Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 НЧЕ ДӘРЕС

Өлкән имандашлары белән сөйләшә

Өлкән имандашлары белән сөйләшә

Финляндия

Өйрәтү

Көтүче вазифасын үтәү

Вәгазьләү

Безнең оешмада дин башлыклары юк. Ләкин, беренче гасырда мәсихчеләр җыелышындагы кебек, тәҗрибәле күзәтчеләр, ягъни өлкәннәр «Аллаһы җыелышын көтсен дип» билгеләнәләр (Рәсүлләр 20:28). Өлкәннәр — җыелышта үз өсләренә җитәкчелекне алган рухи яктан җитлеккән ир-атлар. Алар «Аллаһы көтүен мәҗбүриләп түгел, ә теләп... намуссыз табыш яратып түгел, ә тырышып» көтәләр (1 Петер 5:1—3). Алар безнең хакка нинди эшләр башкара?

Алар безнең хакта кайгырта һәм безне яклый. Өлкәннәр җыелышка рухи җитәкчелек бирә һәм аны рухи зыяннан яклый. Аллаһының үзләренә шундый мөһим вазифа ышанып тапшырганын аңлап, өлкәннәр аның халкы өстеннән хакимлек итми, ә киресенчә безнең имин һәм шатлыклы булуыбызга өлеш кертә (2 Көринтлеләргә 1:24). Үзенең һәр сарыгын белгән кайгыртучан көтүче кебек, өлкәннәр җыелышның һәр әгъзасын яхшырак белергә тырыша (Гыйбрәтле сүзләр 27:23).

Алар безне Аллаһы ихтыярын үтәргә өйрәтә. Һәр атна өлкәннәр, иманыбызны ныгытыр өчен, җыелыш очрашулары үткәрә (Рәсүлләр 15:32). Бу тугры ир-атлар шулай ук, безнең белән хезмәттәшлек итеп һәм безне вәгазьнең төрле төрләренә өйрәтеп, вәгазь эше белән дә җитәкчелек итә.

Алар һәрберебезгә игътибарлы. Өлкәннәр безнең һәрберебезнең рухи ихтыяҗлары турында кайгырта. Алар өебезгә килеп я Патшалык Залында, Изге Язмалар нигезендә ярдәм итәр өчен һәм юаныч бирер өчен, безнең белән сөйләшә (Ягъкуб 5:14, 15).

Җыелыш эшләреннән тыш, күпчелек өлкәннәр шулай ук эшли һәм гаиләләрендә вазифаларын үти. Бу тырыш абый-кардәшләр хөрмәтебезгә лаек (1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13).

  • Өлкәннәр җыелышта нинди вазифа үти?

  • Өлкәннәр һәрберебезгә ничек игътибар күрсәтә?