Рәсүлләр 18:1—28

18  Шуннан соң ул Афи́надан китте һәм Көринткә килде. 2  Анда ул чыгышы белән Понттан булган Әки́л+ исемле бер яһүдне һәм аның Прискиллә́ исемле хатынын очратты. Әкил күптән түгел генә Италиядән килгән иде, чөнки Кла́вдий барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргән булган. Паул Әкил белән Прискиллә янына барды. 3  Аларның һөнәре палаткалар ясау иде. Паулның һөнәре аларныкы белән бер үк булганга, ул аларның йортында тукталды һәм алар белән бергә эшләде.+ 4  Ә һәр Шимбә+ ул синагогада нотык сөйли иде+ һәм яһүдләр белән грекларны инандыра иде. 5  Си́лас+ белән Тимути́+ Македо́ниядән килгәч, Пау́л яһүдләргә, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп һәм моңа дәлилләр китереп, сүзне бик бирелеп вәгазьләде.+ 6  Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып яман телләнделәр, шуңа күрә ул киемен кагып,+ аларга: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз.+ Мин гаепле түгел.+ Мин хәзер башка халык кешеләре янына китәм»+,— диде дә 7  чыгып китте. Ул Аллаһыга гыйбадәт кылучы Те́тус Юсты́ исемле кешенең йортына керде. Аның йорты синагога янында иде. 8  Синагога башлыгы Кри́спи+ исә һәм аның өендәге бар кеше Хуҗабызга иман итә башлады. Яхшы хәбәрне ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иман итә башладылар һәм суга чумдырылу үттеләр. 9  Ә төнлә Паулга күренештә Хуҗабыз болай диде: «Курыкма, сөйләвеңне дәвам ит, туктама, 10  чөнки мин синең белән,+ сиңа беркем дә һөҗүм итмәячәк һәм зыян китермәячәк. Бу шәһәрдә минем җыясы кешеләрем әле күп». 11  Паул, аларны Аллаһы сүзенә өйрәтеп, анда ел ярым яшәде. 12  Аха́яда проконсул булып Галиу́н идарә иткәндә, яһүдләр, берләшеп, Паулга һөҗүм иттеләр. Алар Паулны хөкем итү урыны алдына алып килеп: 13  «Бу кеше законга каршы чыгып, башкаларны Аллаһыга икенче төрле табынырга кирәк дип инандыра»,— диделәр.+ 14  Әмма Паул әйтим генә дигәндә, Галиун яһүдләргә болай диде: «Яһүдләр, әгәр берәр явыз эш яки җитди җинаять кылынган булса, мин сезне әле тыңлар идем. 15  Әмма сез сүзләр, исемнәр һәм үз кануныгыз хакында бәхәсләшәсез икән,+ моны үзегез хәл итегез. Мондый эшләрдә судья буласым килми». 16  Һәм ул аларга хөкем итү урыныннан китәргә кушты. 17  Шунда алар барысы синагога башлыгы Сәстәнәсне+ тотып, хөкем итү урыны каршында кыйнадылар. Ә Галиунның моңа исе дә китмәде. 18  Паул шул шәһәрдә тагын күп кенә көннәр үткәрде һәм кардәшләр белән хушлашып, корабка утырды да Су́риягә юл тотты. Аның белән бергә Прискиллә һәм Әкил китте. Юлга чыгар алдыннан, Паул, Аллаһыга нәзер иткәнен күрсәтеп, Кинкриядә+ чәчен алдырган иде. 19  Эфескә килеп җиткәч, Паул юлдашларыннан аерылды да синагогага керде, һәм яһүдләр белән фикер алышты.+ 20  Алар аңардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын үтенсәләр дә, ул ризалашмады, 21  әмма алар белән саубуллашып: «Йәһвә теләсә, тагын килермен»,— диде. Шуннан соң корабка утырып, Эфестән 22  Кайса́риягә китте.+ Анда килеп җиткәч, Иерусалимга барып, андагы җыелышны сәламләде һәм Антиохка төште.+ 23  Анда берникадәр вакыт яшәгәннән соң, ул юлга чыкты һәм бер шәһәрдән икенчесенә күчә-күчә, барлык шәкертләрне ныгытып,+ Гәлә́тия һәм Фри́гия аша үтте.+ 24  Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Аполло́с+ исемле бер яһүд килде. Ул телгә оста һәм Язмаларны яхшы белә иде. 25  Ул Йәһвә юлына телдән өйрәтелгән иде һәм, Яхъя вәгазьләгән суга чумдырылу+ турында гына белсә дә, изге рух ярдәмендә ялкынланып, Гайсә турында төгәл итеп сөйләде һәм өйрәтте. 26  Ул синагогада кыюлык белән сөйли башлады. Прискиллә белән Әкил,+ аның сөйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре белән алдылар һәм Аллаһы юлын аңа төгәлрәк аңлаттылар. 27  Ул Аха́яга китәргә ният белдергәч, кардәшләр андагы шәкертләргә хат яздылар һәм аны ихлас күңелдән кабул итүләрен үтенделәр. Анда килгәч, Аполлос Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә иман итүчеләр булып киткәннәргә бик нык булышты, 28  чөнки Язмалардан Гайсәнең Мәсих икәнлеген күрсәтеп,+ бөтен халык алдында яһүдләрнең ялгышканнарын бик ашкынып һәм төпле дәлилләр китереп исбат итте.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Көринткә: Бу борынгы Грециядә иң борынгы һәм иң билгеле шәһәрләрнең берсе булган. Ул хәзерге Көринт шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба якынча 5 км ераклыкта урнашкан булган. Көринт башлыча үзенең уңышлы урыны аркасында әһәмиятле һәм бик бай шәһәр булып киткән. Ул үзәк Грецияне көньяктагы Пелопоннес ярымутравы белән тоташтырган муенда, ягъни тар җир полосасында, урнашкан булган. Көринт аша төньяк һәм көньяк Греция арасындагы сәүдә юллары үткән. Шулай ук аның аша Урта диңгездәге көнчыгыш һәм көнбатыш арасындагы диңгез юллары үткән, чөнки Грецияне урап үтүгә караганда бу муен аша су һәм коры җир юлы белән бару куркынычсызрак булган. Римлылар Грецияне (Македониядән тыш) Ахая дип атаган. Ахая кайсар Август идарәсе дәвамында Рим сенаты карамагындагы провинция, ә Көринт аның башкаласы булып киткән. (Рс 18:12 гә аңлатманы кара.) Көринттә күп кенә яһүдләр яшәгән, аларның синагогасы булган, һәм алар кайбер грекларга яһүд диненә күчәргә булышкан (Рс 18:4). Борынгы Көринттә яһүдләрнең яшәгәнен беренче гасыр язучысы Александрияле Филон раслый. Моны шулай ук Лехей пристанена таба караган капка янында табылган бер мәрмәр кисәгендәге борынгы грек язуы да дәлилли. Анда «[Сина]гоге́ хебр[а́йон]» дип язылган, мәгънәсе «еврейләр синагогасы». Кайберәүләр санаганча, бу мәрмәр кисәге Паул вакытларына карый, әмма күпчелек белгеч ул соңрак вакытка карый дип уйлый. (Ә13 кушымт. кара.)

Әкил: Бу тугры мәсихче ир һәм аның тугры хатыны Прискиллә (Прискә дип тә атала) Паулның «хезмәттәшләре» итеп сурәтләнә (Рм 16:3). Мәсихче Грек Язмаларында алар алты мәртәбә искә алына (Рс 18:18, 26; 1Кр 16:19; 2Тм 4:19), һәм һәр очракта алар бергә телгә алына. Прискиллә дигән исем Прискә исеменең кечерәйтелгән формасы. Бу исемнең кыска формасы Паулның язмаларында, ә озыны Лүкнең язмаларында очрый. Күп кенә рим исемнәренең андый формалары булган. Император Клавдий б. э. 49 елында я 50 елының башында яһүдләргә каршы боерык чыгарган булган, шуңа күрә Әкил белән Прискиллә Римнан куылган һәм Көринттә яши башлаган. Б. э. 50 елының көзендә Паул анда килгәч, бу ирле-хатынлы белән, һөнәрләре бер булганга, палаткалар ясаган. Әкил белән Прискиллә һичшиксез Паулга анда яңа җыелышны ныгытуда булышкан. Әкил чыгышы белән Понттан — Кече Азиянең төньягында Кара диңгез буенда урнашкан өлкәдән булган. (Ә13 кушымт. кара.)

палаткалар ясау: Грек төшенчәсе скенопойо́с монда Паул, Әкил һәм Прискилләнең һөнәрен күрсәтер өчен кулланыла. Бу сүзнең нинди һөнәрне аңлатканы турында төрле фикерләр бар (палаткалар ясау, гобелен ясау я аркан ишү); әмма күп галимнәр ул «палаткалар ясау» дигәнне аңлатадыр дип уйлый. Паул Киликиядәге Тарс шәһәреннән булган, ә ул өлкә кәҗә йоныннан тукылган цили́циум дигән тукыма белән билгеле булган; аннан палаткалар ясаганнар (Рс 21:39). Б. э. I гасырында яшәгән яһүдләр яшь кешегә, ул югары белем алырга тиеш булса да, берәр һөнәргә өйрәнергә кирәк дип санаган. Шуңа күрә Паул әле яшь чагында палаткалар ясарга өйрәнгәндер. Бу эш җиңелләрдән булмаган, чөнки цили́циум каты һәм тупас тукыма булган, шунлыктан аны кисү һәм тегү авыр булган дип санала.

нотык сөйли: Яки «кешеләр белән фикер алыша». Монда кулланылган грек фигыле диале́гомай «әңгәмә кору; сөйләшү» дигәнне аңлата. Ул кешеләрне өйрәтү өчен нотык сөйләүне, шулай ук кешеләр белән фикер алышуны белдерергә мөмкин. Бу грек сүзе мондый шигырьләрдә дә кулланыла: Рс 17:2, 17; 18:19; 19:8, 9; 20:7, 9.

сүзне бик бирелеп вәгазьләде: Яки «сүзне вәгазьләү белән бик мавыкты». Бу сүзтезмә Паулның моннан ары үзенең бөтен вакытын вәгазьләүгә багышлаганын күрсәтә.

ул киемен кагып: Бу ишарә Паулның Көринттәге яһүдләр өчен җаваплы булмаганын күрсәткән; алар бит Мәсих турындагы тормыш коткаручы хәбәрне кабул итәргә теләмәгән. Паул үз бурычын үтәгән һәм аларның тормышлары өчен инде җаваплы булмаган. (Бу шигырьдәге Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Андый ишарәләр Язмаларда инде искә алынган булган. Никами, Иерусалимга кайткан яһүдләр белән сөйләшкәндә, куенын аннан нәрсәнедер төшергәндәй кага башлаган һәм шулай итеп үз вәгъдәсен үтәмәгән кешене Аллаһы кире кагачак икәнен күрсәткән (Нк 5:13). Паул охшаш ишарә ясап, Писидиядәге Антиохта үзенә каршылык күрсәткән кешеләргә каршы шаһитлек билгесе итеп, «аякларындагы тузанны каккан». (Рс 13:51; Лк 9:5 кә аңлатмаларны кара.)

Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз: Паул бу сүзтезмәне яһүдләр күрәчәк нәтиҗәләр өчен җаваплы булмаганын күрсәтер өчен кулланган; алар бит Гайсә Мәсих турындагы хәбәрне кабул итәргә теләмәгән. Охшаш сүзтезмәләр Еврей Язмаларында очрый. Бу сүзтезмәләр үлем җәзасына лаеклы эшләр кылган кеше үз тормышын югалтуы өчен үзе җаваплы дигән фикерне белдерә. (Йш 2:19; 2Иш 1:16; 1Пат 2:37; Йз 33:2—4; Мт 27:25 кә аңлатманы кара.) Паул мондый сүзләр өстәгән: Мин гаепле түгел. (Рс 20:26 га аңлатманы кара.)

чыгып китте: Ягъни синагогадан. Аннан соң Паул Тетус Юсты йортына кергән һәм анда вәгазьләвен дәвам иткән. Паул, Көринттә булганда, Әкил белән Прискилләнең йортында яшәгән, ә Юсты йорты ул вәгазьләү эшен алып барган үзәк булып киткән (Рс 18:3).

Тетус Юсты: Көринттә яшәүче бу кеше Аллаһыга гыйбадәт кылучы дип атала; бу сүзтезмә аның яһүдләр диненә күчкән кеше булганын күрсәтә. (Рс 13:43; 16:14 кә аңлатмаларны кара.)

Ахаяда: Мәсихче Грек Язмаларында Ахая дип Грециянең көньягында урнашкан Рим провинциясе атала; аның башкаласы Көринт булган. Б. э. к. 27 елда, кайсар Август Грециянең ике провинциясен — Македония һәм Ахаяны — үзгәртеп оештырганда, Ахая исеме Пелопоннес ярымутравы белән континенталь Грециянең өлешенә карата кулланылган. Ахая провинциясе Рим сенаты карамагында булган, һәм аның белән башкаласы Көринттән проконсул идарә иткән (2Кр 1:1). Мәсихче Грек Язмаларында Ахая провинциясенең башка шәһәрләре дә — Афина һәм Кинкрия искә алына (Рс 18:1, 18; Рм 16:1). Ахая һәм аның төньягындагы күрше провинциясе Македония еш кына бергә телгә алына. (Рс 19:21; Рм 15:26; 1Тс 1:7, 8; Ә13 кушымт. кара.)

проконсул: Бу — Рим сенаты карамагындагы провинциянең баш идарәчесе. Монда Ахая провинциясенең проконсулы Галиун булган дип әйтелә. Лүк бу очракта «проконсул» төшенчәсен төгәл куллана, чөнки Ахая б. э. к. 27 елдан алып б. э. 15 елына кадәр һәм яңадан б. э. 44 елыннан соң сенат карамагындагы провинция булган. (Рс 13:7 гә аңлатманы кара.) Дельфада табылган бер язуда проконсул Галиун турында әйтелә. Бу язу Лүк хәбәренең төгәллеген дә раслый һәм Галиунның кайчан проконсул булганын билгеләргә дә ярдәм итә.

Кинкриядә: Кинкрия шәһәре Көринт портларының берсе булган. Ул Көринттән көнчыгышка таба якынча 11 км ераклыкта, тар муенның Сароникос култыгына караган ягында урнашкан булган. Кинкриягә Грециядән көнчыгышка таба урнашкан өлкәләрдән кораблар килгән. Ә муенның каршы ягында урнашкан Лехей шәһәре Көринтнең икенче порты булып хезмәт иткән. Анда Италиядән кораблар һәм Грециядән көнбатышка таба урнашкан башка урыннардан кораблар килгән. Шул өлкәдә хәзерге Кехрие авылы янында биналар белән дулкынваткычлар җимерекләре сакланып калган. Рм 16:1 буенча, Кинкриядә мәсихче җыелыш булган. (Ә13 кушымт. кара.)

Йәһвә теләсә: Бу сүзтезмә, берәр нәрсә эшләгәндә я эшләргә җыенганда, Аллаһы ихтыярын исәпкә алырга кирәк икәненә басым ясый. Рәсүл Паул бу принципны һәрвакыт истә тоткан (1Кр 4:19; 16:7; Ев 6:3). Шәкерт Ягъкуб та имандашларын: «Әгәр Йәһвә теләсә, исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дияргә дәртләндергән (Яг 4:15). Андый сүзләр буш әйтем генә булырга тиеш түгел. «Йәһвә теләсә» дип эчкерсез әйткән һәркем Йәһвәнең ихтыяры буенча эш итәргә тырышырга тиеш. Бу сүзләрне һәрвакыт кычкырып әйтәсе юк, алар еш кына эчтән әйтелә. (Рс 21:14 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 18:21 кара.)

Иерусалимга барып: Яки «Иерусалимга күтәрелеп». Монда грек текстында Иерусалим искә алынмаса да, Паул, күрәсең, шул шәһәргә юл тоткан. Иерусалим диңгез өсте тигезлегеннән якынча 750 м биегрәк урнашкан булган, һәм Изге Язмаларда еш кына Аллаһыга гыйбадәт кылучылар «Иерусалимга күтәрелгән» дип әйтелә. Чыннан да, Иерусалимга бару турында сүз барганда, еш кына грек фигыле анаба́йно («күтәрелергә») кулланыла (Мт 20:17; Мк 10:32; Лк 18:31; 19:28; Ях 2:13; 5:1; 11:55; Рс 11:2; 21:12, 15; 24:11; 25:1, 9; Гл 2:1). Өстәвенә, бу шигырьдә «төшәргә» дигәнне аңлаткан катаба́йно фигыле дә очрый, һәм бу фигыль кайвакыт Иерусалимнан китү турында сүз барганда кулланыла (Мк 3:22; Лк 10:30, 31; Рс 24:1, 22; 25:7).

Аполлос: Бу, күрәсең, Искәндәрия шәһәрендә үскән яһүди мәсихче булган. Искәндәрия Рим провинциясе Мисырның башкаласы булган. Ул югары белем бирү үзәге дип саналган һәм зур китапханәсе белән билгеле булган. Ул Рим империясендә Римнан соң иң зур шәһәр булган, һәм анда күп яһүдләр яшәгән. Искәндәрия яһүдләрнең дә, грекларның да иң мөһим мәдәни һәм белем бирү үзәкләренең берсе булган. Септуагинта буларак билгеле Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе шунда ясалган. Бу Аполлос турында ни өчен Язмаларны, ягъни Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмаларын, яхшы белә иде дип әйтелгәнен аңларга булыша ала.

Йәһвә юлына: Киләсе шигырьдә бу сүзтезмәнең синонимы «Аллаһы юлы» сүзтезмәсе кулланыла. Мәсихче тормыш юлында бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә иман итү беренче урында тора. Рәсүлләр китабында бу тормыш юлы «Юл», «бу Юл» я «шул Юл» дип атала. (Рс 19:9, 23; 22:4; 24:22; Рс 9:2 гә аңлатманы кара.) «Йәһвәнең юлы» я «Йәһвә өчен юл» дигән сүзтезмә шулай ук Яхшы хәбәрләрдә дүрт мәртәбә очрый һәм Иш 40:3 тән алынган өземтәнең өлеше булып тора. (Мт 3:3; Мк 1:3; Лк 3:4; Ях 1:23 кә аңлатмаларны кара.) Иш 40:3 тә еврей текстында тетраграмматон кулланыла. «Йәһвә юлы» (я «Йәһвәнең юлы») дигән сүзтезмә шулай ук Хк 2:22; Ир 5:4, 5 тә очрый. (Рс 19:23 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 18:25 кара.)

телдән өйрәтелгән: Монда кулланылган грек фигыле катехе́о сүзгә-сүз «аска яңгырарга» дигәнне аңлата һәм телдән өйрәтү дигән фикерне үз эченә алырга мөмкин. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр берәр өйрәнүченең акылына һәм йөрәгенә кат-кат салынганда, ул башкаларны өйрәтергә яраклы булып китә. (Гл 6:6 белән чагыштыр; анда шул ук грек сүзе ике мәртәбә кулланыла.)

Яхъя вәгазьләгән суга чумдырылу: Бу суга чумдырылу кешенең Канунга каршы эшләгән гөнаһларыннан халык алдында тәүбә итүе булган. Бу Канунны Йәһвә Муса аша биргән, һәм яһүдләр аны үтәргә ризалашкан булган (Чг 24:7, 8). Әмма Яхъя үткәргән суга чумдырылу б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң, Канун килешүе гамәлдән чыккач, үз көчен югалткан (Рм 10:4; Гл 3:13; Эф 2:13—15; Кл 2:13, 14). Шул вакыттан бирле Йәһвә Гайсә үз шәкертләренә үтәргә кушкан суга чумдырылуны гына хуплаган (Мт 28:19, 20). Аполлос катнашкан мондагы вакыйгалар якынча б. э. 52 елында булган.

изге рух ярдәмендә ялкынланып: Сүзгә-сүз «рух белән кайнап». «Ялкынланып» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «кайнарга» дигәнне аңлата, ләкин монда ул образлы кулланыла һәм көчле ашкыну вә илһамлануны белдерә. Бу сүзтезмәдә «рух» дигәнне аңлаткан грек сүзе пне́ума, күрәсең, Аллаһының изге рухын күрсәтә; изге рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп һәм аңа көч өстәп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Мк 1:12 гә аңлатманы кара.) Әмма «рух» төшенчәсе шулай ук кешенең образлы йөрәгеннән чыгучы һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрүче көчне аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә, бу шигырьдә шушы фикерләрнең икесе дә чагыладыр: кеше, Аллаһы рухы җитәкчелегендә булганга, дөрес булган нәрсәләргә карата илһамланып ашкыну күрсәтә. Әмма, кайберәүләр уйлаганча, бу контекстта шушы сүзтезмә — зур ашкынуны һәм илһамлануны күрсәтүче идиома гына. Алай икән, Аполлосның, ул Гайсә исемен танып суга чумдырылуны белмәсә дә, ничек «рух ярдәмендә ялкынлана» алганы аңлашыла. Ничек кенә булмасын, Аполлоска дөрес булган нәрсәләргә карата ашкыну күрсәтер өчен һәм төгәлрәк тәгълиматларны кабул итәргә әзер булыр өчен, аның рухын Аллаһы рухы җитәкләргә тиеш булган. (Сүзлектән «Рух» кара.)

Аллаһының: Монда грек текстында «Аллаһы» дигәнне аңлаткан сүз булмаса да, күп галимнәр бу сүз күздә тотыла икәне белән риза. Рәсүлләр китабында «юмарт игелек» дигән сүзтезмә күпчелек очракларда «Аллаһы» сүзе белән бергә бара (Рс 11:23; 13:43; 14:26; 20:24, 32).

Медиаматериал

Остия шәһәрендәге синагога
Остия шәһәрендәге синагога

Бу фоторәсемдә Римның порт шәһәре Остиядәге синагоганың калдыклары күрсәтелгән. Бу бинаны төзекләндереп, үзгәртеп төзегән булсалар да, башта ул б. э. I гасырының икенче яртысында синагога итеп салынган булган дип санала. Бу синагоганың булуы Рим тирәләрендә озак вакыт дәвамында яһүдләрнең яшәгән икәнен күрсәтә. Император Клавдий яһүдләргә б. э. якынча 49 я 50 елларында Рим шәһәреннән китәргә әмер биргән булса да, ул җирләрдә яһүдләр җәмгыятьләре калгандыр (Рс 18:1, 2). Б. э. 54 елында Клавдий үлгәч, күп яһүдләр Рим шәһәренә кайткан булган. Паул якынча б. э. 56 елында Римдагы мәсихчеләргә хатын язганда, андагы җыелыш яһүдләрдән һәм башка халык кешеләреннән торган булган. Бу Паулның ни өчен ике төркемгә дә кагылган нәрсәләр турында сөйләгәнен һәм аларга бердәмлектә ничек яшәргә икәне турында киңәшләр биргәнен аңларга булыша (Рм 1:15, 16).

1. Рим

2. Остия

Император Клавдий
Император Клавдий

Рәсүлләр китабында Рим императоры Клавдий ике тапкыр искә алына (Рс 11:28; 18:2). Ул үзенең бертуган абыйсының улы Калигула (б. э. 37—41 елларында идарә иткән һәм Изге Язмаларда искә алынмый) урынына алмашка килгән. Клавдий Римның дүртенче императоры булган һәм б. э. 41—54 елларында идарә иткән. Якынча б. э. 49 я 50 елында Клавдий бар яһүдләргә Римнан китәргә боерган. Нәтиҗәдә, Прискиллә белән Әкил Көринткә күченгән һәм шунда рәсүл Паул белән очрашкан. Кайбер чыганаклар буенча, б. э. 54 елында Клавдийның дүртенче хатыны аны агулап үтергән. Клавдий урынына Нерон император булып киткән.

Галиун исеме булган язу
Галиун исеме булган язу

Бу язу Дельфада (Греция) табылган һәм якынча б. э. беренче гасырының уртасына карый. Анда проконсул Галиун турында әйтелә (аның исеме кызыл төс белән билгеләнгән). Рс 18:12 дә төгәл әйтелгәнчә, Көринттәге яһүдләр рәсүл Паулны хөкем итү өчен Галиун янына китергән вакытта, ул «Ахаяда проконсул булып... идарә иткән».

Көринттәге хөкем итү урыны
Көринттәге хөкем итү урыны

Бу фоторәсемдә Көринттәге «хөкем итү урыны», ягъни бема, калдыклары күрсәтелгән. Ул халык алдында сөйләр өчен кулланылган зур күтәренке мәйданчык булган. Көринттәге хөкем итү урыны шәһәр агорасы, ягъни җәмәгать урыны, үзәге янында урнашкан булган. Шәһәр хакиме бу мәйданчыктан үзе чыгарган хөкемнәрне игълан иткән. Бу урын ак һәм күк төсле мәрмәрдән салынган һәм бай итеп бизәлгән булган. Хаким янына килгән кешеләр шул мәйданчыкка тоташкан мозаик идәнле һәм эскәмияле бүлмәләрдә көткән. Монда Көринттәге хөкем итү урынының, рәссамнең күзаллавы буенча, б. э. беренче гасырында нинди була алганы күрсәтлегән. Шул урынга яһүдләр Паулны проконсул Галиун янына китергән дип санала.

Борынгы Кинкрия шәһәренең пристане
Борынгы Кинкрия шәһәренең пристане

Монда борынгы Кинкрия пристаненең җимерекләре күрсәтелгән. Үзенең икенче миссионерлык сәяхәте вакытында Паул, күрәсең, монда корабка утырып, Эфескә юл тоткан (Рс 18:18). Кинкрия шәһәре Көринттән көнчыгышка таба якынча 11 км ераклыкта, тар муентыкның Сароникос култыгына караган ягында урнашкан булган. Ул Көринт белән хәрби ныгытмалар тезмәсе ярдәмендә тоташтырылган булган. Б. э. I гасырында Кинкриягә Грециядән көнчыгышка таба урнашкан өлкәләрдән кораблар килгән, ә муентыкның каршы ягында урнашкан Лехей шәһәренә Италиядән кораблар һәм Грециядән көнбатышка таба урнашкан башка урыннардан кораблар килгән; алар икесе дә Көринтнең портлары булып хезмәт иткән.

Кайсария
Кайсария

1. Рим театры

2. Патша сарае

3. Ипподром

4. Мәҗүси гыйбадәтханә

5. Гавань

Бу видеороликта Кайсария җимерекләре һәм шулай ук 3D форматта аның кайбер төп биналарының нинди була алганы күрсәтелә. Кайсария шәһәрен һәм андагы гаваньны б. э. к. беренче гасырның ахырына табарак Бөек Һируд төзегән булган. Ул бу шәһәрне кайсар Август хөрмәтенә атаган. Урта диңгез ярында урнашкан Кайсария мөһим үзәк булып киткән. Ул Иерусалимнан төньяк-көнбатышка таба 87 км ераклыкта булган. Шәһәрдә Рим театры (1), диңгезгә таба сузылган патша сарае (2), кайберәүләр уйлаганча, 30 000 кешене сыйдыра алган ипподром, ягъни ат чабышлары өчен стадион (3) һәм мәҗүси гыйбадәтханә (4) булган. Гавань (5) бик оста итеп ясалган булган. Кайсария су белән акведук ярдәмендә тәэмин ителгән, һәм шәһәрдә канализация үткәрелгән булган. Рәсүл Паул һәм башка мәсихчеләр корабта Кайсариягә килгән я корабка утырып аннан киткән (Рс 9:30; 18:21, 22; 21:7, 8, 16). Паул анда якынча ике ел төрмәдә утырган (Рс 24:27). Яхшы хәбәрне таратучы Филип үзенең вәгазь сәяхәтенең ахырында Кайсариягә килеп, бәлки, шунда урнашкандыр (Рс 8:40; 21:8). Мәсихче булып киткән Көрнили — сөннәткә утыртылмаган башка халык кешесе — бу шәһәрдә яшәгән (Рс 10:1, 24, 34, 35, 45—48). Лүк үзенең Яхшы хәбәрен, күрәсең, Кайсариядә язган.

Рәсүлләр кылган эшләр. Б. э. як. 52—56: Паулның өченче вәгазь сәяхәте (Рс 18:23—21:17)
Рәсүлләр кылган эшләр. Б. э. як. 52—56: Паулның өченче вәгазь сәяхәте (Рс 18:23—21:17)

Вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелгән

1. Паул Суриядәге Антиохтан китеп Гәләтия һәм Фригиягә килә һәм җыелышлардагы шәкертләрне ныгыта (Рс 18:23)

2. Паул, илнең диңгездән ераграк урнашкан өлкәләре аша үтеп, Эфескә килә; анда кайберәүләр суга чумдырыла һәм изге рух ала (Рс 19:1, 5—7)

3. Паул Эфестәге синагогада вәгазьли, ләкин кайбер яһүдләр ышанырга теләми; Паул Тиранус мәктәбенә күчеп, шунда һәр көн нотыклар сөйли (Рс 19:8, 9)

4. Паулның Эфестәге хезмәте җимешләр китерә (Рс 19:18—20)

5. Эфес театрында тәртипсезлек күтәрелә (Рс 19:29—34)

6. Паул Эфестән Македониягә килә, ә аннары Грециягә китә (Рс 20:1, 2)

7. Грециядә өч ай яшәгәч, Паул кире Македония аша үтә (Рс 20:3)

8. Паул Филипиядән Троаска килә; шунда ул Әүтихне үледән терелтә (Рс 20:5—11)

9. Паулның юлдашлары корабта Ассоска килә, ә Паул җәяү барып аларга шунда кушыла (Рс 20:13, 14)

10. Паул юлдашлары белән корабта Милетка килә, һәм Паул шунда Эфес өлкәннәре белән очрашып аларны, күп сүзләре әйтеп, үгетли (Рс 20:14—35)

11. Паул өлкәннәр белән бергә дога кыла һәм аларга үзен инде бүтән күрмәячәкләрен әйтә; бу өлкәннәрне күңелсезләндерә; алар аны корабка чаклы озата бара (Рс 20:36—38)

12. Милеттан Паул юлдашлары белән Коска, аннары Родоска һәм Патарага йөзә, һәм шунда алар Суриягә баручы корабка утыра; кораб Кипр утравын көньяк-көнбатыш ягыннан уза һәм Тирда туктала (Рс 21:1—3)

13. Тирда шәкертләр, рухтан хәбәр алып, Паулны Иерусалимга бармаска кат-кат кисәтә (Рс 21:4, 5)

14. Паул Кайсариягә килә; Һагәб исемле пәйгамбәр Паулга аны Иерусалимда бәла-каза көтә дип әйтә (Рс 21:8—11)

15. Паул Иерусалимга, анда куркыныч булса да, килә (Рс 21:12—15, 17)