерә алабыз? Монда үз-үзебезне камилләштерү буенча программаны үтәү генә җитәрлек түгел. Без бар тырышлыкларыбызны куеп, Аллаһының күрсәтмәләре буенча эш итәргә тиеш. Римлыларга 12:2 дә болай дип әйтелә: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез». Үзенең Сүзе һәм изге рухы ярдәмендә Йәһвә безгә үз ихтыярын белергә, шуның буенча эш итәргә һәм тормышыбызны аның таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә үзгәртергә булыша. Без исә Изге Язмаларны һәр көн укырга, укыганыбыз турында уйланырга һәм изге рух сорап дога кылырга тиеш (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23). Аллаһы изге рухының җитәкчелеге буенча эш иткәндә һәм Сүзе аша ачылган Йәһвәнең фикер йөртүен үзләштергәндә, безнең уй-фикерләребез, сүзләребез һәм эш-гамәлләребез аңа тагы да күбрәк ошаячак. Әмма хәтта аннары да безгә үз кимчелекләребезгә күз-колак булып торырга кирәк (Гыйб. сүз. 4:23).

Кимчелекләребезне җиңәргә булыша алган фикерләрне билгеләү һәм вакыт-вакыт аларны кабатлау файдалы була ала (15 нче абзацны кара.)

15 Изге Язмаларны һәр көн укудан тыш, без Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатларын белеп аңардан үрнәк алыр өчен, Аллаһы Сүзен басмаларыбыз ярдәмендә тикшерергә тиеш. Кайберәүләр үзләрендә мәсихче сыйфатларны үстерергә я үз кимчелекләрен җиңәргә булыша алган һәм үзләре өчен аеруча файдалы булган Изге Язмалардагы ниндидер шигырьләрне язып алырга һәм «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларындагы ниндидер мәкаләләрне аерым җыеп барып, вакыт-вакыт аларны яңадан укып барырга булган.

16. Ни өчен без үз-үзебезне бик тиз үзгәртә алмасак, өметсезлеккә бирелергә кирәк түгел?

16 Рухи үсешегез әкрен бара кебек тоелса, шуны онытмагыз: рухи яктан үсәр өчен вакыт кирәк. Мәсихче сыйфатларны үстерү — бертуктаусыз процесс. Тырышлыклар куеп, сабыр булсак кына Изге Язмалар безнең тормышыбызны яхшы якка үзгәртә алачак. Башта безгә, бәлки, Изге Язмаларда әйтелгәнчә эш итәр өчен, үз-үзебезне тәрбияләргә кирәк булыр. Әмма аннары уй-фикерләребез һәм эш-гамәлләребез әкрен-әкрен Йәһвә Аллаһыныкына туры килеп барган арада Аллаһы хуп күргәнчә фикер йөртү һәм эш итү безнең өчен җиңелрәк тә, гадәтирәк тә булачак (Зәб. 37:31; Гыйб. сүз. 23:12; Гәл. 5:16, 17).

ГАҖӘЕП КИЛӘЧӘКНЕ ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ

17. Йәһвәгә тугры булганнарны нинди искиткеч киләчәк көтә?

17 Киләчәктә Йәһвәгә тугры булган кешеләр камиллеккә китерелеп, Аллаһыга мәңге хезмәт итәчәк. Ул вакытта Аллаһыга хуш килгән сыйфатларны күрсәтер өчен, безгә инде үз-үзебез белән көрәшергә кирәк булмаячак. Аларны үз тормышыбызда чагылдыру күпкә җиңелрәк булачак. Йолым корбаны нигезендә без бүген игелекле Аллаһыбызга рәхәтләнеп гыйбадәт кыла алабыз. Камилсез кешеләр була торып, үзебезне Аллаһы Сүзе иркенә тапшырсак, без, һичшиксез, Йәһвәнең күңелен табачакбыз.

18, 19. Изге Язмаларның тормышыбызга тәэсир итү көченә ия булганын без кайдан беләбез?

18 Мәкалә башында әйтелгән Кевин үз хисләрен тезгендә тотарга өйрәнер өчен, зур тырышлыклар куйган. Ул Изге Язмалардагы принциплар турында уйланып, аларны кулланган, имандашларының ярдәмен һәм киңәшләрен кабул иткән. Берничә ел эчендә Кевин шактый зур уңышларга ирешкән. Нәтиҗәдә аны хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләгәннәр, ә соңгы 20 ел ул җыелышта өлкән булып хезмәт итә. Шулай да ул үзенә зыян китерә алган элекке кимчелекләренә күз-колак булырга кирәклеген аңлый.

19 Кевинның мисалыннан күренгәнчә, Изге Язмалар Аллаһының хезмәтчеләренә үз тормышларын һәрвакыт уңай якка үзгәртергә ярдәм итә. Шуңа күрә Аллаһы Сүзе безгә алга таба да тәэсир итеп, безне үзгәртеп торсын һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ирешергә булышсын (Зәб. 25:14). Йәһвәнең тырышлыкларыбызны фатихалаганын күрү Изге Язмаларның тормышыбызга һаман да тәэсир иткәненә ачык дәлил булып тора (Зәб. 34:8).

^ [1] (1 нче абзац) Исем үзгәртелгән.