Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Порнография — никахның дошманы

Порнография — никахның дошманы

 Аның хатынына барсы да билгеле булды. Ире аннан кат-кат гафу үтенде. Ул, мондый эш бүтән кабатланмас, дип сүз бирде. Әмма күпмедер вакыт узгач, барысы да яңадан кабатланды.

 Мондый ситуация сезгә танышмы? Таныш булса, шуны аңлау үтә дә мөһим: порнография карау гадәте сезнең тормыш иптәшегезгә ничек тәэсир итә һәм шул гадәтне ничек юк итәргә? a

Бу мәкаләдә

 Нәрсәне белергә кирәк?

 Порнография  никах өчен куркыныч. Кемдер үзенең тормыш иптәшенең порнография каравын белеп алгач, аңа карата зур канәгатьсезлек кичерергә һәм аңа карата ышанычы бетәргә мөмкин. b

 Порнография караучы ирнең хатыны күптөрле тискәре хис-тойгылар кичерергә мөмкин. Мәсәлән:

  •   Хыянәт хисе. Сара болай ди: «Ирем миңа һәрчак хыянәт итеп тора кебек тоела».

  •   Кимчелек хисе. Иренең порнография каравы аркасында, бер хатын үзен бик ямьсез һәм түбәнсетелгән итеп хис итә.

  •   Ышаныч югалту. «Мин бик шикләнүчән булып киттем һәм иремнең һәр адымын күзәтә башладым»,— дип әйтә Хелен.

  •   Борчылу хисе. «Мин иремнең шул җирәнгеч гадәте турында гына уйлап йөрим, башка уйлар башыма керми»,— дип әйтә Кэтрин.

 Уйланыгыз. Изге Язмаларда болай диелгән: «Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез. Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит» (Эфеслеләргә 5:25). Әгәр дә хатыны югарыда әйтеп кителгән хисләрне кичерә икән, ире бу киңәшне кулланамы?

 Нәрсә эшләп була?

 Порнография карау гадәтен җиңү бик авыр. Стейси болай дип сөйли: «Ирем эчүен дә, тартуын да, марихуана куллануын да ташлады, әмма ул әле дә порнография карауга тартыла, шул начар гадәте белән әле дә көрәшә».

 Сез дә шундый ук проблемалар белән очрашасыз икән, түбәндә китерелгән киңәшләр сезгә бу начар гадәттән арынырга булышыр дип өметләнәбез.

  •   Шуны аңлагыз: порнография — явызлык. Порнография карап, кеше үзенең эгоистик теләкләрен канәгатьләндерә. Ул никахтагы мәхәббәтне, ышанычны һәм тугрылыкны шик астына куя. Мондый гадәт никахка нигез салучы Йәһвә Аллаһыны хөрмәт итмәүне дә күрсәтә.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәр кеше никахны ихтирам итсен» (Еврейләргә 13:4).

  •   Башкаларны гаепләмәгез. Беркайчан да болай дип әйтмәгез: «Хатыным мине ныграк яратса һәм назлырак булса, порнография карау теләге булмас иде». Андый сүзләрне хатыныгыз белән ачуланышканнан соң порнография карагач әйтсәгез, сез үзегезне аклыйсыз гына. Хатыныгызны гаепләү бу — намуссызлык.

     Изге Язмалардагы принцип: «Әмма һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала» (Ягъкуб 1:14).

  •   Тормыш иптәшегез белән үзегезне намуслы һәм эчкерсез тотыгыз. Кевин болай ди: «Без хатыным белән һәр көн мин караган тапшырулар турында фикер алышабыз һәм мондый сорау бирәбез: аларда миңа киртә булырлык берәр нәрсә күрсәтелмәдеме? Шулай итеп хатыным, аңардан яшерерлек эшләрем юк икәнен аңлый».

     Изге Язмалардагы принцип: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

  •   Уяу булыгыз. Хәтта начар гадәтне ташлаганнан соң күп еллар узса да, ул яңадан «шытып чыгарга» мөмкин. Кевин болай ди: «Мин порнографияне ун ел карамадым, инде бу проблемадан котылдым дип уйлаган идем. Әмма бу явыз гадәт бетмәгән икән, ул үз корбанына ташланырга әзерләнгән ерткыч кебек яшеренеп яткан».

     Изге Язмалардагы принцип: «Шуңа күрә нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын» (1 Көринтлеләргә 10:12).

  •   Вәсвәсә туганда туктап алыгыз. Дөрес булмаган теләкләрне гел дә булдырмау безнең көчебездән килми. Әмма без аларга каршы тора алабыз. Әгәр дә башка нәрсәләр турында уйларга тырышсак, гөнаһлы теләкләр юкка чыгар.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәрберегез, изге булыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, үз тәнен ничек буйсындырып яшәргә икәнен белсен... Комсызланып тыелгысыз җенси нәфесләргә бирелмәгез» (1 Тисалуникәлеләргә 4:4, 5).

  •   Начар гадәтне кузгатып җибәрә алган ситуацияләрдән качыгыз. Бер китапта әйтелгәнчә, андый ситуациягә эләксәгез, сез инде шырпыны сызып җибәрдегез дияргә була, инде бензин генә сибәсе кала һәм зур янгын чагачак.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һичнинди яман нәрсә миннән өстен булмасын» (Зәбур 119:133).

  •   Өметегез өзелмәсен. Тормыш иптәшегезнең ышанычын кире кайтару өчен байтак вакыт кирәк булачак. Бер ел җитмәскә дә мөмкин. Әмма хәлне үзгәртеп була.

     Изге Язмалардагы принцип: «Мәхәббәт түземле» (1 Көринтлеләргә 13:4).

a Бу мәкалә ирләр өчен язылса да, андагы принциплар порнография караучы хатыннарга да кагыла.

b Кайбер ирле-хатынлылар, порнографияне бергәләп карау, аларның үзара мөнәсәбәтләрен ныгыта дип уйлый. Әмма андый караш Изге Язмаларга каршы килә (Гыйбрәтле сүзләр 5:15—20; 1 Көринтлеләргә 13:4, 5; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).