Изге Язмалар нигезендә җавап

«Коткарырга» һәм «коткарылу» дигән сүзләр Изге Язмаларда куркыныч хәлләрдән я үлемнән котылган кешегә карата кулланыла (Чыгыш 14:13, 14; Рәсүлләр 27:20). Әмма еш кына бу сүзләр гөнаһтан азат ителүне аңлата (Маттай 1:21). Үлем гөнаһ нәтиҗәсе булганга, гөнаһтан коткарылган кешеләрнең мәңге яшәргә өметләре бар (Яхъя 3:16, 17) *.

Коткарылыр өчен нәрсә эшләргә?

Коткарылыр өчен, Гайсәгә иман итәргә һәм иманны аның әмерләренә буйсынып дәлилләргә кирәк (Рәсүлләр 4:10, 12; Римлыларга 10:9, 10; Еврейләргә 5:9).

Изге Язмалардан күренгәнчә, үз иманыгызны дәлилләр өчен, сезгә эшләр башкарырга, мәсәлән, тыңлаучанлык күрсәтергә, кирәк (Ягъкуб 2:24, 26). Әмма бу сез коткаруны казанырсыз дигәнне аңлатмый. Коткарылу — «Аллаһы бүләге» ул, һәм бу бүләк Аллаһының «юмарт игелегенә» нигезләнә (Эфеслеләргә 2:8, 9).

Коткарылудан мәхрүм калып буламы?

Әйе. Батып үлүдән коткарып алынган кеше яңадан суга төшкән я үзе кире сикерә алган кебек, гөнаһтан коткарылган кеше дә, иманын күрсәтми башласа, коткарылуын югалтырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмалар коткару алган мәсихчеләрне «иманны саклар өчен, бар көч» куеп көрәшергә чакыра (Яһүд 3). Ул шулай ук инде коткарылган кешеләргә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куйганда, курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәгез» (Филипиялеләргә 2:12).

Кем Коткаручы: Аллаһы я Гайсәме?

Изге Язмалар буенча, коткарылуның төп чыганагы — Аллаһы, һәм еш кына бу китапта Аллаһы «Коткаручы» дип атала (1 Ишмуил 10:19; Ишагыя 43:11; Титуска 2:10; Яһүд 25). Өстәвенә, Аллаһы борынгы Исраил халкын коткарыр өчен күптөрле кешеләрне кулланган; алар да Аллаһы Сүзендә «коткаручылар» дип атала (Никами 9:27; Хакимнәр 3:9, 15; 2 Патшалар 13:5) *. Аллаһы гөнаһтан коткарылуны Гайсә Мәсихнең йолым корбаны аша биргәнгә, Изге Язмаларда Гайсә дә «Коткаручы» дип атала (Рәсүлләр 5:31; Титуска 1:4) *.

Һәр кеше дә коткарылырмы?

Юк, кайбер кешеләр коткарылмаячак (2 Тисалуникәлеләргә 1:9). Гайсәдән: «Котылачак кешеләрнең саны аз булырмы?» — дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: күпләр керергә тырышыр, әмма керә алмас» (Лүк 13:23, 24).

Бөтен кешеләрнең коткарылулары турында ялгыш карашлар

Ялгыш караш. 1 Көринтлеләргә 15:22 дә: «Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк»,— диелә, димәк, бөтен кешеләр коткарылган булачак.

Факт. Бу шигырьнең контекстында терелтү турында сүз бара (1 Көринтлеләргә 15:12, 13, 20, 21, 35). Шуңа күрә «Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» дигән сүзләр бары тик шуны аңлата: терелтелгән кешеләр бу фатиханы Гайсә Мәсих аша ала (Яхъя 11:25).

Ялгыш караш. Титуска 2:11 буенча, «Аллаһының һәр кешегә котылу бирүче мәрхәмәте килде», димәк, бөтен кешеләр коткарылачак (Инҗил, 2001 ел).

Факт. Бу шигырьдә «һәр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «һәртөрле» дигәнне дә аңлатырга мөмкин *. Шулай итеп, Титуска 2:11 шуны аңлата: һәртөрле кешеләргә, шул исәптән «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» кешеләргә Аллаһы коткару бирә (Ачылыш 7:9, 10).

Ялгыш караш. 2 Петер 3:9 да әйтелгәнчә, Аллаһы «беркемнең дә һәлак ителүен теләми», димәк, бөтен кешеләр коткарылачак.

Факт. Аллаһы кешеләрнең коткарылуларын тели. Ләкин ул аларны коткару алырга мәҗбүр итми. Хөкем көнендә «бозык кешеләр һәлак» ителәчәк (2 Петер 3:7).

^ 3 абз. Изге Язмаларда кешеләр «коткарылган» дип әйтелсә дә, аларга киләчәктә гөнаһ белән үлемнән әле коткарыласы булачак (Эфеслеләргә 2:5; Римлыларга 13:11).

^ 10 абз. Кайбер тәрҗемәчеләр абзацта китерелгән шигырьләрдә «коткаручы» дигән сүз урынына «җиңүче», «котылу бирүче», «батыр», «җитәкче» я хәтта «кемдер» дигән сүзләр кулланган. Ләкин Изге Язмаларның төп нөсхәсендә еврей телендә бу кешеләргә карата «коткаручы» дигән сүз кулланыла. Шул ук сүз Коткаручы Йәһвә Аллаһыга карата да кулланыла (Зәбур 7:10).

^ 10 абз. Гайсә дигән исем еврей телендәге Йехошу́а дигән исемнән барлыкка килгән; бу исем «Йәһвә коткара» дигәнне аңлата.

^ 17 абз. Маттай 5:11 дә шушы грек сүзе язылган. Гайсә бу шигырьдә әйткәнчә, мәсихчеләр «турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләрләр». «И. Х. Дворецкийның борынгы грекча-русча сүзлеге»н карагыз.