Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөтен халыклар берләшә. Ничек?

Бөтен халыклар берләшә. Ничек?

Бөтен халыклар берләшә. Ничек?

НӘРСӘ ул «бердәмлек»? Кайберәүләр фикер каршылыклары булмаса, моны бердәмлек дип атыйлар. Мәсәлән, ике яки күбрәк ил килешү төзеп, тынычлык сакларга вәгъдә бирсәләр, алар — бердәмлектә яши дип әйтеп була. Әмма бу чыннан да шулаймы? Һәрвакытта да түгел.

Тарих дәвамында тынычлык турында меңләгән килешүләр төзелгән һәм бозылган булган. Ни өчен? Чөнки еш кына дөньядагы җитәкчеләр күбрәк үз хакимлекләре турында кайгырталар, ә тынычлык һәм бердәмлек турында уйламыйлар. Ә кайбер илләр үзләренең хәрби көчләре башка илләрнеке кебек куәтле булмаса, нәрсә булыр дип куркалар.

Шулай итеп, ике ил арасында сугыш булмаса, бу алар тынычлыкта яши дигәнне аңлатмый. Чыннан да, күз алдыгызга китереп карагыз: ике кеше бер-берсенә пистолет төзәгәннәр. Әмма курокка басмыйлар. Алар бер-берсе белән тынычлыкта яши дип әйтеп буламы? Юк! Әмма бүген күп илләр нәкъ шундый хәлдә. Үсә барган шикләнү курку хисен уята: кешеләр корал бер көн кулланылыр дип курка. Андый афәткә юл куелмасын өчен нәрсә башкарыла?

Атом-төш коралны куллану куркынычы бердәмлеккә яный

Күпләр Атом-төш коралын таратмау турындагы договорга өметләнәләр. Ул 1968 нче елда төзелгән булган. Бу договор буенча, атом-төш коралы булган дәүләтләргә бу коралны кемгә дә булса бирү, ә мондый коралы булмаган дәүләтләргә аны җитештерү тыелган булган. Бу договорга хәзерге вакытта 180 нән күбрәк ил кул куйган. Аның максаты — ахыр чиктә тулысынча коралсызландыру.

Бу максат яхшы булып күренсә дә, кайберәүләрнең сүзләре буенча, бу договор — атом-төш кораллары булмаган илләргә аны җитештерергә комачаулап, аларны «атом-төш клубы»ннан читтә тотарга тырышу. Шуңа күрә бер куркыныч бар — бу договорга кул куйган кайбер илләр кире уйларга мөмкин. Мәсәлән, кайбер илләр аларда атом-төш корал җитештерүне тыю — бу зур гаделсезлек дип саный, чөнки алар фикеренчә, бу аларга үзләрен якларга мөмкинлек бирер иде.

Хәлне тагын шунсы катлауландыра: бер илдә дә атом энергиясен эшләп чыгару тыелмаган. Моның аркасында кайберәүләр, атом энергиясен эшләп чыгарабыз дип кайбер илләр атом-төш коралны яшертен генә эшләп чыгарырга мөмкин, дип куркалар.

Хәтта атом-төш коралы булган илләр дә бу договорны бозарга мөмкин. Тәнкыйтьчеләр әйткәнчә, атом-төш коралы күп булган илләр үз запасларын юк итәр яки киметер дип уйлау акылсыз булыр иде. Бер чыганак буенча, «моңа ирешер өчен... бер-берсенә дошман булган илләр арасында якын дуслык һәм бер-берсенә ышаныч кирәк, ә бу берәр кайчан булыр [дип өметләнү авыр]».

Бердәмлеккә ирешер өчен кешеләрнең тырышлыклары эчкерсез булса да, алар файдасыз. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр моңа гаҗәпләнми, чөнки Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел» (Иремия 10:23). Изге Язмаларда шулай ук төгәл әйтелә: «Юлның кешегә тугры булып тоелганы да була, әмма аның ахыры — үлем» (Гыйбрәтле сүзләр 16:25). Бердәмлек турында әйткәндә хөкүмәтләр әллә ни мактана алмый. Шулай да, безнең өметебез бар.

Чын бердәмлек чыганагы

Изге Язмаларда Аллаһының вәгъдәсе бар: дөнья берләшәчәк, әмма кеше тырышлыгы белән түгел. Кешеләрнең тынычлыкта яшәүләрен теләгән Барлыкка Китерүче кеше булдыра алмаганны эшләячәк. Кайбер кешеләргә моңа ышану авыр. Әмма иң баштан ук Аллаһы кешеләрнең тыныч һәм бердәм яшәүләрен ниятләгән *. Изге Язмаларның күп шигырьләре шуны раслый: Аллаһы әле дә кешеләрне берләштерергә тели. Берничә мисал карап чыгыйк:

• «Килегез һәм Ходайның эшләрен, Аның җирдә кылган кодрәтләрен күрегез. Җир читеннән барлык сугышларны туктатып, җәяне ватып, сөңгене сындырды, каплаучыларны ут төртеп яндырды» (МӘДХИЯ 45:9, 10).

• «Минем бөтен изге тавымда явызлык эшләмәсләр һәм зыян китермәсләр, чөнки җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак» (ИШАГЫЙЯ 11:9).

• «Үлем мәңгегә юк ителәчәк һәм Ходай Аллаһы барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк һәм барлык җир буенча Үз халкы өстеннән каты хурлауны бетерәчәк; чөнки Ходай шулай әйтә» (ИШАГЫЙЯ 25:8).

• «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез» (2 ПЕТЕР 3:13).

• «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (АЧЫЛЫШ 21:4).

Бу вәгъдәләр ышанычлы. Ни өчен? Чөнки Барлыкка Китерүче булганга, кешелекне берләштерер өчен Йәһвә Аллаһының көче һәм мөмкинлеге бар (Лүк 18:27). Ул шулай ук моны эшләргә тели дә. Инҗилдә «күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» — бу Аллаһының нияте дип әйтелә (Эфеслеләргә 1:8—10).

Аллаһының «гаделлек хакимлек итә торган... яңа җир» турындагы вәгъдәсе буш хыял гына түгел (2 Петер 3:13). Бу вәгъдә турында Йәһвә Аллаһы болай дип әйтә: «Ул миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин мин теләгәнне үти, һәм ни өчен мин аны җибәрдем, ул шуны башкара» (Ишагыйя 55:11).

Аллаһы Сүзе белән берләштерелгән

Узган мәкаләдә әйтелгәнчә, дин кешеләрне берләштерүгә караганда еш кына аларны бер-берсеннән аеруда зур роль уйный. Моның турында җитди уйланырга кирәк, чөнки Барлыкка Китерүче бар икәнен танысак, аның хезмәтчеләре бер-берсе белән тынычлыкта һәм бердәм яшәячәкләр дип көтү акыллы булмасмы? Әлбәттә, акыллы булыр!

Дин кешеләрне бер-берсеннән аерганга Йәһвә Аллаһы һәм аның Сүзе гаепле түгел. Моңа диннәр гаепле: алар Аллаһы ниятенә түгел, ә кешеләрнең планнарына булыша. Гайсә үзе яшәгән көннәрдәге дини җитәкчеләрне «монафикълар» дип атаган һәм аларга болай дигән: «Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр алдан күреп дөрес әйткән: „Бу халык Мине теле белән хөрмәт итә, ә күңелләре исә Миннән еракта. Аларның Миңа табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр“» (Маттай 15:7—9).

Хак гыйбадәт кылу, киресенчә, кешеләрне берләштерә. Ишагыйя пәйгамбәр болай дип алдан әйткән: «Соңгы көннәрдә Ходай йортының тавы бар тауларның башы булачак һәм калкулыклардан өстен булачак, һәм бар халыклар аның янына киләчәкләр. Һәм ул халыкларны хөкем итәчәк, һәм күп кабиләләрне фаш итәчәк; алар кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясаячаклар, ә сөңгеләреннән — ураклар; халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга өйрәнмәячәк» (Ишагыйя 2:2, 4).

Бүген 230 дан күбрәк илләрдә һәм территорияләрдә Йәһвә Шаһитләре Йәһвә Аллаһының бердәмлек турындагы әмерләре буенча эш итәләр. Аларның бердәмлеге нәрсәгә нигезләнә? Рәсүл Паул болай дип язган: «Мәхәббәтне өстәгез, [«чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре», ЯД]» (Көлессәйлеләргә 3:14). «Бәйләнеш» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең мәгънәсе кеше тәнендәге сеңерләрне аңлатырга мөмкин. Андый сеңерләр, бау кебек, нык. Алар ике мөһим рольне үтиләр: тәндәге органнарны үз урынында тота һәм сөякләрне бергә тоташтыра.

Ярату турында да шулай әйтеп була. Бу сыйфат кешеләрне бер-берсен үтерүдән тыеп калу белән генә чикләнми. Мәсих күрсәткән ярату үрнәген тотсак, без төрле кешеләр белән тыныч яши алабыз. Мәсәлән, ярату кешеләрне Гайсәнең бер яхшы билгеле булган принцибы буенча яшәргә дәртләндерә. Маттай 7:12 дә язылганча, Гайсә Мәсих болай дигән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез». Бу принципны кулланып, күп кешеләр алдан ук тискәре мөнәсәбәтне җиңгәннәр.

«Бер-берегезне яратыгыз»

Йәһвә Шаһитләре Мәсихнең мондый сүзләре буенча яшәп, аның үрнәген төгәл тотарга тырышалар: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Андый ярату расалар арасындагы бәрелешләр һәм сәяси тәртипсезлекләр вакытында искиткеч итеп күрсәтелгән булган. Мәсәлән, 1994 нче елда Руандада геноцид булганда Йәһвә Шаһитләре бер-берсенә карата ярату күрсәткәннәр. Хуту халкыннан Шаһитләр тутси халкыннан булган кардәшләрен коткарыр өчен, үз тормышларын куркыныч астына куйган!

Әлбәттә, дөньядагы халыклар якыннарына ярату үстерерләр һәм бу халыкара бердәмлеккә китерер дигән фикер тормышка ашмаслык. Ләкин Изге Язмалар буенча, Аллаһы үзе билгеләгән вакытта җирдә тынычлык урнаштырачак. Әмма хәтта хәзер кешеләр яратуга төренә алалар һәм бердәмлеккә ирешә алалар.

Узган елны Йәһвә Шаһитләре кешеләр янына килеп, Изге Язмалар һәм аның безнең тормышыбыздагы файдасы турында сөйләшеп, миллиардтан күбрәк сәгать вакыт үткәргәннәр. Аллаһы Сүзеннән төгәл белем миллионлаган кешеләрне берләштерә, аларның кайберәүләре элек бер-берсен нәфрәт иткән. Мәсәлән, гарәпләр һәм яһүдләр, әрмәннәр һәм төрекләр, немецлар һәм руслар яратуда берләшкән.

Аллаһы Сүзе, Изге Язмалар, кешеләрне ничек берләштерә икәнен күбрәк белергә теләр идегезме? Теләсәгез, сезнең яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итә аласыз яки 2 нче биттә китерелгән адресларның берәрсе буенча яза аласыз.

[Искәрмә]

^ 12 абз. Кешеләр өчен Аллаһының нияте турында күбрәк белер өчен «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 3 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[4 биттәге өстәмә сүзләр]

Тынычлык турында меңләгән килешүләр төзелгән һәм бозылган булган

[7 биттәге өстәмә сүзләр]

Изге Язмалардагы принципларны куллану кешелек хөкүмәтләре ирешә алмаганны булдыра

[5 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Сүзендә чын бердәмлек Чыганагы турында әйтелә

[7 биттәге иллюстрация]

Хуту һәм тутси халкыннан булган Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга бергә гыйбадәт кылыр өчен Зал төзиләр