Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ишагыя 42:8 нең аңлатмасы. «Мин — Раббы»

Ишагыя 42:8 нең аңлатмасы. «Мин — Раббы»

 «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин беркемгә дә үз шөһрәтемне һәм потларга үз данымны бирмим» (Ишагыя 42:8, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Мин — Раббы, бу — Минем исемем! Үз данымны Мин бүтән берәүгә, Миңа тиешле мактауны пот-сыннарга бирмәячәкмен» (Ишагыя 42:8, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Ишагыя 42:8 нең мәгънәсе

 Аллаһы безгә үз исемен әйтә һәм үз шөһрәтен я данын потларга бирмәс дип өсти.

 Аллаһы үзенә шәхси исем алган. Татарча бу исем, гадәттә, «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә a (Чыгыш 3:14, 15). Еврей-арамей Язмаларында (Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларында) Аллаһының исеме якынча 7 000 тапкыр очраса да, күп тәрҗемәләрдә ул «Раббы» я «Ходай» дигән титуллар белән алыштырылган. Мәсәлән, Зәбур 110:1 дәге пәйгамбәрлектә Йәһвә һәм Гайсә турында әйтелә. Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә без укыйбыз (109:1): «Ходай [Йәһвә] минем Раббыма [Гайсәгә] әйткән» (Рәсүлләр 2:34—36 белән чагыштыр). «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу урында кем турында сүз бара дигән сорау тумый, чөнки монда Аллаһының шәхси исеме тиешле урында тора: «Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— диде».

 Күп кенә галимнәр санаганча, Йәһвә исеме «Ул булдырта» дигәнне аңлата. Тик чын Аллаһы гына шундый исемне йөртә ала, чөнки ул гына, үз ихтыярын үтәр өчен, үзе дә кем булырга кирәк, шул була, башкаларга да кем булырга кирәк, шул булырга булыша.

 Барлыкка Китерүчебез һәм чын Аллаһы буларак, Йәһвә җан-тән белән бирелеп хезмәт итүебезгә лаек. Без бүтән беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә, шул исәптән потларга һәм сурәтләргә, гыйбадәт кылырга тиеш түгел (Чыгыш 20:2—6; 34:14; 1 Яхъя 5:21).

Ишагыя 42:8 нең контексты

 Ишагыя китабының 42 нче бүлеге башында Йәһвә үз «сайланганының» нәрсә эшләячәге турында пәйгамбәрлек иткән. Аллаһы хуплаган бу хезмәтче «халыкларга гаделлекне ачар» (Ишагыя 42:1). Бу вәгъдәсе турында Аллаһы болай дигән: «Хәзер мин яңа нәрсәләрне белдерәм. Мин алар хакында алар барлыкка килгәнче сөйлим» (Ишагыя 42:9). «Сайланганы» турындагы пәйгамбәрлек гасырлар үткәч, Мәсих җиргә килеп үз хезмәтен тәмамлагач, тормышка ашкан (Маттай 3:16, 17; 12:15—21).

a Аллаһының исеме еврей телендә дүрт тартык хәрефтән тора. Татар телендә алар ЙҺВҺ дигән тартык хәрефләр белән языла. Татар телендәге башка тәрҗемәдә бу исем «Яһвә» дип языла. Күбрәк мәгълүматны алыр өчен, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «Еврей Язмаларында Аллаһы исеме» дигән А4 кушымтасын карагыз.