Зәбур 35:1—28

Давытның мәдхиясе. 35  И Йәһвә, миңа каршылык күрсәтүчеләргә каршы алып барылган эшемдә мине якла.+ Минем белән көрәшүчеләргә каршы көрәш.+ 2  Кечкенә һәм зур калканыңны ал да,+Килеп, миңа ярдәм ит,+ 3  Сөңгеңне һәм сугыш балтаңны* эзәрләүчеләремә каршы күтәр.+ Миңа: «Мин синең Коткаручың»+,— дип әйт. 4  Җанымны аулаучылар оятка калсын һәм хурлыкка төшсен.+ Мине юк итәргә ниятләүчеләр мәсхәрәгә калып, артка чигенсен. 5  Алар җил очырган кибәк сыман булсын,Йәһвәнең фәрештәсе аларны куып җибәрсен.+ 6  Аларның юлы караңгы һәм тайгак булсын,Йәһвәнең фәрештәсе аларны эзәрлекләп барсын. 7  Чөнки алар мине һич сәбәпсез тотып алу өчен яшерен ятьмә куйды,Җаным өчен һич сәбәпсез чокыр казыды. 8  Көтмәгәндә башларына бәла төшсен иде,Яшерен куйган ятьмәләренә үзләре эләксен иде,Шунда төшеп, һәлак булсыннар иде.+ 9  Ә минем җаным Йәһвәдә сөенеч табар. Мин аның коткару китергән эшләренә шатланырмын. 10  Минем бөтен барлыгым болай дияр: «И Йәһвә, кем синең күк? Син ярдәмчесез кешене үзеннән көчлерәк булганнардан,+Ярдәмчесез һәм ярлы кешене талаучыларыннан коткарасың».+ 11  Усал ниятле шаһитләр алга чыгып,+Мин белмәгән нәрсәләр турында сорыйлар. 12  Җанымны югалту ачысына дучар итеп,Алар кылган яхшылыгыма яманлык белән кайтара.+ 13  Ә мин, алар авырганда, матәм киеменә киендем,Ураза тотып, җанымны тилмерттемҺәм алар өчен кылган догам җавапсыз кайтканда, 14  Алар өчен кайгырып, дустым я кардәшем турында елагандай еладым,Үз әнисе турында кайгырып елаган кеше шикелле, мин кайгыдан сыгылып төштем. 15  Ә мин абынганда, алар сөенеп, бергә җыелдылар,Сагалап, мине харап итәр өчен бергә җыйналдылар. Алар мине өзгәләделәр һәм бер дә тынмадылар. 16  Имансызлар миннән мәсхәрәләп көлә,*Миңа каршы тешләрен шыкырдата.+ 17  И Йәһвә, күпме инде син карап кына торырсың?+ Җанымны аларның һөҗүмнәреннән,+Газиз гомеремне яшь арысланнардан коткар.+ 18  Шулчак мин сиңа зур җыелышта рәхмәтләр белдерермен,+ Сине зур халык төркемнәре арасында мактармын. 19  Мине һич сәбәпсез дошман күрүчеләр өстемнән тантана итмәсен,Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр+ хәйләләп күз кысышмасын иде.+ 20  Чөнки алар тынычлык сүзләре сөйләми,Ә җир йөзендә тыныч яшәүчеләргә каршы хәйлә кора.+ 21  Алар мине гаепләргә дип авызларын киң ачып: «Һе, һе! Күзләребез моны күрә»,— диләр. 22  И Йәһвә, син бит моны күреп торасың, дәшми калма.+ И Йәһвә, миннән ерак торма.+ 23  Мине яклау өчен, уян һәм күтәрел,И Раббым Йәһвә, мине хөкем эшемдә яклап чык. 24  Үз тәкъвалыгың буенча хөкем ит мине,+ и Йәһвә Аллаһым,Алар өстемнән тантана итмәсен. 25  Алар беркайчан да үз-үзенә: «Һе, без теләгәнчә булды!» — димәсеннәр иде. Алар беркайчан да: «Без аны кабып йоттык»,— димәсеннәр иде.+ 26  Кайгыма шатланучыларның барысы даОятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен. Үзләрен миннән өстен куючылар оятка һәм хурлыкка чорналсын. 27  Әмма тәкъва булуымны хуш күрүчеләр шатланып аваз салсын,Алар бертуктаусыз: «Йәһвә зурлансын, ул үз хезмәтчесенең тынычлыкта торуын хуш күрә»,— дисеннәр.+ 28  Шулчак телем синең тәкъвалыгыңны бәян итәр*+Һәм көнозын сине мактар.+

Искәрмәләр

Яки «ике яклы балтаңны».
Я, бәлки, «Бер сынык икмәк өчен мыскыллап көлүче имансызлар».
Яки «акрын тавыш белән сөйләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал