Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Комарлы уеннар

Комарлы уеннар

Кайберәүләр өчен комарлы уеннар — бернинди зыян китермәгән күңел ачу, башкалар өчен исә — куркыныч гөнаһ.

Комарлы уеннар чыннан да начар нәрсәме?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ?

Күпләр комарлы уеннар закон буенча рөхсәт ителгән икән, аларда бернинди начарлык юк дип уйлый. Законлы дип саналган комарлы уеннардан, мәсәлән, хөкүмәт чыгарган лотереялардан, килгән акча җәмгыятьнең төрле ихтыяҗларын тәэмин итәр өчен кулланыла.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмаларда комарлы уеннар турында турыдан-туры әйтелми. Әмма анда язылган принциплар Аллаһының комарлы уеннарга карашын ачыклый.

Комарлы уеннарда җиңүче кеше отылган кешеләрнең акчасын үзенә ала, әмма бу Изге Язмаларга каршы килә. Анда «һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз» дип язылган (Лүк 12:15). Нәкъ комсызлык кешеләрне уйнарга этәрә. Күп акча отып алу теләге кешеләрне уеннарда югары ставкалар куярга дәртләндерә. Комарлы уеннар йортлары кешеләрне зур джекпотлар белән җәлеп итә. Шул ук вакытта алар җиңүгә шанслар бик аз икәнен әйтмиләр. Ә уйнаучылар акчага инде кызыгып китсә, аларга комсызлыктан саклану бик авыр.

Комарлы уеннар кешеләрдә эгоистик теләкне — башка кешеләр югалткан акча хакына баеп китү теләген уята. Әмма Изге Язмаларда: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 10:24). Шулай ук ун әмернең берсендә «Якыныңның һичнәрсәсенә кызыкма»,— дип язылган (Чыгыш 20:17). Шуңа күрә, отарга омтылып, уйнаучы кеше башкаларның акчаларын үзенә алырга омтыла.

Моннан тыш, Изге Язмалар безне уңышка өметләнүдән кисәтә. Борынгы вакытларда кайбер исраиллеләр иман җитмәве аркасында, символик тел белән әйткәндә, «уңыш илаһы өчен табын җәя башлаган». Хак Аллаһы андый табынуны хуплаганмы? Юк, ул исраиллеләргә: «Күземдә яман булганны кыла бирдегез, миңа ошамаганны сайладыгыз»,— дип әйткән (Ишагыя 65:11, 12).

Әйе, кайбер илләрдә закон рөхсәт иткән комарлы уеннардан килгән акча мәгърифәт, экономика һәм башка иҗтимагый ихтыяҗлар өчен кулланыла. Әмма яхшы максатлар комарлы уеннарны акламый, чөнки бу уеннар кешеләрдә комсызлык, эгоизм һәм тиз баерга теләген үстерә.

«Якыныңның һичнәрсәсенә кызыкма» (Чыгыш 20:17).

Комарлы уеннар нинди нәтиҗәләргә китерә?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ә баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә, ә бу кешеләрне харап итә һәм һәлакәткә китерә» (1 Тимутигә 6:9). Комарлы уеннар уйнарга кешеләрне комсызлык этәрә, ә комсызлык Аллаһы хөкем иткән эшләр белән бергә санап кителә (Эфеслеләргә 5:3).

Комарлы уеннар уйнап, кеше җиңел генә акча отып ала ала. Шуңа күрә уйнаучылар акча ярата башлый, ә Изге Язмалар акча ярату — «һәркайсы явызлыкның тамыры» дип кисәтә. Баерга теләк шулкадәр көчле була ала, хәтта кеше җан тынычлыгы һәм Аллаһыга иманын югалта ала. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «акча яратучылар үзләрен күп газаплар белән яралаганнар» (1 Тимутигә 6:10).

Комсыз кеше үз тормышы, байлыгы белән канәгатьсез булып китә һәм шатлыгын югалта. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Көмеш сөйгән кеше — көмешкә, байлык сөйгән кеше табышка туймас» (Вәгазьче 5:10).

Күп кенә кеше, комарлы уеннар белән мавыкканга, тозакка эләккән. Хәзер бу киң таралган проблема, мәсәлән, Кушма Штатларда гына бу проблемадан миллионлаган кеше интегә.

Изге Язмаларда: «Комсызлык белән алынган мирас ахырда фатиха китермәс»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 20:21). Комарлы уеннар белән мавыкканга, кешеләр бурычка бата, бар булган милкен югалта, ә күпләр хәтта эшсез, дусларсыз һәм гаиләсез кала. Әмма Изге Язмалардагы принципларны кулланып комарлы уеннарның начар нәтиҗәләреннән качып була.

«Ә баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә, ә бу кешеләрне харап итә һәм һәлакәткә китерә» (1 Тимутигә 6:9).