Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

«Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән»

«Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән»

XVII гасырда яшәгән инглиз тарихчысы Эдвард Херберт: «Кичерә белмәгән кеше соңрак үзенә кирәк булачак күперне җимерә торган кешегә охшаш»,— дип әйткән. Шулай итеп, ул безгә ни өчен башкаларны кичерергә кирәк икәнен күрсәткән, ягъни моның бер сәбәбен китергән: иртәме-соңмы безгә башкалардан үзебезне кичерүләрен сорарга туры киләчәк (Маттай 7:12). Әмма кичерүчән булыр өчен башка бер мөһимрәк сәбәп бар. Рәсүл Паулның Көләсәйлеләргә 3:13 тә язылган сүзләренә игътибар итик. (Укы.)

Камил кеше юк. Шуңа күрә без башкаларның ачуын чыгарырга я аларны рәнҗетергә мөмкин. Алар да кайвакыт безгә карата шулай эшли (Римлыларга 3:23). Башка камил булмаган кешеләр белән тату яшәр өчен без нәрсә эшли алабыз? Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Паул безгә түземле һәм кичерүчән булырга киңәш итә. Бу киңәшкә колак салу якынча 2 000 ел элек тә мөһим булган, бүген дә мөһим. Паулның сүзләрен җентекләбрәк карап чыгыйк.

«Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз». «Сабыр булыгыз» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе түземле я чыдамлы булуны аңлата. Бер сүзлек буенча, «әгәр берәр кешенең хаталары яисә аның кайбер яклары [мәсихченең] ачуын чыгарса һәм ул андый кешене түзеп торырга әзер булса», ул шул грек сүзе белән аңлатылган сыйфатны күрсәтә. «Бер-берегезгә карата» дигән сүзләрдән күренгәнчә, түземлекне рәнҗетелгән кешегә дә, иртәме-соңмы рәнҗеткән кешегә дә күрсәтергә кирәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, башкаларны ярсыта алырлык якларыбызның барлыгын истә тотсак, аларның берәр сыйфаты ошап бетмәсә дә, бу сыйфатка арабыздагы тынычлыкны бозарга рөхсәт итмәячәкбез. Ләкин башкалар безгә каршы гөнаһ кылса, нәрсә эшләргә?

«Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез». Бер белгечнең сүзләре буенча, «ихлас күңелдән кичерегез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «кичерүне аңлаткан гади генә сүз түгел, ә күпкә мәгънәлерәк сүз. Ул кешенең юмартлык белән кичерүен аңлата». Башка бер чыганакта әйтелгәнчә, бу сүз «шатлык, яхшылык, файда» дигән мәгънә белдерә. Безне «берәрсе рәнҗетсә дә», аны кичерергә әзер булсак, без нәкъ андый юмартлыкны күрсәтәбез. Ә ни өчен без башкаларга андый яхшылык кылырга тиеш? Моңа бер сәбәп шундый: тиз арада инде рәнҗеткән кешебезгә безне кичереп андый яхшылык күрсәтергә кирәк булыр.

«Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш». Ни өчен без башкаларны ихлас күңелдән кичерергә тиеш? Моңа төп сәбәп — Йәһвә Аллаһының безне ихлас күңелдән кичерүе (Михей 7:18). Уйлап кына карагыз, Йәһвә гөнаһ кылып тәүбә иткән кешеләргә шундый зур яхшылык кыла! Бездән аермалы буларак, Йәһвә гөнаһ кылмый. Шулай да ул тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны ихлас күңелдән кичерергә әзер һәм аларның гөнаһларын исләренә төшереп тормый. Йәһвә, аларның үзен кичерүләренә һәм аңа шулай итеп яхшылык күрсәтүләренә мохтаҗ булмаса да, кичерә. Әйе, башкаларны кичерү ягыннан Йәһвә иң яхшы үрнәк күрсәтә!

Тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны кичерү ягыннан Йәһвә иң яхшы үрнәк күрсәтә!

Йәһвәнең шәфкате безне аңа якынлаштыра һәм аңардан үрнәк алырга этәрә (Эфеслеләргә 4:32—5:1). Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: Йәһвә мине юмартлык белән кичерә икән, мин дә башка камил булмаган кешеләрне, алар миңа каршы гөнаһ кылып чын күңелдән тәүбә иткәндә, кичерергә тиеш түгелме? (Лүк 17:3, 4).

Октябрь аенда Изге Язмаларны укыгыз

Гәләтиялеләргә 1—6; Эфеслеләргә 1—6; Филипиялеләргә 1—4; Көләйсәлеләргә 1—4; 1 Тисуланикәлеләргә 1—5; 2 Тисалуникәлеләргә 1—3; 1 Тимутигә 1—6 һәм 2 Тимутигә 1—4