Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыны яхшырак белегез

Йәһвәнең хисләре бармы?

Йәһвәнең хисләре бармы?

АЛЛАҺЫНЫҢ хисләре булса да, башка сорау туа: «Тәртибебез Аллаһыны шатландырырга я аны рәнҗетергә мөмкинме?» Кайбер борынгы философлар юк дип әйтә. Аларның фикерләре буенча, Аллаһының хисләре юк һәм аңарда берәр нинди хис уятып булмый. Ләкин Изге Язмаларда моның турында башкача әйтелә. Анда Йәһвә назлы хисләр кичерә ала һәм эшләребез аны кызыксындыра дип әйтелә. Мәдхия 77:40, 41 дәге сүзләрне карап чыгыйк.

77 нче Мәдхия Аллаһының борынгы Исраил белән мөгамәлә итүен тасвирлый. Исраил халкын Мисырдагы коллыктан азат иткәч, Йәһвә аларга үзе белән махсус мөнәсәбәтләр үстерергә тәкъдим иткән. Ул аларга вәгъдә биргән: алар аның кануннарын тыңлаган булса, аның халкы булып китәр иде һәм аның ниятен үтәүдә махсус роль уйнар иде. Исраил халкы, Аллаһы белән Канун килешүен төзергә ризалашкан булса да, бу килешүгә тугрылык саклаганмы? (Чыгыш 19:3—8).

Йәһвәнең йөрәген сөендереп яшәгез. Моңардан кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк

Мәдхия җырлаучы болай дип әйтә: «Ничә тапкыр... [алар] сусыз җирдә Аның ачуын китергәннәр» (40 нчы шигырь). Киләсе шигырьдә: «Һәм тагын Алланы сынаганнар»,— дип әйтелә. Бу шигырьләрдән халыкның фетнәчел булуы аларның гадәтләренә кереп киткәне күренә. Мисырдан азат ителгәннән соң, алар тиздән хөрмәтсезлек һәм тыңламаучанлык рухын күрсәтә башлаган. Исраил халкы, Аллаһы алар турында кайгырта аламы-юкмы һәм шуны эшләргә телиме-юкмы икәнен шик астына куеп, Аллаһыдан зарлана башлаган (Саннар 14:1—4). Изге Язмалар тәрҗемә итүчеләр өчен бер белешмәлектә «аның ачуын китергәннәр» дигән сүзләрне болай дип тәрҗемә итеп була: «Алар Аллаһыга каршы чыгып үзләренең күңелләре каты икәнлеген күрсәткәннәр» яки «Аллаһыга „юк“ дип әйткәннәр». Йәһвә шәфкатьле булганга үз халкын, ул тәүбә иткәндә, кичергән. Әмма алар үзгәрмәгән: алар яңадан тыңламаучанлык күрсәтеп начар эшләренә кайткан (Мәдхия 77:10—19, 38).

Йәһвә, аның үзгәрүчән халкы фетнә күтәргәндә, үзен ничек хис иткән? «Алар аны... рәнҗеткәннәр»,— дип әйтелә 40 нчы шигырьдә. Башка тәрҗемә буенча, аларның тәртипләре «аның кайгыруына сәбәп булган». Изге Язмаларның бер белешмәлегендә болай дип әйтелә: «Еврейләрнең тәртипләрен тасвирланган сүзләр авырту китерү дигәнне аңлата. Бу авыртуны тыңламаучан һәм фетнәчел баланың тәртибе китергән авырту белән чагыштырып була». Буйсынмаучан бала үз әти-әнисенә авырту китергән кебек, фетнәчел исраиллеләр дә «Исраилнең Изгесен рәнҗеткәннәр» (41 нче шигырь).

Бу мәдхиядән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бер яктан, Йәһвә үз хезмәтчеләрен нык ярата һәм алардан ваз кичәргә теләми. Бу безне юата. Икенче яктан, Йәһвәнең хисләре бар, һәм безнең тәртибебез аны ваемсыз калдырмый. Моны белү сезгә ничек тәэсир итә? Бу сезне яхшылык эшләргә дәртләндермиме?

Гөнаһ юлында йөрер урынына һәм Йәһвәнең йөрәгенә авырту китерер урынына, без тәкъвалык юлыннан бара алабыз һәм аның йөрәген сөендерә алабыз. Ул үз хезмәтчеләрен нәкъ шуны эшләргә чакыра: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер» (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Йәһвәнең йөрәген сөендереп яшәгез. Моңардан кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк.