Төп мәгълуматка күчү

Сез медицина ярдәменнән баш тартасызмы?

Сез медицина ярдәменнән баш тартасызмы?

 Юк, Йәһвә Шаһитләре медицина ярдәменнән һәм дәваланудан баш тартмый. Без үз сәламәтлегебез турында кайгыртабыз һәм безгә кайвакыт «табиб... кирәк» икәнен аңлыйбыз (Лүк 5:31). Өстәвенә, Гайсә пәйгамбәрнең шәкерте Лүк кебек, бүген дә кайбер Йәһвә Шаһитләре табиб булып эшли (Көләсәйлеләргә 4:14).

 Моңа карамастан, кайбер дәвалау ысуллары Изге Язмалардагы принципларга каршы килә. Шуңа күрә без андый ысуллардан баш тартабыз. Мәсәлән, Изге Язмалар тәнгә кан җибәрүне тыйганга, без андый дәвалау чарасын кулланмыйбыз (Рәсүлләр 15:20). Изге Язмаларда шулай ук сихерчелек белән бәйле дәвалау ысуллары да тыела (Гәләтиялеләргә 5:19—21).

 Шулай да дәвалау ысулларының күбесе Изге Язмалардагы принципларга каршы килми. Шуңа күрә дәваланганда нинди ысулны сайларга икәнен Йәһвә Шаһите үзе хәл итә. Берәрсе нинди дә булса ысулны кабул итсә, икенчесе шул ук ысулдан баш тартырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 6:5).