Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йонафан. «Ул Аллаһы белән эш иткән»

Йонафан. «Ул Аллаһы белән эш иткән»

Йонафан. «Ул Аллаһы белән эш иткән»

БЕРЕНЧЕ Исраил патшасының улы патшадан качып йөрүче кеше янына килә. «Курыкма,— дип әйтә ул аңа,— чөнки минем атам Шаулның кулы сине тапмаячак, һәм син Исраил патшасы булачаксың, ә мин синнән соң икенче булачакмын» (1 Патшалык 23:17).

Качып йөрүче кеше — бу Давыт, ә патша улы Йонафан булган. Ул үлмәгән булса, бәлки, Давытның уң кулы булыр иде.

Йонафан белән Давыт гаҗәеп дуслар булган. Йонафан үзе дә гаҗәеп кеше булган. Аның замандашлары да шул ук фикердә торган. Алар ул «Аллаһы белән эш иткән» дигәннәр (1 Патшалык 14:45). Ни өчен? Йонафан нинди кеше булган? Аның тормышыннан нинди сабаклар ала алабыз?

Исраиллеләр «басым астында» яшәгән

Изге Язмаларда беренче тапкыр Йонафан исраиллеләр «басым астында» яшәгән дип әйтелгәндә искә алына. Филистиләр аларның җирләрен талап чыккан һәм аларга үзләрен якларга мөмкинлек калдырмаганнар (1 Патшалык 13:5, 6, 17—19).

Әмма Йәһвә үз халкын калдырмаячак дип әйткән, һәм Йонафан моңа бер дә шикләнмәгән. Аның әтисе Шаул турында Аллаһы: «Ул минем халкымны филистиләр кулыннан коткарачак»,— дигән. Йонафан бу сүзләргә ышанган. Шунсын да әйтергә кирәк: бер тапкыр аның җитәкчелегендәге начар коралланган бер мең кеше инде филистиләрне җиңгән булган. Хәзер исә ул филистиләр янауларын тулысынча юк итәргә теләгән (1 Патшалык 9:16; 12:22; 13:2, 3, 22).

Йонафанның кыюлыгы

Йонафан филистиләрнең Михмастагы кичү урынында сакта торган кечкенә төркеменә һөҗүм итәргә була (1 Патшалык 13:23). Алар янына барып җитәр өчен, аңа «куллары һәм аяклары белән» ярдәм итеп, өскә менәргә туры килер иде. Әмма бу аны куркытмаган. Йонафан филистиләргә үзенең корал йөртүчесе белән генә һөҗүм итәргә җыенган һәм аңа болай дигән: «Бәлки, Ходай безгә булышыр, чөнки Ходайга күпләр яки әз санлылар аша коткару бирү авыр түгел» (1 Патшалык 14:6, 13).

Бу ике исраилле Аллаһының аларга берәр билге бирүен теләгәннәр. Алар сакта торучы бу төркем алдына басарга җыенганнар. Филистиләр: «Без сезнең яныгызга килгәнче туктап торыгыз»,— дип әйтсәләр, Йонафан үз корал йөртүчесе белән бергә алар янына менмәс иде, ә: «Безнең яныбызга менегез»,— дисәләр, бу сүзләр Йәһвә Йонафан белән аның корал йөртүчесенә җиңү бирә икәнен аңлатыр иде. Ул чакта Йонафан Аллаһы ярдәменә бер дә шикләнмичә, сугышырга дип төркем янына менәр иде (1 Патшалык 14:8—10).

Бер төркем кешегә каршы ике кеше нәрсә эшли алыр? Әмма Ехуд җитәкчелегендә Исраил халкы Моавга каршы күтәрелгәч, Йәһвә бу хакимгә әллә ярдәм итмәгәнме? Ә 600 филистине үгез куа торган тимер башлы таяк белән үтергән Шамгар турында нәрсә әйтеп була? Әллә Йәһвә аңа ярдәм итмәгән идеме? Ә филистиләргә каршы сугышкан Шимшонга әллә Йәһвә көч бирмәгәнме? Йонафан Аллаһының аңа да булышачагына ышанган (Хакимнәр 3:12—31; 15:6—8, 15; 16:29, 30).

Ике исраиллене күргәч, филистиләр: «Менегез, һәм без сезгә бер нәрсә әйтербез»,— дип кычкырганнар. Йонафан үз корал йөртүчесе белән менгән һәм бер дә курыкмыйча дошманга һөҗүм иткән. Алар егермегә якын кеше үтергәннәр, һәм дошман арасында буталчык тудырганнар. Филистиләр бу ике кеше артыннан, бәлки, исраиллеләр армиясе килә дип уйлагандыр. Шуннан соң дошманнар арасында «курку таралган» һәм «җир тетрәгән, һәм Ходайдан бөек курку бирелгән булган». Аллаһы булдырган җир тетрәү аркасында чуалыш туган, нәтиҗәдә «һәр кешенең кылычы үз якынына каршы күтәрелгән». Моны күреп, Исраил гаскәриләре батырланып киткән. Аларга качып йөргән һәм филистиләр ягына күчкән исраиллеләр дә кушылган, һәм алар барысы бергә «Михмастан Аиалонга кадәр филистиләрне үтереп барганнар» (1 Патшалык 14:11—23, 31).

Халык Йонафанны коткара

Шаул акылсыз ант биргән: аның гаскәрләре җиңгәнче ашамаска тиеш булган. Әмма Йонафан моның турында белмәгән һәм бал кәрәзенә таягын тыгып әз генә ашаган. Бу, күрәсең, аңа сугышны ахырга кадәр җиткерер өчен көч өстәгән (1 Патшалык 14:24—27).

Аның ашаганын белгәч, Шаул аны үтерергә кирәк дигән. Йонафан үлемнән курыкмаган. «Менә, мин үләргә тиеш»,— дигән ул. «Әмма халык Шаулга болай дигән: Исраилгә шундый бөек коткару китергән Йонафанга үләргәме? Бу хәл булмаячак! Исән Ходай, аның башыннан җиргә хәтта чәч бөртеге дә төшмәячәк, чөнки бүген ул Аллаһы белән эш итте. Һәм халык Йонафанны азат итте, һәм ул үлмәде» (1 Патшалык 14:38—45).

Безнең көннәрдә Аллаһы хезмәтчеләре сугышларда катнашмый, әмма кайбер очракларда сиңа нык иман һәм батырлык кирәк булыр. Тирә-яктагы кешеләр законны бозып яшәгәндә, үзеңне дөрес тоту бик авыр булырга мөмкин. Әмма син Йәһвәнең гадел нормаларын тотарга омтылсаң, ул сиңа моның өчен көч һәм фатиха бирәчәк. Үз хезмәтеңне киңәйтер өчен, яңа йөкләмә үти башлар өчен яки күбрәк Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җиргә күчәр өчен — Йәһвә оешмасындагы хезмәтнең берәр махсус төрен башлар өчен, бәлки, батырлык кирәк булыр. Син моңа көчең җитәрме дип шикләнәсеңдер. Шулай да Йәһвә хуплаганча хезмәт итәр өчен аңа үзеңне тапшыру — бу дөрес адым. Аллаһы белән эш иткән Йонафанны истә тот!

Йонафан һәм Давыт

20 елга якын вакыт үткәннән соң, Давыт Исраил гаскәрләреннән мыскыллап көлгән филистиләрнең әзмәвере Голиафны җиңгән. Йонафан, күрәсең, Давыттан якынча 30 яшькә олырак булса да, аларның күп уртак яклары булган *. Йонафан Михмаста күрсәткән батырлык Давытта да булган. Әмма шунсы мөһим: Давыт та Аллаһының коткаручы көченә нык иман иткән һәм шуңа күрә, башка исраиллеләр куркып торганда, Голиафка каршы курыкмыйча чыккан. Ул чакта «Йонафан җаны аның җанына ябышкан, һәм Йонафан аны үз җанын кебек ярата башлаган» (1 Патшалык 17:1—18:4).

Давытның батырлыгы аркасында Шаул аңа ярышташына кебек карый башлаган. Әмма Йонафан Давыттан бер дә көнләшмәгән. Алар Давыт белән дуслар булып киткәннәр, һәм Давыт, күрәсең, Йонафанга сер итеп үзенең майланган булуы һәм Исраилнең чираттагы патшасы булачагы турында сөйләгән. Йонафан Аллаһы сайлавын хөрмәт иткән.

Шаул үз улына һәм хезмәтчеләренә Давытны үтерергә җыена дип әйткән. Йонафан моның турында Давытны кисәткән, ә Шаулны Давыттан куркыр өчен сәбәп юк дип ышандырган. Чыннан да, Давыт патшага каршы бернинди дә гөнаһ эшләмәгән! Әллә Давыт Голиафка каршы чыгып үз тормышын куркыныч астына куймаганмы? Давыт гаделсез эзәрлекләнгән, әмма Йонафан үз дусты өчен бик үтенеп сораганга Шаул тынычланган. Әмма тиздән патша кабат Давытны үтерер өчен мөмкинлек эзли башлаган, шуңа күрә аңа качарга туры килгән (1 Патшалык 19:1—18).

Йонафан Давытка хыянәт итмәгән. Дуслар алдагы планнарын карап чыгар өчен очрашканнар. Үз дустына тугрылыгын саклап, әмма шул ук вакыт үз әтисенә тугры булырга теләп, Йонафан Давытка: «Юк, син үлмәячәксең»,— дигән. Ләкин Давыт аңа: «Минем белән үлем арасында бер адым»,— дип җавап кайтарган (1 Патшалык 20:1—3).

Йонафан белән Давыт Шаул ниятләрен белер өчен план корганнар. Патша Давытның ашарга килмәгәнен күрсә, Йонафан ул үз өенә, гаиләсе белән бергә корбан китерер өчен, сорап китте дип әйтәчәк. Шаулның моңа ачуы чыкса, димәк, ул Давытка каршы берәр явызлык планлаштыра. Йонафан үз дустын фатихалаган һәм: «Ходай минем атам белән булган кебек синең белән дә булсын!» — дигән. Шулай итеп ул Давытны булачак патша итеп таный икәнен күрсәткән. Алар бер-берсенә тугры булырга ант биргәннәр һәм Йонафан Шаул ниятен хәбәр итәчәк юлы турында план корганнар (1 Патшалык 20:5—24).

Шаул Давытның ашарга килмәгәнен күргәч, Йонафан Давытның: «Әгәр синең алда мин илтифат тапкан булсам, мин үз абыйларым белән күрешеп килим»,— дигән үтенечен әйтеп биргән. Йонафан Давытка мөнәсәбәте яхшы икәнен күрсәтергә курыкмаган. Патшаның ачуы чыккан! Ул Йонафанга ташланган һәм Давыт Йонафан өчен куркыныч, чөнки аның урынына патша була ала дип кычкыра башлаган. Шаул Йонафанга Давытны, ул «барыбер үтереләчәк» дип, алып килергә кушкан. Йонафан: «Нәрсә өчен аны үтерергә? Ул нәрсә эшләгән?» — дип сораган. Ачуы чыккан Шаул үз улына сөңге белән аткан. Йонафан зыян күрмәгән, әмма Давыт турында бик нык кайгырган (1 Патшалык 20:25—34).

Йонафан искиткеч тугрылык күрсәткән! Кеше карашыннан караганда Давыт белән дуслык аңа бернәрсә дә алып килмәс иде һәм хәтта ул күп нәрсә югалта алыр иде. Шулай да ул шуны белгән: Йәһвә ихтыяры буенча, Шаулдан соң Давыт патша булырга тиеш, ә бу Йонафанга һәм башкаларга файда китерер иде.

Елап саубуллашу

Йонафан яшерен Давыт белән очрашкан һәм булган бар нәрсәне сөйләп биргән. Әйе, хәзер Давыт Шаулның патша сараена керә алмаган. Дуслар елап кочаклашканнар, һәм Давыт качып йөри башлаган (1 Патшалык 20:35—42).

Йонафан Давыт белән тагын бер тапкыр, ул Шаулдан Хорешта, Зиф чүлендә, качып йөргәндә очрашкан. Нәкъ шул чакта ул Давытка: «Курыкма, чөнки минем атам Шаулның кулы сине тапмаячак, һәм син Исраил патшасы булачаксың, ә мин синнән соң икенче булачакмын һәм атам Шаул моны белә»,— дип әйтеп, аңа көч өстәгән (1 Патшалык 23:15—18). Күп тә үтми, Йонафан белән Шаул филистиләр белән сугышта үлә (1 Патшалык 31:1—4).

Аллаһыны яраткан бар кешеләргә Йонафан мисалы турында уйлану файдалы булыр иде. Сине дә: «Кемгә тугры булырга?» — дигән сорау борчыймы? Шуны искә төшер: Шаул Йонафанны иң беренче итеп үзе турында уйларга өндәгән. Ә Йонафан Йәһвәгә чын күңелдән буйсынып һәм аның алдында курку-хөрмәт кичереп, аны олылаган. Ул шулай ук Исраилнең чираттагы патшасы Аллаһы сайлаган кеше булачагына шатланган. Әйе, Йонафан Давыт ягында торган һәм Йәһвәгә тугры булган.

Йонафан гаҗәеп кеше булган. Син дә Йонафан күрсәткән сыйфатларны күрсәт! Ул чакта синең турында да: «Ул Аллаһы белән эш иткән»,— дип әйтәчәкләр (1 Патшалык 14:45).

[Искәрмә]

^ 18 абз. Йонафан беренче тапкыр гаскәрләр башлыгы итеп искә алынганда, бу Шаулның 40 еллык патшалык итүнең башында булган, һәм Йонафанга ул вакытта 20 яшьләр тирәсе булган (Саннар 1:3; 1 Патшалык 13:2). Димәк, б. э. к. 1078 елда, Йонафан үлгәндә, аңа 60 лар тирәсе булган. Ул вакытта Давытка 30 яшьләр чамасы булган, шуңа күрә Йонафан Давыттан 30 яшькә олырак булган дип әйтә алабыз (1 Патшалык 31:2; 2 Патшалык 5:4).

[21 биттәге иллюстрация]

Йонафан Давыттан көнләшмәгән