Төп мәгълуматка күчү

Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиешме?

Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиешме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Мәсихчеләрдән һәр атна Шимбә көнен үткәрергә таләп ителми. Мәсихчеләр «Мәсих канунына» буйсына, ә бу канун Шимбә турында канунны үз эченә алмый (Гәләтиялеләргә 6:2; Көләсәйлеләргә 2:16, 17). Ни өчен без шулай әйтә алабыз? Башта Шимбә көненең тарихын карап чыгыйк.

Шимбә нинди көн ул?

 «Шимбә» дигән сүз бер еврей сүзеннән барлыкка килгән. Шул еврей сүзе «ял итәргә, тәмамларга» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмаларда бу сүз беренче тапкыр борынгы Исраил халкына бирелгән әмерләр арасында очрый (Чыгыш 16:23). Мәсәлән, Ун әмернең дүртенчесендә болай диелә: «Шимбә көнне изге көн булуын исегездә тотыгыз. Алты көн бөтен эшләрегезне эшләгез, ә җиденче көн — Раббы Аллагыз хөрмәтенә ял көне, һәм шуңа күрә бу көнне беркем дә... эшләргә тиеш түгел» (Чыгыш 20:8—10). Шимбә көне җомга көненең кояш батуыннан башланган һәм шимбә көненең кояш батуына кадәр дәвам ителгән. Бу вакыт эчендә исраиллеләргә үз йортларыннан китәргә, ут кабызырга, утын җыярга һәм төрле әйберләр ташырга ярамаган (Чыгыш 16:29; 35:3; Саннар 15:32—36; Ирмия 17:21). Шимбә турындагы канунны бозу җитди гөнаһ булган (Чыгыш 31:15).

 Яһүдләрнең календарендә кайбер башка көннәр дә, шулай ук 7 нче һәм 50 нче еллар да Шимбә дип аталган. Шимбә елларында җир эшкәртелмәгән, һәм исраиллеләр үз бурычларыннан азат ителгән булганнар (Левилеләр 16:29—31; 23:6, 7, 32; 25:4, 11—14; Канун 15:1—3).

Гайсәнең корбаны Шимбә турындагы канунны гамәлдән чыгарган

 Ни өчен Шимбә турындагы канунны мәсихчеләр үтәргә тиеш түгел?

 Шимбә турында канун бер халыкка гына бирелгән булган, һәм шул халык Муса аша тапшырылган бөтен Канунны үтәргә тиеш булган (Канун 5:2, 3; Йәзәкил 20:10—12). Аллаһы башка халыклардан Шимбә көнен тотуларын беркайчан да таләп итмәгән. Өстәвенә, хәтта яһүдләр дә Гайсә Мәсихнең корбаны нигезендә Муса «Кануныннан азат ителде», шул исәптән Ун әмердән дә (Римлыларга 7:6, 7; 10:4; Гәләтиялеләргә 3:24, 25; Эфеслеләргә 2:15). Муса Канунын үтәр урынына мәсихчеләр мәхәббәт канунына буйсына, ә бу канун күпкә югарырак (Римлыларга 13:9, 10; Еврейләргә 8:13).

Шимбә турында ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: Аллаһы җиденче көнне ял иткәндә, Шимбә турында канунны гамәлгә керткән.

 Факт: Изге Язмаларда: «Аллаһы җиденче көнне фатихалады һәм аны изге дип игълан итте, чөнки ул көнне Аллаһы үз нияте буенча кылган бар эшләреннән ял итә башлады»,— диелә (Яратылыш 2:3). Бу шигырьдә кешеләргә бернинди дә әмер бирелми. Монда бары тик Аллаһының җиденче иҗади көнне нәрсә эшләгәне турында әйтелә. Изге Язмаларның бер җирендә дә Муса көннәренә кадәр берәр кем Шимбә көнен ял көне итеп тоткан дип әйтелми.

 Ялгыш караш: Исраиллеләргә Муса Кануны бирелгәнче, алар Шимбә турындагы канунга буйсынган.

 Факт: Синай тавы янында Муса исраиллеләргә болай дигән:«Раббы Аллаһыбыз Хореб тавында безнең белән килешү төзеде» (Канун 5:2, 12). Шул Канун Шимбә турындагы канунны да үз эченә алган. Билгеле, исраиллеләр өчен бу канун яңа булган. Аллаһының нияте буенча Шимбә көне исраиллеләргә Мисырдан чыкканнарын хәтерләренә төшерергә тиеш булган. Ләкин әгәр алар әле Мисырда яшәгәндә Шимбә канунын тота башлаган икән, алар моны ничек хәтерләренә төшерә алыр иде? (Канун 5:15) Ни өчен аларга җиденче көнне маннаны җыймаска кушарга кирәк булган? (Чыгыш 16:25—30) Шимбә турында канунны беренче тапкыр бозгач, ни өчен исраиллеләр бу мәсьәләне ничек чишәргә икәнен белмәгән һәм ни өчен аларга күрсәтмәләр кирәк булган? (Саннар 15:32—36)

 Ялгыш караш: Шимбә турындагы канун — мәңгелек килешү, шуңа күрә аны бүген дә тотарга кирәк.

 Факт: Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Шимбә көне «мәңгелек килешү» дип атала (Чыгыш 31:16). Әмма «мәңгелек» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «билгесез күп вакыт дәвам ителгән чорны» да аңлатырга мөмкин. Бу сүз бары тик «мәңгелек» мәгънәсен йөртә дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда исраиллеләрнең руханилык тәртибе турында әйтелгәндә, шул ук сүз кулланыла. Ләкин Аллаһы якынча 2 000 ел элек шул тәртипне гамәлдән чыгарган (Чыгыш 40:15; Еврейләргә 7:11, 12).

 Ялгыш караш: Гайсә Шимбә көнен тоткан икән, мәсихчеләр дә аны тотарга тиеш.

 Факт: Гайсә яһүд булган, ә яһүдләр тумыштан ук Муса Канунын үтәргә бурычлы булганнар. Шуңа күрә Гайсә дә Шимбәне тоткан (Гәләтиялеләргә 4:4). Гайсә үлгәч, Муса Кануны, шул исәптән Шимбә турындагы канун, гамәлдән чыккан (Көләсәйлеләргә 2:13, 14).

 Ялгыш караш: Рәсүл Паул мәсихче булса да, Шимбә көнен тоткан.

 Факт: Паул Шимбә көнне синагогаларга килгән булса да, яһүдләр белән Шимбә көнен тотмаган (Рәсүлләр 13:14; 17:1—3; 18:4). Ул замандагы гадәт буенча, Паул яхшы хәбәрне синагогаларда вәгазьләгән: ул вакытта кайвакыт башка җирдән килгән докладчыны гыйбадәт кылган халык алдында чыгыш ясарга чакырганнар (Рәсүлләр 13:15, 32). Чынында Паул Шимбә көнне генә түгел, ә «һәр көн» вәгазьләгән (Рәсүлләр 17:17).

 Ялгыш караш: Мәсихчеләр якшәмбе көнне ял итеп, Шимбә көнен тоталар.

 Факт: Изге Язмаларда мәсихчеләргә якшәмбе көнне ял итәргә һәм гыйбадәт кылырга әмер бирелми. Беренче гасырдагы мәсихчеләр өчен якшәмбе көне башка эш көннәре кебек булган. (Бүген кайбер илләрдә якшәмбе көне атнаның беренче көне дип санала.) Бер энциклопедиядә болай дип аңлатыла: «321 нче елда император Константин бөтен Рим империясендә якшәмбе көнен ял итү көне дип рәсми рәвештә игълан иткән. [...] Тугры кешеләр якшәмбе көнне (башка бик мөһим бәйрәмнәрдә кебек) Аллаһыга гыйбадәт кылуда катнашырга һәм гыйбадәт кылу белән бәйле булмаган эшләрдән һәм мәшәкатьләрдән тыелырга тиеш булган» («Католик энциклопедиясе». М., 2002. Т. 1. С. 1598) a.

 Изге Язмаларның кайбер өзекләрендә якшәмбе көне — махсус көн дип әйтелмимени? Изге Язмаларда рәсүл Паул үз имандашлары белән «атнаның беренче көнендә ашарга дип бергә җыелган» дип әйтелә (Рәсүлләр 20:7). Әмма бу бик эзлекле, чөнки киләсе көнне Паул ул җирдән китәргә җыенган. Шулай ук кайбер җыелышларга якшәмбе көнне, ярдәм күрсәтү эше өчен, «атнаның беренче көнендә... акчаның бер өлешен аерып куярга» киңәш ителгән (1 Көринтлеләргә 16:1, 2). Ләкин бу ни бары гамәли киңәш булган. Акчаны өйдә саклаганнар һәм җыелыш очрашуларына китереп тормаганнар.

 Ялгыш караш: Ял итү һәм гыйбадәт кылу өчен һәр атна билгеле бер көнне аерып кую дөрес түгел.

 Факт: Изге Язмалар буенча, һәр мәсихче моны үзе хәл итә (Римлыларга 14:5).

a Шулай ук «Православие энциклопедиясе»н карагыз (2005 ел, Т. 9, 448, 449 б.).