Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих Аның көчле хәбәре

Гайсә Мәсих Аның көчле хәбәре

Гайсә Мәсих Аның көчле хәбәре

«Кәпәрнаум шәһәреннән килгән бу кеше кешеләрнең йөрәкләрен һәм акылларын әле дә яулап тора һәм бу аның акыллы булуын дәлилли» a (ГАЛИМ ГРЕГГ ИСТЕРБРУК).

СҮЗЛӘР зур көчкә ия. Акыл белән сайлап алынган сүзләр күңел түрләренә үтеп керә, өмет өсти һәм кеше тормышын үзгәртә. Гайсәнең әйткән сүзләре бик көчле булган. Аның кебек беркем дә әйтә алмаган. Бер кеше Гайсәнең күпләргә яхшы билгеле булган Таудагы вәгазен тыңлаганнан соң, болай дип язган: «Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүенә халык хәйран калды» (Маттай 7:28).

Гайсә әйткән тирән мәгънәле фикерләр бүген дә күп кешеләргә таныш. Моңа кайбер мисаллар карап чыгыйк.

«Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз» (Маттай 6:24).

«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).

«Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» (Маттай 22:21).

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

Гайсәнең хәтердә уелып кала торган сүзләре шулай ук зур көчкә ия булган. Чөнки алар Аллаһы турында хакыйкатьне ачкан, кеше тормышын мәгънәле иткән. Алар шулай ук кешелек газапларын Аллаһы Патшалыгы гына юк итә алганын ачык итеп күрсәткән. Киләсе мәкаләләрдән без ни өчен Гайсә миллионлаган кешенең «йөрәген һәм акылын әле дә яулап тора» икәнен белербез.

[Искәрмә]

a Кәпәрнаум Гайсәнең Гәлиләя өлкәсендә яшәгән шәһәре дип саналган (Марк 2:1).