Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язма өйрәткән әхлакка өйрәнәбез һәм өйрәтәбез

Изге Язма өйрәткән әхлакка өйрәнәбез һәм өйрәтәбез

Изге Язма өйрәткән әхлакка өйрәнәбез һәм өйрәтәбез

«Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең?» (РИМЛЫЛАРГА 2:21).

1, 2. Изге Язмаларны өйрәнергә теләр өчен нинди сәбәпләр бар?

АЛЛА СҮЗЕН өйрәнер өчен күп сәбәпләр бар. Сезнең анда әйтелгән кешеләр, вакыйгалар, җир һәм башкалар турында беләсегез килә торгандыр, бәлкем. Шулай ук, Тәмугъ һәм Троица кебек ялган дин тәгълиматларыннан Изге Язма тәгълиматларын аерыр өчен сезнең чынлыкта ул нәрсәгә өйрәтә икәнен беләсегез киләдер (Яхъя 8:32). Өстәвенә, сездә Йәһвәгә ныграк охшар һәм аның алдында тәкъва йөрер өчен аны яхшырак белү теләге булырга тиеш (3 Патшалык 15:4, 5).

2 Алла Сүзен өйрәнү өчен тагын бик мөһим сәбәп — бу үзеңне башкаларны өйрәтер өчен әзерләү. Алар арасында синең якын кешең, дусларың һәм хәтта син белмәгән кешеләр дә булырга мөмкин. Моны башкару чын мәсихчеләрнең йөкләмәсе. Гайсә үз шәкертләренә: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Маттай 28:19, 20).

3, 4. Гайсә боеруы буенча өйрәтү бу ни өчен мактаулы?

3 Башкаларны өйрәтү теләге белән Изге Язмаларны өйрәнү — бу бик мактаулы һәм бу тирән канәгатьлекнең чыганагы булырга мөмкин. Өйрәтүче яисә укытучы һөнәре борынгы заманнардан хөрмәт ителгән. Бер китапта болай дип әйтелә: «Яһүдләр арасында күп кенә олылар укытучыларга коткаруга алып баручы кешегә кебек караганнар һәм балаларын ата-анага караганда укытучыларга күбрәк хөрмәт күрсәтергә дәртләндергәннәр» («Encarta Encyclopedia»). Изге Язмаларны өйрәнеп үзеңне һәм аннан соң башкаларны өйрәткәндә — бу мәсихчеләр өчен аеруча мактаулы.

4 «Башка һөнәрләргә караганда укытучы булып эшләүче кешеләрнең саны шактый зур. Бөтен дөнья буенча укытучыларның саны 48 миллионга җитә» («The World Book Encyclopedia»). Уку йортларындагы укытучыга балалар акылы ышандырылган һәм укытучының тәэсире балаларда еллар дәвамында сизелергә мөмкин. Әгәр дә без башкаларны өйрәтергә дигән Гайсә Мәсихнең боеруына буйсынсак, нәтиҗә тагын да уңышлырак булачак, чөнки аларның мәңгелек тормышлары безгә бәйле булырга мөмкин. Тимутегә хат язганда рәсүл Паул моңа болай дип басым ясаган: «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чөнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимутегә 4:16). Әйе, башкаларны өйрәтү — бу аларның коткарылулары белән бәйле.

5. Ни өчен мәсихчеләрнең өйрәтүе башка һәркайсы өйрәтүдән өстенрәк?

5 Үзеңне һәм аннан соң башкаларны өйрәтү дигән йөкләмә иң бөек Чыганактан, Галәмнең Хакименнән бирелгән. Инде моның үзе генә мондый өйрәтүне башка дөньяви өйрәтүләргә караганда — төп белемнәргә, берәр һөнәргә яисә табибка өйрәтү — тагын да өстен итә. Кеше Алла Улы, Гайсә Мәсихкә охшарга тырышырга тиеш һәм башкаларны да моны эшләргә өйрәтергә тиеш. Моны мәсихчеләрнең өйрәтүе күз алдында тота (Яхъя 15:10).

Ни өчен үзеңне өйрәтергә?

6, 7. а) Ни өчен иң беренче безгә үз-үзебезне өйрәтергә кирәк? б) Беренче гасыр яһүдләре өйрәтүче булырга ни өчен яраксыз булган?

6 Ни өчен иң беренче без үз-үзебезне өйрәтергә тиеш дип әйтелә? Әгәр дә без иң беренче үз-үзебезне өйрәтмәсәк башкаларны тиешенчә өйрәтә алмыйбыз. Паул моны, уйларга дәртләндерүче сүзләр белән басым ясап, үзенең замандашларына-яһүдләргә әйткән, ләкин бу сүзләр бүгенге мәсихчеләр өчен дә бик мөһим булып тора. Ул болай дип сораган: «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? „Зина кылма“ дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын таныйсыңмы [«талыйсыңмы», ЯД]? Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме?» (Римлыларга 2:21—23).

7 Сораулар биреп Паул Ун Канунда начар дип табылган ике явызлыкка — урлау һәм зина кылуга — игътибар итә (Чыгыш 20:14, 15). Паул көннәрендә яшәгән кайбер яһүдләр аларда Алла Кануны бар дип горурланган. Алар Канунга телдән өйрәтелгән булган һәм үзләренең «сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар өчен яктылык, наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы... булуына ышанганнар» (Римлыларга 2:17—20). Ләкин аларның кайберләре икейөзле булган, чөнки качып урлаганнар һәм зина кылганнар. Аларның бу эшләре Канунны да һәм аны биргән Алланы да мәсхәрә иткән. Башкаларны өйрәтергә аларның яраклы булуы бик шикле, чөнки алар хәтта үзләрен дә өйрәтмәгән.

8. Паул көннәрендәге яһүдләрнең кайберләре ничек итеп «гыйбадәтханәләрне талый» алганнар»?

8 Паул гыйбадәтханәләр талауны телгә ала. Кайбер яһүдләр чыннан да моны эшләгәнме? Бу сүзләр белән Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Бу өзек турында мәгълүматлар аз булганга күрә, без нинди мәгънәдә яһүдләр гыйбадәтханәләрне талаганнар икәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Бервакыт Эфес шәһәренең сәркатибе Паул юлдашлары «гыйбадәтханәне таламаганнар» дип игълан иткән һәм бу кайбер кешеләр яһүдләр моны эшләргә сәләтле дип санаган икәнен күрсәтә (Рәсүлләр 19:29—37). Бәлкем, яһүдләр дини фанатиклар яисә гаскәрләр мәҗүсиләр гыйбадәтханәсенең талаган кыйммәтле әйберләрен сатканнардыр яисә үзләре аларны куллангандыр. Алла Кануны буенча потларның алтыны яисә көмеше юк ителергә тиеш булган — шәхси куллану өчен аны калдырырга рөхсәт ителмәгән (Икенчезаконлык 7:25) *. Шуңа күрә Алла боеруларын хөрмәт итмәгән һәм мәҗүсиләр табынган урыннардан алынган әйберләрне кулланган яисә алар аша баеган яһүдләрне, бәлкем, Паул күз алдында тоткандыр.

9. Иерусалим гыйбадәтханәсендә эшләнгән нинди явыз эшләрне гыйбадәтханәне талау дип әйтеп була?

9 Икенче яктан, Иосиф Флавий Римдагы ызгыш турында сөйли. Бу ызгыш Канун өйрәтүче җитәкчелегендәге дүрт яһүди аркасында чыккан. Алар яһүди динен тотучы Рим хатынын Иерусалим гыйбадәтханәсенә алтын һәм башка кыйммәтле әйберләрен бүләк итеп бирергә ышандырганнар. Хатын аларны корбан итеп китергәч, алар ул әйберләрне үзләре өчен кулланган — асылда гыйбадәтханәне талаганнар *. Икенчеләр Алла гыйбадәтханәсенә кимчелекле корбаннар китереп һәм аның ишегалларындагы комсыз рәвештә сатуны хуплап һәм шуның белән гыйбадәтханәне «юлбасарлар оясына» әйләндереп аны талаганнар (Маттай 21:12, 13; Малахий 1:12—14; 3:8, 9).

Изге Язмалар өйрәткән әхлакка өйрәтәбез

10. Римлыларга 2:21—23 тә язылган Паул сүзләренең нинди асылын без онытмаска тиешбез?

10 Рәсүл Паул беренче гасырдагы урлау, зина кылу, гыйбадәтханәне талау кебек эшләр турында әйткәндә күз алдында нәрсәне генә тотмаса да, әйдәгез, аның сүзләренең асылына игътибар итик. Ул: «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең?» — дип сорый. Паулның сүзләре әхлакка бәйле икәнен билгелик. Монда Паул Изге Язмаларның тәгълиматлары яисә тарихы турында сөйләми. Паул әйткән үзеңне һәм башкаларны өйрәтү Изге Язмалар өйрәткән әхлакка кагыла.

11. Алла Сүзен өйрәнгәндә ни өчен мәсихче әхлагына игътибар итәргә кирәк?

11 Римлыларга 2:21—23 тә язылган сүзләргә туры китереп эшләр өчен безгә Алла Сүзе өйрәткән әхлакка өйрәнергә, белгәнебез буенча эшләргә һәм башкаларны шулай ук эшләргә өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта Йәһвә нормалары турында әйтелгән урыннарга игътибарлы булыгыз — мәсихче әхлакый нормалары шуларга нигезләнә. Изге Язмаларда очраткан мисаллар һәм киңәшләр турында тирәнтен уйланыгыз. Аннан соң белгәнегезне үз тормышыгызда кыюлык белән кулланыгыз. Бу тәртип буенча эш итү батырлык белән тәвәккәллек таләп итә. Камил булмаган кешеләргә: «Булган шартлар, мәсихче әхлагын аерым хәлләрдә үтәмәүне рөхсәт итә, я хәтта таләп тә итә»,— дип уйлау өчен сәбәпләрне табу бик җиңел. Паул әйткән яһүдләр, бәлкем, башкаларны алдарга яисә үзләрен аклар өчен хәйләле сәбәпләр китерергә остаз булганнардыр. Ләкин Паул сүзләреннән күренгәнчә, мәсихче әхлагын берәр шәхси караштан чыгып түбәнәйтергә яисә үзгәртергә ярамый.

12. Йәһвә Алланың репутациясендә яхшы яисә начар тәртип ничек чагыла һәм ни өчен моны истә тоту файдалы?

12 Паул ни өчен безгә Изге Язмаларда очраткан әхлакый нормаларны үзләштерергә һәм кулланырга кирәк икәненә төп сәбәп бирә. Яһүдләрнең тәртипсезлеге башка халыклар алдында Йәһвә исемен хурлаган: «Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме? Изге язмада язылганча, „мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада мәсхәрәлиләр“» (Римлыларга 2:23, 24). Бу шулай ук безнең көннәрдә дә дөрес: әгәр дә без мәсихче әхлагын санга сукмасак, без шуның белән аның Чыганагын мәсхәрәлибез. Һәм киресенчә, Алла нормаларын нык тотып — без аны хөрмәт итәбез (Исай 52:5; Йәзәкил 36:20). Моны белеп, вәсвәсә белән очрашканда яисә мәсихче әхлагын санга сукмау җиңелрәк яисә уңайлырак юл кебек тоелганда, без Алла нормаларын тотарга тәвәккәллегебездә нык булачакбыз. Ләкин Паул сүзләреннән без тагын да күбрәк белә алабыз. Безнең тәртибебез Йәһвәнең репутациясендә чагыла икәнен белеп, моны шулай ук башкаларга җиткерегез. Башкаларны өйрәткәндә аларның алар таныша торган әхлакый нормаларны ничек тотканнары Йәһвәнең репутациясендә чагыла икәнен аңларга ярдәм итегез. Изге Язмалар өйрәткән әхлак бәхетле һәм сәламәт булуга ярдәм итә.Ләкин эш анда гына түгел. Әхлак нормаларын тоту яисә тотмау шулай ук аларны биргән һәм аларны тотарга дәртләндергән Шәхеснең репутациясендә чагыла (Мәдхия 73:10; Ягъкуб 3:17).

13. а) Әхлак ягыннан Изге Язмалар безгә ничек ярдәм итә? б)  1 Тессалуникәлеләргә 4:3—7 дә язылганның асылын аңлатыгыз.

13 Әхлак нормаларын тоту я тотмау шулай ук башка кешеләргә дә тәэсир итә. Бу турыда Алла Сүзендәге мисаллар шаһитлек итә. Алар Алланың әхлак нормаларын тотуның мөһимлеген һәм аларны санга сукмау нәтиҗәсен күрсәтәләр (Яшәеш 39:1—9, 21; Ешуа 7:1—25). Сез шулай ук әхлак турында мондый киңәшләр ала аласыз: «Аллаһының теләге: сезнең изге булуыгыз. Ул җенси азгынлыкны читкә этәрүегезне тели. Һәрберегез үз тәнен изгелектә һәм кадерләп сакларга өйрәнсен иде. Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләр кебек дәрт һәм шәһвәт кушканга иярмәгез. Бу яктан берегез дә үз туганыгызга явызлык эшләмәгез [«кардәшегезнең хокукына кул сузмагыз», ЯД] үзегезгә файда эзләп, аны кулланмагыз... Аллаһы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәү өчен чакырды» (1 Тессалуникәлеләргә 4:3—7).

14. 1 Тессалуникәлеләргә 4:3—7 дә булган киңәшләр буенча сез үзегезгә нинди сораулар бирә аласыз?

14 Бу өзектән ачык итеп аңлашыла: җенси әхлаксызлык мәсихче әхлагына каршы килә. Ләкин аңардан тагын да күбрәкне белеп була. Кайбер шигырьләрне җентекләп карап чыксак һәм алар турында уйлар өчен күбрәк вакыт бүлеп куйсак, шул чакта тирән һәм төгәл аңлауга ия булачакбыз. Мәсәлән, сез Паулның зина кылучы «бу яктан... үз кардәшенең хокукларына кул суза» дип әйткәне турында уйлап карасагыз ничек булыр иде? Нинди хокуклар турында сүз бара? Һәм бу шигырьне тирәнрәк аңлау безгә мәсихче әхлагын тотарга ничек өстәмә этәргеч көч була ала? Бу җентекләп тикшерүнең нәтиҗәләре ничек безгә башкаларны өйрәтергә һәм аларга Алланы хөрмәт итәргә ярдәм итәчәк?

Өйрәтер өчен өйрәнү

15. Үзеңне өйрәтер өчен нинди кораллар ярдәмендә шәхси өйрәнүне үткәреп була?

15 Башкаларны һәм үзеңне өйрәткәндә барлыкка килгән сорауларга җавап табар өчен Йәһвә Шаһитләрендә кирәкле басмалар бар. Аларның берсен — «Күзәтү манарасы бастырган басмаларның индексын» күп телләрдә табып була. Әгәр дә ул сезнең телегездә булса, сез аны кулланып Изге Язмаларда нигезләнгән Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган басмаларда кирәкле мәгълүматлар таба аласыз. Сезне кызыксындырган сорауны сез берәр тема яисә Изге Язмаларның шигырьләре буенча эзли аласыз. Шулай ук кайбер төп телләрдә Йәһвә Шаһитләре куллана ала торган корал бар — бу Күзәтү манарасының китапханәсе. Ул компакт-дискка язылган һәм бу компьютер программасында басмаларның зур коллекциясе тупланган. Бу программа Изге Язманың шигырьләр аңлатуын я төрле темаларны карап чыгарга мөмкинлек бирә. Бу коралларның берәрсе яисә икесе дә сезнең телдә булса, башкаларны өйрәткәндә яисә Алла Сүзен үзегез өйрәнгәндә аларны кулланыгыз.

16, 17. а) 1 Тессалуникәлеләргә 4:6 да әйтелгән хокукны ачыклый торган комментарийларны кайда табып була? б) Зина кылучы башкаларның хокукларына ничек итеп кул суза?

16 Әйдәгез, мисал итеп 1 Тессалуникәлеләргә 4:3—7 дәге шигырьләрне карап чыгыйк. Анда сорау хокук турында барган иде. Кемнең хокукы турында? Һәм ничек кемнең дә булса хокукына «кул сузып» була ди? Сез, алда әйтелгән коралларны кулланып, китерелгән шигырьне ачыклый торган, һәм Паул нинди хокуклар турында әйткәнен аңларга ярдәм итә торган комментарийлар таба аласыз. Сез мондый комментарийларны «Изге Язманы аңлау» (ингл.) дигәннең I томының 863—864 битләреннән, «Чын тынычлык һәм иминлек. Аларны ничек табарга» (ингл.) дигән китапның 145 нче битеннән һәм «Күзәтү манарасы» ның (ингл.) 1989 ел 15 ноябрь санының 31 нче битеннән укый аласыз.

17 Өйрәнүне дәвам итеп сез күрә аласыз: әйтелгән басмалар Паул сүзләренең ни дәрәҗәдә дөрес икәнен күрсәтәләр. Зина кылучы Аллага каршы гөнаһ эшли һәм үз-үзен моның белән бәйле булган авыруларга дучар итә (1 Көринтлеләргә 6:18, 19; Еврейләргә 13:4). Зина кылучы ир аның белән бергә булган хатын-кызның төрле хокукларына кул суза. Ул аның яхшы абруен һәм чиста вөҗданын урлый. Әгәр ул кияүгә чыкмаган икән, ул чакта бу ир аның гыйффәтле булып кияүгә чыгу хокукына «кул суза» һәм аның булачак иренең аннан шундый булуын көтү хокукын урлый. Ул бу хатынның ата-анасына һәм кияүдә булса иренә кайгы китерә. Бу ир-ат үз гаиләсенең әхлакый саф исәпләнү хокукын урлый. Әгәр дә ул мәсихче җыелышының әгъзасы булса, ул аны хурлыкка калдыра, аның исеменә тап төшерә (1 Көринтлеләргә 5:1).

18. Ничек сез мәсихче әхлагына карата Изге Язмалар өйрәнүеннән файда аласыз?

18 Хокук турындагы комментарийлар бу шигырьнең тирән мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Мондый өйрәнүләрнең файдасы бик зур. Чөнки аларны үткәргәндә сез үз-үзегезне өйрәтәсез. Без Алланың сүзләре дөрес һәм тәэсирле икәнендә тагын да ныграк инанабыз һәм һәркайсы вәсвәсәләргә карамастан, мәсихче әхлагын тотарга тәвәккәллегебездә ныгыйбыз. Өйрәтүче буларак ничек без тагын да яхшырак була алабыз икәнен уйлап карагыз! Мәсәлән, башкаларны Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәткән вакытта, без 1 Тессалуникәлеләргә 4:3—7 дәге мәгънәне ачыклый алабыз һәм мәсихче әхлагын тагын да тирәнрәк аңларга һәм кадерләргә ярдәм итә алабыз. Шулай итеп өйрәнүебез үзебезгә дә һәм башкаларга да Алланы хөрмәт итәргә ярдәм итә ала. Без монда Паулның Тессалуникәлеләргә язган хатыннан бер шигырь генә китергән идек. Мәсихче әхлагының башка күп яклары да бар һәм Изге Язмаларда башка мисаллар һәм үрнәкләр бар: сез аларны тирәнтен өйрәнә, тормышыгызда куллана һәм башкаларны аларга өйрәтә аласыз.

19. Мәсихче әхлагын тоту ни өчен мөһим?

19 Әлбәттә, эшне шулай алып бару — бу акыллы. Йәһвә Алладан, «югарыдан килүче» акыллылык «беренчедән, саф» дип әйтелә Ягъкуб 3:17 дә. Бу Алланың әхлак нормаларын тоту дигәнне аңлатканы ачык. Моннан тыш, Йәһвә Изге Язмалар белемен таратканда аның вәкиле булган кешеләрдән, аларның үзләре «сафлыкта» яхшы үрнәк күрсәтүен таләп итә (1 Тимутегә 4:12). Бу Паул һәм Тимуте кебек беренче мәсихчеләрнең тормышыннан күренә. Алар үзләрен әхлаксызлыктан саклаганнар, ә Паул хәтта болай дип язган: «Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми» (Эфеслеләргә 5:3, 4).

20, 21. 1 Яхъя 5:3 тә язылган сүзләр белән ни өчен без ризалашабыз?

20 Алла Сүзендәге әхлак нормалары саф һәм бер мәгънәле, ләкин авыр йөк түгел. Моның дөреслеге барлык рәсүлләрдән озаграк Аллага хезмәт иткән Яхъя өчен ачык булган. Үзенең дистә еллар узган тормышына күз салып, ул мәсихче әхлагы зыян китерми икәнен белгән. Киресенчә, ул файдалы, ул үзе — игелек һәм фатиха. Яхъя моңа басым ясап: «Һәм Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип язган (1 Яхъя 5:3).

21 Ләкин шунысын билгелик: Яхъя Аллага буйсыну һәм мәсихче әхлагын тоту — бу безне авырлыклардан, аны тотмаганда начар уңышлардан саклаганга күрә генә акыллы дип күрсәтмәгән. Яхъя барысына дөрес карарга ярдәм итә: Алланың әхлак нормаларын тоту — бу Йәһвә Аллага ярату күрсәтү, аңа үз яратуыбызны күрсәтер өчен кадерле мөмкинлек белән куллану. Чыннан да үзеңне һәм башкаларны Алланы яратырга өйрәтер өчен безгә аның югары нормаларын танырга һәм аларны кулланырга кирәк. Бу үзеңне һәм башкаларны мәсихче әхлагына өйрәтү дигәнне аңлата.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Яһүдләр изге әйберләргә хөрмәтсезлек күрсәтмәгән дип Иосиф Флавий язса да, ул Алланың бер канунын мондый сүзләр белән үзгәртеп әйтеп бирә: «Башка илләрдә хөрмәт ителгән илаһиларны мәсхәрә итмәгез. Чит илләрнең табыну урыннарын таламагыз, башка илаһига багышланган кыйммәтле әйберләрне алмагыз» (курсив безнеке.— Ред.) («Иудейские древности» 4 нче китап, 8 нче бүлек, 10 нчы параграф).

^ 9 абз. «Иудейские древности» 18 нче китап, 3 нче бүлек, 5 нче параграф.

Сез искә төшерә аласызмы?

• Башкаларны өйрәтер алдыннан ни өчен үзеңне өйрәтергә кирәк?

• Ничек безнең тәртибебез Йәһвәнең репутациясендә чагыла?

• Зина кылучы кемнең хокукына «кул суза»?

• Мәсихче әхлагы турында сүз барганда сез нәрсәгә ниятләндегез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

«Аның әмерләре авыр түгел».