Төп мәгълуматка күчү

Бай кеше һәм Лазар кемне символлаштырган?

Бай кеше һәм Лазар кемне символлаштырган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Бай кеше белән Лазар турында хикәя — уйлап чыгарылган хикәя. Бу ике персонаж турында Гайсә сөйләгән (Лүк 16:19—31). Шул ике кеше ике төркем кешеләрен символлаштыра: 1) Гайсә көннәрендәге горур яһүдләрнең дини җитәкчеләрен һәм 2) Гайсә хәбәрен кабул иткән гади, ярлы кешеләрне.

Бу мәкаләдә

 Бай кеше һәм Лазар турында Гайсә нәрсә сөйләгән?

 Лүк китабының 16 бүлегендә, Гайсә ике кеше турында сөйли. Аларның тормышларында зур гына үзгәрешләр үтә.

 Хикәядә муллыкта ләззәтләнеп яшәүче бер бай кеше турында һәм соранып утыручы Лазар турында сүз бара. Лазар бай кешенең капкасы янында аның өстәленнән берәр кисәк ризык төшмәс микән дип көтеп утыра. Вакыт уза, Лазар үлә һәм фәрештәләр аны Ибраһим янына илтәләр. Бай кеше дә үлә һәм аны җирлиләр. Бу хикәядә шул ике кеше үлемнән соң аңнарында калган кешеләр итеп күрсәтелә. Үлгән бай кеше гөрләп янып торган ялкында җәфалана һәм Ибраһимга үзе янына Лазарны җибәрергә куша. Бай кеше: «Ул үзенең бармак башын суга чылатып, телемне суытсын»,— дип әйтә. Әмма Ибраһим аның үтенечен үтәми һәм Лазар белән байның тормышы хәзер тулысынча үзгәргән, алар арасында зур упкын ята һәм аны кичеп булмый дип әйтә.

 Андый хәл чыннан да булганмы?

 Юк, булмаган. Гайсә бу хикәяне сабак бирер өчен сөйләгән. Моның уйлап чыгарылган хикәя булуын белгечләр дә таный. Мәсәлән, 1912 елда бастырылган Лютер Изге Язмаларында бу хикәянең уйлап чыгарылган хикәя булуы турында әйтелә. Католикларның «Иерусалим Изге Язмалары» китабында, искәрмәдә болай дип әйтелә: «Бу хикәядә әйтелгән бер персонаж да чынлыкта яшәмәгән».

 Гайсәнең бу хикәяне сөйләп, үлемнән соң тормыш барлыгы турында әйтәсе килгәнме? Кайбер кешеләр үлемнән соң ялкынлы утта җәфаланачак диясе килгәнме? Ибраһим белән Лазар күккә күтәрелгән дип әйтәсе килгәнме?Кайбер фактларга игътибар итик һәм бу сорауларга җавап алыйк.

 Мәсәлән:

  •   Бай кеше чыннан да гөрләп янып торган ялкынга эләккән булса, ялкын Лазарның бармак башындагы суны әллә парга гына әйләндермәс идеме?

  •   Хәтта парга әйләндермәгән булса да, бер тамчы су бай кешегә газапларын киметергә әллә булыша алыр идеме?

  •   Гайсә Лазар белән бай кеше турында хикәяне сөйләгән чорда күккә бер кеше дә күтәрелмәгән дип әйткәнен исәпкә алсак, ничек инде Ибраһим күктә була алган? (Яхъя 3:13).

 Бу хикәя утлы тәмугның булуына дәлил булып торамы?

 Юк. Кайберәүләр бу хикәянең уйлап чыгарылган булуын таныса да, бу хикәя яхшы кешеләрнең күккә баруын, ә начар кешеләрнең утлы тәмугка баруларын символлаштыра дип әйтә. a

 Андый нәтиҗә ясау дөресме? Юк.

 Тәмуг турында тәгълимат Изге Язмаларда үлгәннәр турында әйтелгән сүзләргә каршы килә. Мәсәлән, Изге Язмаларда бар яхшы кеше дә, үлгәч, күккә бара, ә начар кешеләр тәмугка бара дип әйтелми. Изге Язмаларда ап-ачык әйтелгән: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәгазьче 9:5).

 Ни өчен Гайсә бу хикәяне сөйләгән?

 Бу хикәя ярдәмендә Гайсә шуны күрсәткән: тиздән шул ике төркем кешеләре зур үзгәрешләр кичерәчәк.

 Бай кеше яһүдләрнең «акча яратучы» дини җитәкчеләрен символлаштыра (Лүк 16:14). Алар Гайсә сөйләгән сүзләрне ишетсәләр дә, аның әйткәннәрен кабул итмәгәннәр. Алар гади халыкка түбәнсетеп караган (Яхъя 7:49).

 Лазар гади халык төркемен символлаштыра. Алар Гайсә сүзләрен кабул иткән, ә яһүдләрнең дини җитәкчеләре аларга җирәнеп караган.

 Зур үзгәреш бу төркемнәрнең икесенә дә кагыла.

  •   Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Аллаһы аларны хуплый дип уйлаган. Әмма алар Гайсә сөйләгән хәбәрне кабул итмәгәннән соң, Аллаһы аларны һәм аларның гыйбадәт кылуларын кире каккан: алар үлем татыган дип әйтеп була. Гайсә һәм аның шәкертләре сөйләгән хәбәр аркасында алар «җәфаланган» (Маттай 23:29, 30; Рәсүлләр 5:29—33).

  •   Ә дини җитәкчеләр җирәнеп караган гади халык фатиха татыган. Аларның күпләре Гайсәнең хәбәрен кабул иткән һәм бу аларга файда китергән. Хәзер аларның Аллаһының хуплавын мәңге татып яшәргә мөмкинлекләре булган (Яхъя 17:3).

a Кайбер тәрҗемәләрдә бай кешенең үлеменнән соң кайда булуын күрсәтер өчен «тәмуг» дигән сүз кулланыла. Әмма Лүк 16:23 тә грек сүзе «гадес» кулланылган. Ул кешелекнең гомуми каберен аңлата.