Ишагыя 52:1—15
52 Уян! И Сио́н,+ уян, куәткә төрен!+
И Иерусалим — изге шәһәр, матур киемеңне ки!+
Чөнки сөннәтләнмәгән һәм нәҗес кеше сиңа бүтән кермәс.+
2 И Иерусалим, тузанны кагып төшер, күтәрел һәм хөрмәтле урынга утыр.
Муеныңдагы богауларны сал, и тоткындагы кыз Сион.+
3 Йәһвә болай ди:
«Сезне бушка саттылар,+Һәм сез акчасыз йолып алынырсыз».+
4 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
«Минем халкым башта Мисырга китеп, анда чит ил кешеләре булып яшәде.+
Аннары аларны бер сәбәпсез Ассирия җәберләде».
5 «Шуңа күрә нәрсә эшлим соң?» — дип әйтә Йәһвә.
«Минем халкым бушлай алынды.
Алар белән идарә итүчеләр тантаналы кычкыра+,— ди Йәһвә,—Өзлексез көне буе исемем хурлана.+
6 Шуңа күрә минем халкым минем исемемне белер.+
Алар ул көнне сөйләүче мин икәнемне белер.
Әйе, бу мин!»
7 Таулар буйлап яхшы хәбәр таратып йөрүче* нинди күркәм!+
Ул тынычлык турында игълан итә,+Яхшырак нәрсә турында яхшы хәбәр алып килә,Котылу турында игълан итә,Сионга: „Синең Аллаһың Патша булды!“ — дип әйтә.+
8 Тыңла, синең сакчыларың аваз сала.
Алар бердәм рәвештә шатланып кычкыра,Чөнки алар Йәһвәнең Сион халкын кире җыйганын ачык күрер.
9 Иерусалим хәрабәләре, шатланыгыз, бердәм рәвештә куанып кычкырыгыз,+Чөнки Йәһвә үз халкын юатты,+ Иерусалимны йолып алды.+
10 Йәһвә бөтен халыкларның күз алдында үзенең изге кулын күрсәтте,+Җирнең бөтен читләре Аллаһыбызның коткару эшләрен* күрер.+
11 Китегез, китегез, чыгыгыз аннан,+ нәҗес булганга кагылмагыз!+
Йәһвә йортының кирәк-яракларын күтәреп йөртүчеләр,+Аның арасыннан чыгыгыз,+ үзегезне чиста килеш саклагыз.
12 Сез киткәндә куркуга төшмәссез,Качып та китмәссез,Чөнки Йәһвә сезнең алдан барыр,+Исраи́л Аллаһысы сезнең арткы сакчы гаскәрегез булыр.+
13 Менә, минем хезмәтчем+ аңлап эш итәр.
Ул югары күтәрелер,Аның дәрәҗәсе күтәрелер, ул бик югарыланыр.+
14 Аңа таң калып караган кешеләр күп булган кебек(Чөнки аның тышкы күренеше башка кешенекенә караганда,Мәһабәт кыяфәте кешеләрнекенә караганда күпкә ямьсезләндерелгән иде),
15 Ул күп халыкларны гаҗәпкә калдырыр.+
Патшалар аның алдында авызларын ябар,*+Чөнки алар үзләренә әйтелмәгәнне күрер,Үзләре ишетмәгәнгә игътибар итәр.+

