Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ КЕМНӘР АЛАР?

Нинди кешеләр алар?

Нинди кешеләр алар?

Безнең халыкара оешмабыз башка диннәр белән бәйле түгел. Төп идарәбез Кушма Штатларда урнашкан булса да, Йәһвә Шаһитләренең күпчелеге башка илләрдә яши. Сигездән артык миллион Йәһвә Шаһите якынча 230 илдә кешеләрне Изге Язмаларга өйрәтә. Шулай итеп без Гайсәнең: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер»,— дигән сүзләрен үтибез (Маттай 24:14).

Кайда гына яшәсәк тә, без законга чын күңелдән буйсынабыз, әмма шул ук вакыт сәясәттә катнашмыйча нейтралитет саклыйбыз. Ни өчен? Чөнки Гайсә мәсихчеләргә «дөньядан булмаска» кушкан, һәм без аның бу әмерен үтибез. Без сәясәттә һәм сугышларда берничек тә катнашмыйбыз (Яхъя 15:19; 17:16). Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһитләрен нейтралитет саклаганга төрмәгә утыртканнар, җәзага дучар иткәннәр һәм хәтта үтергәннәр. Элек немец епископы булып хезмәт иткән бер кеше: «Өченче рейх вакытында үз карашлары өчен төрмәгә утыртылганнарның барысы да Йәһвә Шаһите булган диярлек»,— дип язган.

«Нинди генә шартлар булмасын, [Йәһвә Шаһитләре] үз әхлакый нормаларын бозмый. Андый фидакарь кешеләргә сәясәттә иң югары урыннар биреп булыр иде, ләкин алар беркайчан да андый урынга ризалашмаячак. [...] Алар дәүләткә буйсына, әмма кешеләрнең бар проблемаларын Аллаһы Патшалыгы гына хәл итәчәгенә ышана» (Чехия газетасы «Нова свобода»).

Шулай да без башкалардан читләшмибез. Гайсә Аллаһыга үз шәкертләре турында: «Аларны дөньядан алуыңны... үтен[мим]»,— дип дога кылган (Яхъя 17:15). Шуңа күрә без дә, башка кешеләр кебек, эшкә, мәктәпкә, кибеткә йөрибез.