Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда гомосексуализм турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда гомосексуализм турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһының нияте буенча җенси мөнәсәбәтләр никахлашкан ир белән хатын арасында гына булырга тиеш (Яратылыш 1:27, 28; Левилеләр 18:22; Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19). Изге Язмаларда ир белән хатын булмаган кешеләрнең җенси мөнәсәбәтләргә керүе хөкем ителә. Бу шулай ук гомосексуаль я гетеросексуаль мөнәсәбәтләргә керүне дә, башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү, ораль һәм аналь секска керүне дә үз эченә ала (1 Көринтлеләргә 6:18).

 Изге Язмаларда гомосексуализм хөкем ителсә дә, ул гомофобиягә, яисә гомосексуалистларны нәфрәт итүгә этәрми. Киресенчә, мәсихчеләр «һәркайсы кешегә ихтирамлы булырга» чакырыла (1 Петер 2:17).

Кеше тумыштан ук гомосексуалист була аламы?

Изге Язмаларда ни өчен кешедә гомосексуаль теләкләр туа икәне турыдан-туры әйтелми. Ләкин анда һәр кеше дә Аллаһының әмерләрен бозу омтылышы белән туа дип әйтелә (Римлыларга 7:21—25). Изге Язмаларда гомосексуаль теләкләрнең сәбәбе турында әйтелмәсә дә, анда гомосексуализм турыдан-туры хөкем ителә.

Гомосексуализмга тартылу булса, Аллаһыга ничек яраклы булырга.

Изге Язмаларда: «Шуңа күрә фахишәлек, нәҗеслек, җенси нәфес, зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган әгъзаларыгызны үтерегез»,— дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 3:5). Гөнаһ эшләренә китерә торган дөрес булмаган теләкләрне үтерер өчен, үз уйларыңны контроль астында тот. Һәрвакыт файдалы фикерләр турында уйласаң, гөнаһлы теләкләрне кире кагарга җиңелрәк булыр (Филипиялеләргә 4:8; Ягъкуб 1:14, 15). Башта бу җиңел булмас, әмма вакыт узу белән җиңелрәк булыр. Аллаһы сезгә «акылны өстенлек итүче караш белән яңарта барырга» ярдәм итәрмен дип вәгъдә итә (Эфеслеләргә 4:22—24).

 Андый көрәшне гетеросексуаль теләкләре булган миллионлаган кеше алып бара, чөнки аларның Изге Язмалардагы нормалар буенча яшисе килә. Мәсәлән, никахка керә алмыйча ялгыз яшәүчеләр, я җенси мөнәсәбәткә керергә сәләтсез тормыш иптәше белән яшәүчеләр төрле вәсвәсә белән очрашса да, үз җенси теләкләрен тыеп яшәргә булган. Алар бәхетле тормыш алып бара ала. Гомосексуализмга тартылу теләге булган кешеләр дә Аллаһыга яраклы булырга теләсә, шулай ук эш итә ала (Канун 30:19).