Йәһвә үз халкын ничек коткарырга икәнен белә

Йәһвә үз халкын ничек коткарырга икәнен белә

Йәһвә үз халкын ничек коткарырга икәнен белә

«Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен белә» (2 ПЕТ. 2:9).

НИ ӨЧЕН БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ...

үз ниятенең тормышка ашуы белән бәйле вакыйгаларның үтәлү вакытын белүенә шикләнмибез?

үз халкын чиксез кодрәте белән яклаячагына шикләнмибез?

зур афәт вакытында вакыйгаларның барышын белгәненә шикләнмибез?

1. «Зур афәт» вакытында нәрсә булачак?

ШАЙТАН дөньясы өстеннән Аллаһы хөкеменең үтәлүе кинәт башланачак (1 Тес. 5:2, 3). «Йәһвәнең бөек көне» кеше җәмгыятен буталчыклыкка китерәчәк (Соф. 1:14—17). Һәлакәт һәм мохтаҗлык гадәти хәл булачак. Андый хәвефле вакыт «дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган». (Маттай 24:21, 22 не укы.)

2, 3. а) «Зур афәт» вакытында Аллаһы халкы нәрсәгә дучар ителәчәк? б) Йәһвәнең үз халкын коткара алуына иманыбызны нәрсә ныгыта ала?

2 «Зур афәт» үзенең югары ноктасына җиткәч, «Магог җиреннән Гог» бар көче белән Аллаһы халкына ташланачак. Бу һөҗүм вакытында «күпсанлы гаскәр» Аллаһы халкына каршы «җирне капларга дип чыккан кара болыт сыман» күтәреләчәк (Йәз. 38:2, 14—16). Бернинди кеше оешмасы да Йәһвә халкын якламаячак. Аларның котылулары Аллаһыдан гына торачак. Юк итү куркынычы белән йөзгә-йөз очрашкач, аның хезмәтчеләре үзләрен ничек тотарлар?

3 Син Йәһвә хезмәтчесе икән, Йәһвә зур афәттә үз халкын коткара алганына һәм коткарачагына ышанасыңмы? Рәсүл Петер болай дип язган: «Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә» (2 Пет. 2:9). Үткәндә Йәһвәнең ничек коткарганы турында уйлану безне булачак вакыйгаларны кичерер өчен ныгыта ала. Әйдәгез, Йәһвәнең үз халкын коткара алуына иманыбызны ныгытучы өч мисал карап чыгыйк.

ТУФАНДА ИСӘН КАЛУ

4. Ни өчен Туфан алдыннан Аллаһының ихтыярын үтәүдә вакыт мөһим роль уйнаган?

4 Башта, Нух көннәрендәге Туфан турындагы хәбәрне карап чыгыйк. Йәһвәнең ихтыярын үтәүдә вакыт мөһим булган. Туфан килгәнчегә кадәр зур эш башкарырга: көймәне төзеп бетерергә һәм аның эченә хайваннарны җыеп кертергә кирәк булган. Яратылыш китабында Йәһвә Туфан башланасы көнне билгеләр өчен, көймәнең төзелеп беткәнен көткән дип әйтелми. Йәһвә бу көнне көймә вакытында әзер булырмы, юкмы икәне турында борчылмыйча сайлый алган. Алай гына да түгел, Нухка көймәне төзергә кушканчы күп еллар алдан, Аллаһы Туфанның башлану вакытын инде билгеләп куйган булган. Без моны кайдан беләбез?

5. Яратылыш 6:3 тә Йәһвәнең нинди хөкем карары язылган һәм кайчан ул аны игълан иткән?

5 Изге Язмаларда Йәһвәнең чыгарган хөкем карарын күктә игълан иткәне турында әйтелә. Яратылыш 6:3 буенча ул болай дигән: «Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер... Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер». Монда Йәһвә кеше тормышының озынлыгы турында әйтмәгән. Бу җирне явызлыктан чистарту вакытын билгеләүче хөкем карары булган *. Туфан б. э. к. 2370 елда башланганга, без Аллаһы үз карарын б. э. к. 2490 елда игълан иткән дигән нәтиҗәгә киләбез. Ул вакытта Нухка 480 яшь булган (Ярат. 7:6). Якынча 20 елдан соң Нухның угыллары туа башлаган (Ярат. 5:32). Туфанның башлануына якынча йөз ел калып барган, әмма Йәһвә Нухка кешелекне коткаруда махсус роль үтәячәге турында ул вакытта да әле әйтмәгән булган. Моны Нухка ачар алдыннан Аллаһы озак көткәнме?

6. Кайчан Йәһвә Нухка көймә төзергә кушкан?

6 Йәһвә Нухка үзенең нәрсә эшләргә җыенганы турында әйтер алдыннан, күрәсең, берничә дистә ел көткән. Нәрсәгә нигезләнеп без андый нәтиҗә ясыйбыз? Изге Язмалардан без шуны беләбез: Аллаһы Нухка көймә төзергә кушканда, Нухның угыллары инде үсеп җиткән һәм өйләнгән булган. Йәһвә Нухка болай дигән: «Мин синең белән антлы килешүемне төзим. Угылларың, хатының, киленнәрең белән берлектә көймәгә кер» (Ярат. 6:9 —18). Шуңа күрә Нух көймәне төзү йөкләмәсен алганда, Туфанга кадәр 40—50 ел гына калган булгандыр.

7. а) Нухның һәм аның гаиләсенең иманы нәрсәдән күренгән? б) Аллаһы Нухка Туфан башланачак вакытны кайчан әйткән?

7 Көймә төзелеше барганда, Нух һәм аның гаиләсе Аллаһының үз ниятен ничек үтәячәге һәм Туфанның кайчан башланачагы турында уйлангандыр. Шулай да бу җентеклелекләрне белмәү аларга көймәне төзеп бетерергә комачауламаган. Изге Язмаларда: «Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде»,— дип әйтелә (Ярат. 6:22). Ахыр чиктә Йәһвә Нухка Туфан сулары җиргә җиде көннән соң ишеләчәге турында әйткән. Шулай итеп Нухның һәм аның гаиләсенең хайваннарны көймәгә кертер өчен җитәрлек вакытлары булган. Һәм «Нух гомеренең алты йөзенче елында, икенче айда» күк капулары ачылганда барысы да әзер булган (Ярат. 7:1—5, 11).

8. Туфан турындагы хәбәр Йәһвәнең үз халкын кайчан коткарырга белә икәненә ышанычыбызны ничек ныгыта?

8 Туфан турындагы хәбәр Йәһвәнең Вакыт Хуҗасы булуын гына түгел, ә Коткаручы булуын да исбатлый. Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлаша һәм безгә Йәһвәнең бар ниятләре ул билгеләгән «көнне һәм сәгатьтә» үтәләчәгенә шикләнмәскә була (Мат. 24:36; Аввакум 2:3 не укы *).

КЫЗЫЛ ДИҢГЕЗ ЯНЫНДА КОТЫЛУ

9, 10. Йәһвә мисырлыларны тозакка эләктерер өчен үз халкын ничек кулланган?

9 Күргәнебезчә, Йәһвә үз нияте белән бәйле вакыйгаларның барышын контрольдә тота. Икенче мисалны карап чыгыйк. Ул Йәһвәнең үз ниятен үтәр өчен, чиксез кодрәтен куллана икәнен күрсәтә. Һәм бу аның үз халкын коткарачагына тагын бер дәлил булып тора. Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткара алганына бер дә шикләнми, шуңа күрә дошманнарын тозакка эләктерер өчен, ул үз халкын кайвакыт «җим» итеп куллана. Андый хәл Аллаһы исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан коткарганда булган.

10 Мисырдан чыккан исраиллеләрнең саны якынча өч миллион булган. Муса аша Йәһвә аларны шундый юлдан алып барган ки, фиргавен хәтта алар адашып йөриләр дип уйлаган. (Чыгыш 14:1—4 не укы.) «Җимгә» алданып, фиргавен һәм аның гаскәре әле генә коллары булган халыкны Кызыл диңгез янында тотарга дип, аларны куа чыккан. Исраиллеләрнең хәле котылгысыз кебек күренгән (Чыг. 14:5—10). Чынбарлыкта исә аларга бернинди куркыныч янамаган. Ни өчен? Чөнки Йәһвә аларны якларга әзер торган.

11, 12. а) Йәһвә үз халкын ничек яклаган һәм нинди нәтиҗә белән? б) Бу очрак Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

11 Исраиллеләрне алып барган «болыт баганасы» аларның артына күчкән һәм, фиргавеннең гаскәрен дөм караңгылыкта калдырып, мисырлыларның юлларын каплаган. Исраиллеләргә исә бу багана төнлә могҗизалы рәвештә яктылык биргән. (Чыгыш 14:19, 20 не укы.) Аннан соң Йәһвә көнчыгыш җилен җибәреп, суны ике якка аерган һәм диңгез төбе «коры җиргә әверелгән». Моны эшләр өчен, һичшиксез, күп вакыт кирәк булган, чөнки Изге Язмаларда җил «төн буе» искәннән соң гына «исраиллеләр диңгезне коры җир буйлап кичтеләр» диелә. Фиргавеннең хәрби арбалары белән чагыштырганда исраиллеләр бик акрын барган. Алай да мисырлылар исраиллеләрне куып җитә алмаган, чөнки Йәһвә үз халкын яклап үзе көрәшкән. Ул «Мисыр гаскәре... эчендә буталыш китереп чыгарды. Раббы арба тәгәрмәчләрен күчәрләреннән чыгарды, һәм арбаларның хәрәкәте авырлашты» (Чыг. 14:21—25).

12 Барлык исраил халкы диңгезнең икенче ярына исән-имин чыгып җиткәч, Йәһвә Мусага болай дигән: «Кулыңны диңгез өстенә суз, су мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә кире ургылсын». Мисыр гаскәриләре ташып килүче судан качарга тырышканда, «Раббы аларны диңгезгә батырган». Котылып калу мөмкин булмаган. «Аларның берсе дә исән калмаган!» (Чыг. 14:26—28). Шулай итеп Йәһвә Аллаһы үз халкын теләсә кайсы куркынычтан коткарыр өчен кодрәте җитәрлек икәнен күрсәткән.

ИЕРУСАЛИМНЫҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ ВАКЫТЫНДА КОТЫЛУ

13. Гайсә шәкертләренә нинди күрсәтмәләр биргән һәм аларны нинди сорау борчыгандыр?

13 Йәһвә үз ниятенең үтәлүенә китерәчәк вакыйгаларның ничек барачагын төгәл белә. Моны без өченче очрактан күрербез. Сүз беренче гасырда Иерусалимны чолгап алу турында барачак. Шәһәрнең б. э. 70 елында җимерелүенә кадәр, Йәһвә үзенең Улы Гайсә аша Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән мәсихчеләргә ул вакытта котылып калыр өчен, күрсәтмәләр биргән. Гайсә болай дигән: «Сез Данил пәйгамбәр язган „ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнең“ изге урында торуын күргәч,.. Яһүдия җирендә булганнар тауларга качсыннар» (Мат. 24:15, 16). Әмма Гайсәнең шәкертләре бу пәйгамбәрлекнең үтәлә башлаганын ничек белә алган?

14. Вакыйгаларның барышы Гайсә күрсәтмәләренең мәгънәсен ничек ачыклаган?

14 Вакыйгаларның барышы Гайсә сүзләренең мәгънәсен ачыграк күрсәткән. Б. э. 66 елында Цестий Галл җитәкчелеге астында Рим гаскәре яһүдләрнең фетнәләрен басарга дип, Иерусалим янына килгән булган. Зелотлар дип аталган яһүди фетнәчеләре гыйбадәтханәдә яшеренеп утырганда, Рим гаскәриләре аның стенасы астыннан юл казый башлаганнар. Уяу мәсихчеләргә бу вакыйгаларның мәгънәсе ачык булган: гыйбадәтханәнең стенасы янында («изге урында») потлар кебек ихтирам ителгән байраклары белән мәҗүси гаскәр («чирканыч нәрсә») торган. Гайсәнең шәкертләре өчен, бу «тауларга качарга» вакыт җитте дигәнне аңлаткан. Әмма чолгап алынган шәһәрдән алар ничек чыга алырлар? Алга таба вакыйгалар көтелмәгән борылыш алган.

15, 16. а) Гайсә нинди төгәл күрсәтмәләр биргән һәм аның шәкертләренә алар буенча эш итү ни өчен мөһим булган? б) Безнең котылуыбыз нәрсәгә бәйле булачак?

15 Ниндидер сәбәп аркасында Цестий Галл һәм аның гаскәрләре Иерусалимнан чигенә башлаган. Зелотлар аларны куа чыккан. Римлылар һәм фетнәче яһүдләр шәһәрне калдырган, шуңа күрә Гайсә шәкертләренең кинәт качарга мөмкинлекләре туган. Гайсә аларга мал-мөлкәтне калдырырга һәм тоткарланмыйча китәргә ачыктан-ачык кушкан булган. (Маттай 24:17, 18 не укы.) Аларга ашыгырга кирәк булган. Ни өчен? Чөнки берничә көннән соң зелотлар әйләнеп кайткан һәм Иерусалим белән Яһүдиядә яшәүчеләрне фетнәгә кушылырга мәҗбүр итә башлаган. Яһүд төркемнәренең хакимлек өчен көрәшүләре аркасында, шәһәрдәге хәл тиз начарая барган. Иерусалимнан качу мөмкинлеге көннән-көн кимегән. Ә б. э. 70 елында Рим гаскәрләре кире кайткач, качу юлы бөтенләй ябылган (Лүк 19:43). Тоткарланып калучылар тозакка эләккән! Гайсәнең күрсәтмәләре буенча эш иткән һәм тауларга качкан мәсихчеләр үз тормышларын саклап калган. Алар Йәһвәнең үз халкын ничек коткарырга белә икәнен үзләре татып караган. Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Зур афәт вакытында мәсихчеләргә Изге Язмаларда һәм Аллаһы оешмасында бирелгән күрсәтмәләр буенча эш итәргә кирәк булачак. Мәсәлән, Гайсәнең «тауларга качарга» дигән әмере безнең көннәргә дә кагыла. «Качу» ничегрәк булачагы әлегә билгеле түгел *. Әмма үз вакытында Йәһвә үзенең күрсәтмәләренең нәрсә аңлатканын ачыклаячак; моңа бер дә шикләнмәскә була. Котылуыбыз тыңлаучан булуыбызга бәйле, шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирү яхшы булыр: «Йәһвәнең үз халкына бүген биргән күрсәтмәләренә минем мөнәсәбәтем нинди? Мин аларны шунда ук кулланаммы яисә буйсыныргамы-юкмы дип икеләнеп тораммы?» (Ягък. 3:17).

БУЛАЧАК ВАКЫЙГАЛАР АЛДЫННАН НЫГЫТЫЛГАН

17. Аввакумның пәйгамбәрлеге Аллаһы халкына һөҗүм итү турында нәрсәне ачыклый?

17 Ә хәзер, әйдәгез, өстә искә алынган Гогның һөҗүм итүе турындагы хәбәргә күбрәк игътибар итик. Аввакум шул һөҗүм белән бәйле пәйгамбәрлегендә болай дигән: «Моны ишеткәч, минем эчем калтырады. Бу хәбәрдән минем иреннәрем дерелди башлады. Сөякләремә черек керде. Бөтен тәнем калтырана башлады, әмма мин [Аллаһыдан] киләчәк һәм халыкка [һөҗүм иткән гаскәрләргә] ябырылачак афәт көнен тыныч кына көтәрмен» (Авв. 3:16). Аллаһы халкына һөҗүм итү турындагы хәбәрне ишеткәч, пәйгамбәрнең эче калтырый, иреннәре дерелди башлаган һәм ул хәлсезләнгән. Аввакумның андый кичерешләре Гог үз гаскәрләре белән безгә каршы күтәрелгәч, безнең хәлебез никадәр коточкыч булып тоелачак икәнен күрсәтә. Шулай да пәйгамбәр Йәһвәнең үз халкын коткарачагына ышанып, аның бөек көнен тыныч кына көтәргә әзер булган. Бездә шундый ук ышаныч була ала (Авв. 3:18, 19).

18. а) Ни өчен безгә киләчәктә булачак дошман һөҗүменнән куркасы юк? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

18 Без карап чыккан өч мисал Йәһвәнең үз халкын ничек коткарырга икәнен белгәнен күрсәтә. Аның нияте үтәлмичә кала алмый, җиңү шөбһәсез. Әмма бу тантаналы вакыйганы күрер өчен, без ахырга тикле тугры булып калырга тиеш. Бүген Йәһвә безгә сафлыкны сакларга ничек булыша? Моны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. «Күзәтү манарасы» 2010 ел, 15 декабрь, 30—31 битләрне кара.

^ 8 абз. Аввакум 2:3: «Чөнки бу күренеш билгеләнгән вакытта үтәләчәк. Ул үтәлергә ашыга һәм алдамаячак. Тоткарланса да, көт аны, чөнки ул һичшиксез үтәләчәк, соңга калмаячак».

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 1 май, 19 битне кара.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Фиргавеннең гаскәре исраиллеләргә зыян китерә алганмы?