Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бар тырышлыклар куеп башкаларны кисәтеп торыгыз

Бар тырышлыклар куеп башкаларны кисәтеп торыгыз

«Маркет урамы буйлап сәяхәт» дигән бер тавышсыз кино үз сюжеты белән күп кенә кешеләрне хәйран калдырган. Бу кинода XX гасыр башында Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) яшәгән кешеләрнең тормышлары сурәтләнгән. Режиссерлар халык тулы урамда йөргән трамвай алдына камера урнаштырып, шул урамда нәрсә булганын — ат җигелгән кареталар, машиналарның иң беренче модельләре, сатып алучылар һәм газет сатып йөргән малайларны төшергән.

Бу кино, күрәсең, 1906 елның апрелендә төшерелгән булган. Ә бераз соңрак, 18 апрельдә җир тетрәү һәм янгын аркасында шәһәрнең бер өлеше җимерелгән. Нәтиҗәдә, меңләгән кеше вафат булган. Һәм кино трагедиягә әйләнгән. Күрәсең, кинода төшерелгән исән-имин йөргән кайбер кешеләргә берничә көн генә яшисе калган булган. Шул киноны төшергән бер режиссерның туганы Скотт Майлз моның турында болай ди: «Кино караганда, мин, шул кешеләр үзләре белән нәрсә буласын белсә иде, дип уйлап куйдым. Ярдәм итәсем килсә дә, аларны кызганасы гына кала».

1906 елда көтелмәгән җир тетрәү һәм янгын нәтиҗәсендә Сан-Францисконың үзәгенең бер зур өлеше җимерелгән булган

Теге көннәр белән безнең көннәр арасында параллель үткәреп була. Без дә якыннарыбыз турында уйлаганда, аларны кызганабыз. Тиздән җирне зур афәт каплаячак: бу дөнья төзелеше юк ителәчәк һәм шактый күп кешеләр вафат булачак. Көндәлек эшләр белән мәшгуль кешеләр моның турында берни дә белми. Көтелмәгән җир тетрәү турында берничек тә кисәтеп булмаса, Йәһвәнең хөкем көне турында кисәтеп була. Ләкин безнең вакытыбыз аз кала. Бәлки, сез атна саен өйдән-өйгә йөреп инде вәгазьлисездер. Әмма сез, башкаларны кисәтер өчен, бар тырышлыклар куясызмы?

ГАЙСӘ ҺӘРВАКЫТ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ӘЗЕР БУЛГАН

Гайсә безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул һәрвакыт вәгазьләргә әзер булган. Ул һәрбер кешегә — юлда очраган салым җыючыга да, төшке аш вакытында кое янына килгән хатын-кызга да вәгазьләгән (Лүк 19:1—5; Яхъя 4:5—10, 21—24). Ял итәргә җыенганда да, Гайсә үз ихтыярын икенче урынга куеп башкаларны өйрәткән. Кешеләрне кызганганга, ул һәр мөмкинлектән файдаланып шаһитлек биргән (Марк 6:30—34). Ашкынып вәгазьләгән Гайсәдән үрнәк алыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

АЛАР МӨМКИНЛЕКЛӘРНЕ ЫЧКЫНДЫРМЫЙ

Мели́ка исемле бер апа-кардәш сак астындагы күп фатирлы йортта яши. Аның күршеләренең күбесе чит илләрдән килгән студентлар. Ул һәр мөмкинлектән файдаланып аларга вестибюльдә һәм лифтта вәгазьләргә тырыша. Аның сүзләре буенча, ул үз йортын билгеле бер дәрәҗәдә үз участогы дип саный. Мелика төрле телләрдә чыккан басмаларыбызны, мәсәлән, трактатлар белән брошюраларны, үзе белән йөртә һәм аларны күршеләренә тәкъдим итә. Аларның күбесенә басмаларыбыз ошый. Шулай ук ул аларның игътибарларын www.jw.org веб-сайтыбызга юнәлтә. Нәтиҗәдә, ул берничә Изге Язмалар өйрәнүен башлаган.

Соня исемле башка бер апа-кардәш тә кешеләргә вәгазьләү мөмкинлеген ычкындырмый. Ул хастаханәдә эшли һәм һәр хезмәттәшенә төпле шаһитлек бирергә тырыша. Башта ул кешеләрне нәрсә борчый, нәрсә кызыксындыра икәненә игътибар итә, ә аннары аларның һәрберсе белән төшке аш вакытында сөйләшә. Нәтиҗәдә, Соня ике кеше белән өйрәнә башлаган. Әмма ул моның белән чикләнми. Ул үзенә медицина үзәгенең вестибюлендә үз чиратын көтеп утырган кешеләргә төшке аш вакытында вәгазьләүне максат итеп куйган.

ҺӘР МӨМКИНЛЕКТӘН ФАЙДАЛАНЫГЫЗ

Бер кеше 1906 елда Сан-Францискода булган җир тетрәүне кичергәч, аны «берәр илнең я шәһәрнең тарихында булган иң коточкыч афәт» дип атаган. Шулай да «Аллаһыны белмәүчеләрдән» үч алыначак көн тиз арада җиткәч, ул бар афәтләргә караганда тагы да коточкычрак булачак (2 Тис. 1:8). Йәһвә кешеләрнең үз Шаһитләре игълан иткән яхшы хәбәрне тыңлап тәүбәгә килүләрен һәм хакыйкатьне кабул итүләрен бик тели (2 Пет. 3:9; Ачыл. 14:6, 7).

Көндәлек эшләр белән мәшгуль булганда, сез һәр очрактан файдаланып вәгазьләргә тырышасызмы?

Без кешеләргә соңгы көннәрдә яшәгәнебезне аңларга һәм Йәһвә ихтыярын үз теләкләреннән өстен күрергә ярдәм итә алабыз (Соф. 2:2, 3). Без андый мөмкинлекне бик кадерлибез. Шуңа күрә без һәр очрактан файдаланып хезмәттәшләребезгә, күршеләребезгә һәм көндәлек эшләр белән мәшгуль булганда очраган кешеләргә дә вәгазьләргә телибез. Әйдәгез, башкаларны кисәтер өчен бар тырышлыклар куйыйк!