Гыйбрәтле сүзләр 5:1—23
5 Улым, зирәклек тулы сүзләремә игътибарлы бул.
Үткен акыл турында әйткәннәремә колак сал,+
2 Шулчак син аңыңны саклап торырсың.
Телеңдә хакыйкать кенә булыр.+
3 Азгын* хатынның сүзләре кәрәзле балдай татлы,+Теле майдан да йомшаграк.+
4 Ләкин ахырда ул хатын әремдәй ачы,+Ике яклы кылычтай үткен була.+
5 Аның аяклары үлемгә алып төшә,Адымнары Кабергә* илтә.
6 Ул гомер юлы турында уйламый,Сукмакларында адашып йөри, кая барганын белми.
7 Шуңа күрә, улларым, мине тыңлагыз,Сүзләремне кире какмагыз.
8 Аңардан ерак тор,Аның йортына якын барма,+
9 Югыйсә абруеңны югалтырсың,+Гомереңне кайгы-хәсрәт кичереп үткәрерсең;+
10 Мал-мөлкәтеңнән* ят кешеләр файдаланыр,+Тир түгеп җыйган әйберләрең чит ил кешесе йортына күчәр;
11 Көчең беткәч, тәнең хәлсезләнгәч,Гомерең ахырында ыңгырашып,+
12 Болай диярсең: «Ник тәрбияне нәфрәт иттем икән?
Ник йөрәгем төзәтүне яратмады икән?
13 Нәсыйхәтчеләремне тыңламадым бит,Остазларымның сүзләренә колак салмадым.
14 Бөтен җыелыш алдындаҺәлак була яздым».+
15 Үз коеңның суын,Үз чишмәңнән аккан* суны эч.+
16 Ник чишмә суларыңны урам буйлапҺәм шәһәр мәйданнарында агызырга?+
17 Алар синеке генә булсын,Чит кешеләр белән уртак булмасын.+
18 Үз чишмәң* фатихалы булсын,Яшьлектәге хатының белән күңел ач.+
19 Ул боландай нәфис, тау кәҗәседәй зифа.+
Аның күкрәкләре сине һәрвакыт шатландырып* торсын.
Аның мәхәббәте белән әсәрләнеп яшә.+
20 Улым, нигә сиңа азгын* хатын белән мавыгырга,Бозык* хатынны кочагыңа алырга?+
21 Йәһвә кеше юлларын күреп тора ич,Аның һәр адымын күзәтә.+
22 Явыз кеше үзенең җинаять тозагына эләгә,Ул үз гөнаһлары бавына тотылыр.+
23 Тәрбияне кире какканы өчен, ул һәлак булыр,Чамасыз акылсызлыгы аркасында юлдан язар.

