Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешелек проблемалары чишелер микән?

Кешелек проблемалары чишелер микән?

Кешелек проблемалары чишелер микән?

«ДӨНЬЯ халкының дүрттән бере фәкыйрьлектә яши, 1,3 миллиарды көненә 1 долларга кимрәк көн күрә, 1 миллиарды надан булып кала, 1,3 миллиарды эчәргә яраклы чиста суга зар һәм бер миллиарды ачлы-туклы яши»,— дип әйтелә дөньядагы эшләрнең хәле белән бәйле булган Ирландиядән килгән бер отчетта.

Ничек соң бу саннар адәм балаларының дөньядагы проблемаларны төбе-тамыры белән чишәргә көчсез икәнен дәлилләп тора! Отчетта китерелгән кешеләрнең иң зур күпчелеге газиз хатын-кызлар белән балалар булганын белгәндә, бу күңелебезне тагы да катырак яралый. Кешеләрнең хокуклары бүгенге вакытта, XXI гасырда да, «көн саен санап бетергесез тапкыр бозылуы» коточкыч хәл түгелме соң? («The State of the World’s Children 2000»).

«Бер буын эчендә яңа дөнья төзергә»

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Балалар Фонды мондый «хокук бозу аркасында була торган һәм кешеләрнең яшәешенә дөньякүләм рәвешендә тәэсир иткән өметсезлекне бетерергә мөмкин булганына» ышаныч белдергән. Ул оешма раславы буенча, миллиардлаган бичара кешеләрнең башына төшкән коточкыч шартлар «котылгысыз һәм үзгәрешсез түгел». Һәм ул «барлык кешеләрне бер буын эчендә яңа дөнья төзергә» өндәгән. Аның өметләнүе буенча, ул дөньяда бөтен кешене интектергән «фәкыйрьлек белән дискриминация, җәбер-золым белән авырулар юк ителәчәк».

Мондый фикер белдерүчеләрне кайгыртучан кешеләрнең «чиксез бәрелешләр белән кризисларның» аянычлы, хәсрәтле нәтиҗәләрен йомшартырга омтылулары — бүген үк бик зур эш эшләве — рухландыра. Мәсәлән, ахыргы 15 ел дәверендә «Чернобыль балалары» дип аталган проектның нигезендә «радиоктив явым-төшемнәр аркасында рак белән интегүче йөзләгән балаларга ярдәм ителгән булган» (The Irish Examiner, 4 нче апрель, 2000 ел). Матди ярдәм күрсәтүче эре һәм бәләкәй оешмалар сугыш һәм бәла-казаларның санап бетергесез корбаннарының гомерен шактый зур җиңеләйтә.

Шулай да, мондый ярдәм күрсәтүчеләр — тормышка аек караучылардан. Чөнки алар көрәшкән проблемаларның «ахыргы ун ел эчендә генә киң колач җәеп, тирән тамыр җибәргәненә» төшенәләр. Ирландиядәге «Кайгырту» дип аталган матди ярдәм күрсәтүче җәмгыятьнең җитәкчесе Дейвид Бегг Мозамбиктә су ташкыны вакытында «шул җәмгыятьнең хезмәтчеләре, үз теләге белән эшләүчеләр һәм иганәләр бирүче кешеләр зур ярдәм күрсәткәне» турында әйткән. «Ләкин,— дип өстәде ул,— без үзебез генә мондый табигый зур афәтләр белән көрәшергә көчсез». Африкада зыян күргән кешеләргә ярдәм итү турында ул: «Өмет шәме сүнәр-сүнмәс кенә янып тора»,— дип аңлаткан. Аның сүзләре белән, күпләрнең фикере буенча, тулаем алганда дөньядагы хәлне тасвирларга мөмкин.

Аек акыл белән караганда, күптән көткән яңа дөньяны бер буын эчендә төзергә өметләнергә була микән? Бүгенге гуманитар ярдәм күрсәтергә тырышулар чыннан да мактауга лаек булса да, гадел тыныч яңа дөньяны булдырырлык тагын бер юлга игътибарны юнәлдерергә кирәк. Ул юлны Изге Язма ачыклый. Аның турында киләсе мәкаләдә язылган.

[2 биттәге иллюстрация]

3 нче бит, балалар: UN/DPI Photo by James Bu