1 НЧЕ ҖЫР
Йәһвәнең сыйфатлары
-
1. Йәһвә Аллабыз, синдә зур куәт!
Кодрәт Иясе, син бөек, мәһабәт.
Моны раслый иҗади эшләрең.
Ачык күренә чиксез көчең.
-
2. Бөтен эшләрең гадел һәм тәкъва.
Бөек Хөкемче, син лаек хөрмәткә.
Изге Сүзең — кыйммәтле хәзинә,
Зирәк киңәшләр синнән килә.
-
3. Чиксез мәхәббәт — бөек сыйфатың.
Безне яратып, күп бүләк син бирдең.
Сыйфатларың, исемең турында
Сөйлибез, Йәһвә, бөтен җирдә.
(Зәб. 36:9; 145:6—13; Вәг. 3:14; Ягък. 1:17 дә кара.)