Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда комарлы уеннар турында бар нечкәлекләр әйтелмәсә дә, Изге Язмалардагы принциплар шуны күрсәтә: Аллаһы карашында комарлы уеннар уйнау — гөнаһ (Эфеслеләргә 5:17) *.

  • Комсызлык кешене комарлы уеннар уйнарга этәрә, ә Аллаһы бу сыйфатны нәфрәт итә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Эфеслеләргә 5:3, 5). Уйнаган кешеләр, башкалар җиңелер дип өметләнеп, акча отарга омтыла, ләкин Изге Язмаларда башкаларның милкенә нәфес сузу тыела (Чыгыш 20:17; Римлыларга 7:7; 13:9, 10).

  • Кеше хәтта аз акчага уйнаса да, бу аның йөрәгендә акчага яратуны үстерә ала. Андый ярату кешене харап итә (1 Тимутигә 6:9, 10).

  • Комарлы уеннар уйнаган кешеләр еш кына хорафатларга ышана һәм «Уңыш илаһына» өметләнә. Аллаһы исә андый ышануларны потка табыну дип саный; беркем дә бер үк вакытта Аллаһыга да, потларга да хезмәт итә алмый (Ишагыя 65:11).

  • Изге Язмалар безне бернәрсә дә эшләмичә акча алырга була дип өйрәтми, ә, киресенчә, тырышып эшләргә дәртләндерә (Вәгазьче 2:24; Эфеслеләргә 4:28). Бу киңәшне тоткан кешеләр «үзләре эшләп алганны ашый» ала (2 Тисалуникәлеләргә 3:10, 12).

  • Комарлы уеннар бездә урынлы булмаган ярышу рухын үстерә ала. Андый рух Изге Язмаларда хөкем ителә (Гәләтиялеләргә 5:26).

^ 3 абз. Комарлы уеннар Изге Язмаларда, Рим гаскәриләре турында сүз барганда гына, искә алына. Гаскәриләр, Гайсәнең киемнәрен бүлешеп, җирәбә салган, асылда, бу комарлы уен булган (Маттай 27:35; Яхъя 19:23, 24).