Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Ни өчен Изге Язмаларда пәйгамбәрлекләр язылган?

Ни өчен Изге Язмаларда бүгенге көннәр сүрәтләнә? (Лүк 21:10, 11)

Изге Язмаларда күп җентекле пәйгамбәрлекләр язылган. Беркем дә киләчәк турында җентекләп әйтә алмый. Изге Язмалардагы үтәлгән пәйгамбәрлекләр безне шуңа ышандыра: бу китап — Аллаһы Сүзе. (Йошуа 23:14; 2 Петер 1:20, 21 укы.)

Инде үтәлгән пәйгамбәрлекләр Аллаһыга ышаныр өчен көчле дәлил булып тора (Еврейләргә 11:1). Аллаһының яхшы киләчәк турындагы вәгъдәләре дә чынга ашачак икәненә ышанычыбыз үсә. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безгә өмет бирә. (Зәбур 36:29; Римлыларга 15:4 укы.)

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безгә ничек булыша?

Кайбер пәйгамбәрлекләр Аллаһы хезмәтчеләрен теге я бу адымнарны ясарга этәрә. Мәсәлән, беренче гасырдагы мәсихчеләр бер пәйгамбәрлекнең үтәлүен күреп, Иерусалимнан качып киткән. Күпләр Гайсәне кире какканга, Иерусалим җимерелгән булган, ләкин шул мәсихчеләр еракта, куркынычсыз урында яшәгән. (Лүк 21:20—22 укы.)

Бүген үтәлгән пәйгамбәрлекләр шуны күрсәтә: тиздән Аллаһы Патшалыгы кешеләрнең патшалыкларын һәм хөкүмәтләрен юк итәчәк (Даниял 2:44; Лүк 21:31). Шуңа күрә бүген һәр кешегә Патша Гайсә Мәсихнең хуплавына ирешергә кирәк. Аны Патша итеп Аллаһы билгеләгән. (Лүк 21:34—36 укы.)