Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда юмартлык турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда юмартлык турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмалар өйрәтүенчә, юмарт булу һәм чын күңелдән бирү я бүләк итү бик мөһим. Бу очракта бүләк алучы да, бүләк бирүче дә бәхетле була (Гыйбрәтле сүзләр 11:25; Лүк 6:38). Гайсәнең сүзләре буенча, «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

 Кайсы очракта юмартлык урынлы?

 Аллаһыга эчкерсез мотивлардан чыгып, чын күңелдән бирүебез ошый. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7).

 Гыйбадәтебез «саф һәм нәҗесләнмәгән» булсын өчен, безгә юмарт булырга кирәк (Ягъкуб 1:27). Мохтаҗларга теләп ярдәм итүче кешене Аллаһының хезмәттәше дип атап була. Аллаһы андый кешегә үзенә бурычка биргән кешегә карагандай карый (Гыйбрәтле сүзләр 19:17). Изге Язмаларда юмарт кешене Аллаһы үзе бүләкләячәк дип әйтелгән (Лүк 14:12—14).

 Кайсы очракта юмартлык урынсыз?

 Кеше эгоистик теләкләрдән чыгып бүләк итсә. Мәсәлән:

 Кешенең «юмартлыгы» кемнең дә булса Аллаһы хупламаган эшләрдә катнашуына булышса. Мәсәлән, комарлы уеннар, наркотик я тәмәке белән мавыккан кешегә бу начар эшләргә акча бирү дөрес булмас иде (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 2 Көринтлеләргә 7:1). Шулай ук үзе эшли алган, әмма эшләргә теләмәгән кешегә материаль яктан ярдәм итү хата булыр иде (2 Тисалуникәлеләргә 3:10).

 Кеше Аллаһы биргән вазифаларны үтәмәсә. Изге Язмаларда язылганча, гаилә башы үз гаиләсе турында кайгыртырга тиеш (1 Тимутигә 5:8). Ул үз гаиләсенә зыян китереп башка кешеләрне кайгыртырга тиеш түгел. Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә, кайбер кешеләр, аларның бар акчалары Аллаһы хакына китә дип акланып, үзләренең олы яшьтәге ата-аналарын кайгыртмаган. Гайсә аларны моның өчен хөкем иткән (Марк 7:9—13).