Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар — хакыйкать чыганагы

Изге Язмалар — хакыйкать чыганагы

Тарих дәвамында чыгышлары төрле булган кешеләр Изге Язмаларны хакыйкать чыганагы дип санаган. Бүген дә миллионлаган кеше бу китап буенча яши. Башкалар исә Изге Язмаларны уйдырмалар китабы дип саный һәм ул заманча түгел дип уйлый. Ә сез нәрсә уйлыйсыз? Изге Язмаларда хакыйкать язылганмы?

НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛА?

Изге Язмалар ышанычлы китапмы икәнен ничек билгеләргә? Әйтик, дустыгыз еллар буе сезгә дөресен сөйли, шуңа күрә сез аңа ышанасыз. Ә Изге Язмалар, ышанычлы дус кебек, һәрвакыт дөресен сөйлиме? Әйдәгез, кайбер якларны карап чыгыйк.

Намуслы язучылар

Изге Язмаларны язучылар бик намуслы кешеләр булган. Алар үз хаталары һәм кимчелекләре турында ачык итеп язган. Мәсәлән, Юныс пәйгамбәр үз тыңламаучанлыгы турында язган (Юныс 1:1—3). Үз китабының ахырында ул Аллаһы үзен ничек төзәткәнен сөйли. Шулай да ул, басынкылык күрсәтеп, ничек үзгәргәне турында язмый (Юныс 4:1, 4, 10, 11). Изге Язмаларны язучыларның намуслылыгы аларның хакыйкатьне кадерләгәнен күрсәтә.

Гамәли

Изге Язмалардагы киңәшләр һәрвакыт гамәлиме? Һичшиксез. Мәсәлән, яхшы мөнәсәбәтләр булдырыр өчен, Изге Язмаларда мондый киңәшләр бирелә: «шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12); «йомшак җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Әйе, Изге Язмалар бүген дә гамәли булып кала.

Тарих ягыннан төгәл

Күп кенә археологик табылдыклар Изге Язмаларда искә алынган халыкларның, урыннарның һәм вакыйгаларның чыннан да булганын дәлилли. Мисал өчен Изге Язмаларда искә алынган бер нечкәлеккә игътибар итик. Никами 13:16 да Иерусалимда яшәүче тирлылар (финикиялеләр) «балык һәм төрле-төрле әйберләр китереп... сата иде» дип язылган.

Изге Язмаларның бу өзегендә әйтелгәнне берәр нәрсә дәлиллиме? Әйе. Археологлар Исраилдә финикиялеләрнең әйберләрен тапкан. Бу шушы ике борынгы халык арасында сәүдә мөнәсәбәтләре булганын раслый. Өстәвенә, Иерусалимда Урта диңгездәге балык калдыклары казып табылган. Археологлар уйлавынча, сатучылар бу балыкны ерак ярдан алып килгән. Бу табылдыкны тикшергәннән соң, бер галим мондый нәтиҗә ясаган: «Никами 13:16 да искә алынган тирлыларның Иерусалимда балык сатканы чын булып күренә».

Фән ягыннан төгәл

Изге Язмалар — башлыча дини һәм тарихи китап. Ләкин фәнни нәрсәләргә кагылганда да ул төгәл. Бер мисал карап чыгыйк.

Якынча 3 500 ел элек Изге Язмаларда җир «бушлыкка элеп куелган» дип язылган булган (Әюп 26:7). Ләкин мифларда җир суда йөзеп йөри я гаять зур ташбакада урнашкан дип әйтелгән булган. Әюп китабы язылганнан соң якынча 1 100 ел үткәч тә, кешеләр һаман да җирнең берәр нигезе булырга тиеш дип ышанган. Тик өч гасыр элек кенә, 1687 елда, Исаак Ньютон үзенең гравитация турындагы хезмәтендә җирнең орбитада күзгә күренмәгән физик көч ярдәмендә тотылганын аңлаткан. Бу фәнни ачыш Изге Язмаларда 3 000 нән артык ел элек язылган хакыйкатьне раслый!

Төгәл пәйгамбәрлекләр

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр никадәр төгәл үтәлә? Ишагыя язган Бабыл җимерелүе турындагы пәйгамбәрлеккә күз салыйк.

Пәйгамбәрлек. Б. э. к. VIII гасырда Изге Язмаларны язучыларның берсе — Ишагыя — Бабыл турында пәйгамбәрлек язган. Ул вакытта Бабыл куәтле империянең башкаласы әле булмаган. Ишагыя Бабыл җимереләчәк һәм ахыр чиктә анда беркем дә яшәмәячәк дип пәйгамбәрлек иткән (Ишагыя 13:17—20). Ул хәтта Бабылны яулап алачак кешенең исеме Кир булачак дип алдан әйткән. Ишагыя шулай ук моның ничек эшләнәчәген дә аңлаткан: елгалар корытылачак, ә шәһәр капкалары ачык килеш калачак (Ишагыя 44:27—45:1).

Үтәлеш. Ишагыя үз пәйгамбәрлеген язганнан соң якынча 200 ел үткәч, Фарсы патшасы Бабылга һөҗүм иткән. Аның исеме ничек булган? Кир! Бабыл яхшы ныгытылган шәһәр булганга, Кир аның аша һәм аның тирәли аккан Евфрат елгасына игътибар иткән. Аның кешеләре, елганы сазлыкка таба борыр өчен, канал казыган. Нәтиҗәдә, елганың сулары саеккач, Кир гаскәриләре, су аша үтеп, шәһәр стеналарына якынлашкан. Шунысы гаҗәеп: бабыллылар елгага таба караган капкаларны ачык калдырган! Кир гаскәре Бабылга ачык капкалар аша кергән һәм шәһәрне яулап алган.

Ләкин Бабылда беркем дә яшәмәяәчәк дигән пәйгамбәрлек үтәлгәнме? Кешеләр анда әле берничә гасыр яшәгән. Бүген исә Багдад (Ирак) янында Бабылның хәрабәләре генә калган. Бу шушы пәйгамбәрлекнең тулысынча үтәлгәнен раслый. Әйе, Изге Язмалар, хәтта киләчәк турында әйткәндә дә, ышанычлы китап булып тора.