Зәбур 36:1—12
Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе.
36 Явызга күңеле түреннән гөнаһ пышылдап сөйли,Аллаһыдан курку дигән нәрсә юк аңарда.+
2 Ул күңеленнән шулкадәр мактана,Хәтта үз гөнаһын күрми дә, нәфрәт тә итми.+
3 Авызыннан чыккан сүзләре зарарлы һәм алдавыч,Яхшы эшләр кылу өчен кирәкле төшенүчәнлеге инде юк.
4 Ул хәтта ятагында да явыз ниятләр корып ята.
Аның аягы яхшы юлда тормый,Ул начар булганны кире какмый.
5 И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең — күкләргә кадәр,+Тугрылыгың болытларга кадәр җитә.
6 Синең тәкъвалыгың мәһабәт таулар күк,*+Хөкемнәрең очсыз-кырыйсыз тирән сулар шикелле.+
И Йәһвә, син кешене дә, җанварны да саклыйсың.*+
7 И Аллаһы, синең тугры мәхәббәтең шундый кыйммәтле!+
Канатларыңның күләгәсе астында адәм балалары сыеныч таба.+
8 Алар йортыңдагы чиксез юмартлыгыңнан туйганчы эчә,+Син аларны үзеңнең игелек дәрьясыннан эчерәсең.+
9 Синдә тормыш чишмәсе,+Синең яктылыгыңда без яктылык күрәбез.+
10 Тугры мәхәббәтеңне үзеңне белгәннәргә,+Тәкъвалыгыңны йөрәге намуслы булганнарга күрсәтүдән туктама.+
11 Тәкәббер кешеләргә мине таптарга ирек куйма,Явыз бәндәләргә мине куып җибәрергә ирек бирмә.
12 Менә, явызлык кылучылар егылды,Аларны бәреп ектылар, алар инде аякларына торып баса алмый.+