Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Догалар сезгә ничек булыша ала?

Догалар сезгә ничек булыша ала?

Памела рак белән чирләп киткән һәм табиблардан ярдәм эзләгән. Әмма ул шулай ук Аллаһыдан үзенә бу авыр хәлне кичерер өчен көч сораган. Дога аңа булышканмы?

«Дәвалау алганда, мин еш кына курку сизә идем,— дип әйтә Памела.— Ләкин Йәһвә Аллаһыга дога кылганда, мин тынычлык кичерә идем һәм аек фикер йөртә ала идем. Мин әле дә хроник авыртудан газапланам, шулай да дога миңа уңай караш сакларга булыша. Кешеләр ничек хис иткәнемне сораганда, мин: „Әллә ни шәп булмаса да, рухымны төшермим!“ — дип җавап бирәм».

Әлбәттә, дога кылыр өчен, безгә берәр авыр хәлне көтәсе юк. Барыбыз да зур һәм кечкенә авырлыкларга очрый һәм ярдәмгә мохтаҗ була. Дога безгә ярдәм итә аламы?

Изге Язмаларда болай диелә: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс» (Зәбур 55:22). Нинди юатучы фикер! Дога ничек булыша? Без Аллаһыга дөрес итеп дога кылганда, ул безгә авырлыкларыбызны кичереп чыгар өчен бар кирәклесен бирәчәк. (« Дога нинди файда китерә?» дигән рамканы карагыз.)