Төп мәгълуматка күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ӘЮП

«Үз сафлыгымнан баш тартмам!»

«Үз сафлыгымнан баш тартмам!»

Тәне аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр белән капланган кеше җирдә утыра. Башын иеп, бөгелеп, берүзе утырганда, аның үзе янында бызылдаган чебеннәрне куар өчен дә хәле җитми. Үз газапларын күрсәтер өчен, ул көл өстендә утыра. Үзенең чирле тәнен ул чүлмәк ватыгы белән кыра. Кайчандыр бу кеше бик хөрмәтле булган, ләкин хәзер башкалар аңа җирәнеп карый. Дуслары, күршеләре һәм туганнары аны калдырган. Хәтта балалар да аннан мыскыллап көлә. Аның уйлавынча, Йәһвә Аллаһы да аңа каршы чыкты. Ләкин ул ялгыша (Әюп 2:8; 19:18, 22).

Бу кеше — Әюп. Аллаһы аның турында: «Җир йөзендә аңа тиң кеше юк»,— дип әйткән (Әюп 1:8). Хәтта гасырлар узгач та, Йәһвә аны иң тәкъва кешеләрнең берсе дип санаган (Йәзәкил 14:14, 20).

Сез дә авырлыклар һәм бәхетсезлек кичерәсезме? Кичерсәгез, Әюп турындагы хәбәр сезне бик юата ала. Бу хәбәр шулай ук сезгә Аллаһының бар хезмәтчеләре күрсәтергә тиешле сыйфатның — сафлыкның нәрсә икәнен аңларга булышыр. Саф кешеләр хәтта бик авыр шартларда да Аллаһыга тугры булып кала һәм аның ихтыярын үти. Әйдәгез, Әюп турында күбрәк белик.

Әюп нәрсәне белмәгән?

Әюп үлгәч берникадәр вакыт узганнан соң, аның тормышы турында, күрәсең, Муса пәйгамбәр язган. Аллаһы аны Әюп белән бәйле җирдәге вакыйгаларны гына түгел, ә шулай ук күктә булган вакыйгаларны да язып куярга рухландырган.

Башта без Әюпнең шатлыклы, бәхетле тормышы турында укыйбыз. Ул Ус җирендә, күрәсең Гарәбстанның төньягында, яшәүче бай һәм дәрәҗәле кеше булган. Ул ярлы кешеләргә карата юмарт булган һәм ярдәмчесез кешеләрне яклаган. Әюп белән хатынының ун баласы булган. Әюп рухи кеше булган. Ул, үзенең ата-бабалары Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф кебек, Йәһвә ихтыярын үтәп яшәгән. Алар кебек, ул, үз гаиләсе өчен рухани булып, үз балалары хакына даими рәвештә корбаннар китергән (Әюп 1:1—5; 31:16—22).

Әмма кинәт кенә Әюп турындагы хикәядә күктәге вакыйгалар сурәтләнә башлый, һәм без Әюп белмәгән нәрсәләр турында укыйбыз. Йәһвәнең тугры фәрештәләре Аллаһы алдына җыелгач, фетнәчел фәрештә Шайтан да килә. Йәһвә Шайтанның тәкъва кеше Әюпне күрәлмаганын белә, шуңа күрә аңа Әюпнең искиткеч сафлыгы турында әйтә. Ләкин Шайтан болай ди: «Әллә Әюп юкка гына Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшиме? Син үзең аны, аның йортын һәм бөтен мөлкәтен яклап торасың түгелме?» Шайтан сафлык саклаучы кешеләрне нәфрәт итә. Йәһвә Аллаһыга җан-тән белән бирелеп хезмәт иткәндә, алар Шайтанның беркемне яратмаучы хыянәтче икәнен ачыклый. Шуңа күрә Шайтан Әюп турында ул Аллаһыга үз файдасын эзләп кенә хезмәт итә дип әйтә. Әюп бар булганын югалтса, Йәһвәне ачыктан-ачык каһәрләячәк, ди ул (Әюп 1:6—11).

Әюп моны белмәсә дә, Йәһвә аңа Шайтанның ялганчы булуын дәлилләргә хөрмәтле мөмкинлек биргән. Ул Шайтанга Әюпне бар нәрсәдән мәхрүм итәргә рөхсәт иткән. Шайтан тик Әюпнең үзенә генә кагылырга тиеш булмаган. Ул үзенең мәрхәмәтсез эшенә тотынган. Бер көн эчендә генә Әюпнең башына берничә коточкыч бәла-каза төшкән. Ул үзенең бар малларының — башта үгезләре белән ишәкләренең, аннары сарыклары белән дөяләренең — кинәт харап ителүе турында белеп ала. Тагы да начаррагы: Әюпнең көтүчеләре үтерелгән. Хәбәрчеләрнең берсе аңа, күрәсең яшен яшьнәвен күздә тотып, Аллаһыдан ут төшкәне турында әйтә. Әюп күпме кеше үлгәнен, һәм үзенең хәзер никадәр ярлы булып киткәнен әле аңлап бетергәнче, аңа тагы да коточкычрак хәбәр ирешә. Әюпнең ун баласы олы абыйларының йортында җыелгач, көчле җил чыккан. Йорт җимерелеп төшкән, һәм алар барысы һәлак булган! (Әюп 1:12—19)

Әюпнең җан әрнүен хәтта күз алдына да китерү авыр! Ул өс киемен ертып җибәрә, чәчләрен кисә һәм җиргә йөзтүбән каплана. Әюп: «Йәһвә бирде — Йәһвә алды»,— дигән нәтиҗә ясый. Шайтан бар бу бәлаләрне Аллаһы китергән итеп күрсәткән. Әмма ләкин, Шайтан нәрсә генә әйтмәсен, Әюп Аллаһыны каһәрләми. Киресенчә, ул: «Йәһвә исеме макталсын»,— дип әйтә (Әюп 1:20—22).

Әюп Шайтан аны Аллаһы алдында гаепли икәнен белмәгән

«Ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк»

Шайтанның бик нык ачуы чыга, ләкин ул бирешми. Фәрештәләр Йәһвә алдында җыелгач, Иблис анда кабат килә. Йәһвә бу юлы да Әюпне Шайтанның һөҗүмнәренә карамастан тугрылык һәм сафлык саклаганы өчен мактый. Шайтан болай ди: «Үз тормышын саклап калыр өчен, кеше башка тормышны бирергә әзер. Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк. Син менә кулыңны сузып, аның сөякләрен һәм тәнен зарарла, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк». Шайтан уйлаганча, Әюп, нык чирләп китсә, Аллаһыны каһәрләячәк. Ләкин Йәһвә Әюпкә тулысынча ышанган һәм шуңа күрә Шайтанга Әюпне чирле итәргә рөхсәт иткән, тик гомерен алырга гына кушмаган (Әюп 2:1—6).

Мәкалә башында әйтелгәнчә, Әюп каты чир белән авырып киткән. Аның мескен хатынын күз алдына китерегез. Ул ун баласының үлеменнән соң болай да кайгыра. Ә хәзер аңа үз иренең нык газапланганына карап торырга туры килә. Ул аңа берничек тә ярдәм итә алмый. Кайгыга батып, ул Әюпкә болай ди: «Син һаман да сафлыгыңны саклыйсыңмы? Аллаһыны каһәрләү һәм үлү синең өчен яхшырак булмасмы?» Әюп үз хатынын танымагандыр, чөнки шул вакытта ул дуамалларча сөйләгән. Шулай да Әюп Аллаһыны каһәрләмәгән һәм теле белән гөнаһ кылмаган (Әюп 2:7—10).

Шушы кайгы тулы, ләкин чынлыкта булган вакыйгаларны сурәтләүче хәбәр сезгә ничек тә булса кагыламы? Игътибар итегез, Шайтан Әюпне генә түгел, ә гомумән бар кешеләрне гаепләгән. «Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк»,— дигән ул. Әйе, Шайтанның сүзләре буенча, беркем дә Йәһвәгә тугры булып кала алмый. Аның әйтүенчә, сез дә Аллаһыны чынлыкта яратмыйсыз һәм, үз тормышыгызны саклап калыр өчен, Аллаһыны ташлап китәрсез. Чынлыкта, Шайтан сезне аның кебек эгоист булуыгызда гаепли. Сез аның ялганын фаш итәргә теләр идегезме? Һәркемнең андый хөрмәтле мөмкинлеге бар (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Ә соңрак Әюп нинди сынауга дучар булган? Әйдәгез белик.

Ялган юатучылар

Әюпнең өч дусты, я Изге Язмаларда әйтелгәнчә өч танышы, аның кайгы-хәсрәте турында ишетеп, аны юатырга килгән. Әюпне ерактан күргәч, алар аны танымаганнар. Нык әрнүдән интеккән, тиресе чирдән каралган Әюп бер дә үзенә охшаш булмаган. Шушы өч иптәш — Илифаз, Билдад һәм Сәфәр — үзләрен бик кайгыргандай итеп күрсәткән: акырып елаган һәм башларына тузан сипкән. Аннары алар Әюп янына җиргә утырган. Бер атна буе алар көне-төне бер дәшмичә генә шунда утырган. Юк, аларның дәшмәүләре Әюпне юатыр өчен булмаган. Алар бит, аның хәлен белешер өчен, аңа бер сорау да бирмәгән, ә күргәннәре белән генә чикләнгән (Әюп 2:11—13; 30:30).

Ахыр чиктә Әюп үзе сөйли башлаган. Кайгыга батканга, ул үзенең дөньяга килгән көнен каһәрләгән. Әюпкә бик авыр булган, чөнки аның уйлавынча, бар бу бәлаләрне аңа Аллаһы китергән (Әюп 3:1, 2, 23). Әюп үз иманын югалтмаган, шулай да юатуга мохтаҗ булган. Ләкин теге өч иптәш сөйли башлагач, Әюп аларның дәшмәүләре хәерлерәк булганын аңлаган (Әюп 13:5).

Башта сүзен Илифаз башлаган. Ул, күрәсең, иң олысы һәм Әюптән күпкә олырак булган. Аннары аңа калганнары да кушылган. Чынлыкта, алар Илифазның уй-фикерләрен акылсызларча кабатлаган гына. Кемдер, бәлки, аларның әйткәннәрен зыянсыз дип әйтер. Алар бит Аллаһының бөек булганы, аның явызларны җәзалаганы, ә тәкъваларны бүләкләгәне турында сөйләгән. Ләкин баштан ук аларның сүзләреннән Әюпне кызганмаганнары күренгән. Илифаз болай дип фикер йөрткән: әгәр дә Аллаһы гадел икән һәм явызларны җәзалый икән, ә Әюп һичшиксез җәзаланган булган, ул чакта нәрсә? Әюп берәр нинди гөнаһ кылмаганмы икән? (Әюп 4:1, 7, 8; 5:3—6)

Әлбәттә, Әюп алар белән ризалашмаган. Ул аларның фикер йөртүен кире каккан (Әюп 6:25). Ләкин бу теге өч киңәшчене Әюпнең гаепле булуында һәм үз гаебен яшерергә тырышуында тагы да ныграк ышандырган. Әюп, күрәсең, бар бу газапларга лаек, дип уйлаган алар. Илифаз Әюпне һавалы, явыз булуында һәм Аллаһыдан курыкмавында гаепләгән (Әюп 15:4, 7—9, 20—24; 22:6—11). Сәфәр аңа үз явызлыгын һәм гөнаһлы эшләрен калдырырга киңәш иткән (Әюп 11:2, 3, 14; 20:5, 12, 13). Билдад исә аеруча авыр сүзләр әйткән. Имеш, Әюпнең балалары берәр нинди гөнаһ кылган һәм шуңа күрә үлгән дә! (Әюп 8:4, 13)

Әюпнең өч иптәше аны юатыр урынына, аңа газаплар өстәгән генә

Сафлык саклауның ни файдасы бар?

Ялгыш фикер йөрткән шушы өч иптәш тагы да начаррак эш кылган. Алар Әюпнең сафлыгын шик астына куеп кына калмаган, ә шулай ук Аллаһыга тугры булып калуның берни файдасы юк дигән! Сүзен башлагач, Илифаз үзенең күзгә күренмәс бер рух белән очрашканын сөйләп биргән. Чынлыкта бу рух җен булган. Илифаз бу очрактан мондый коточкыч нәтиҗәгә килгән: Аллаһы «үз хезмәтчеләренә ышанмый, үз фәрештәләрен гаепле дип таба». Бу сүзләр дөрес булган булса, кешеләр беркайчан да Аллаһының хуплавына ирешә алмас иде! Соңрак Билдад та Әюпнең сафлыгы, кортныкы кебек үк, Аллаһы күзендә берни дә тормый дигән фикер белдергән (Әюп 4:12—18; 15:15; 22:2, 3; 25:4—6).

Сезнең кайчан да булса нык газапланган кешене юатканыгыз булдымы? Бу бер дә җиңел түгел. Ләкин теге өч иптәшнең Әюп белән сөйләшүеннән күп нәрсәгә өйрәнеп була. Мәсәлән, без андый очракларда нәрсә әйтмәскә икәнен аңлыйбыз. Әюпнең «юатучылары» ялгыш фикер йөртеп күп сүз сөйләгән, ләкин аңа бер тапкыр да исеме белән дәшмәгән! Алар, Әюпнең күңел яраларына игътибар итмичә, аның белән мәрхәмәтсез сөйләшкән *. Әйе, якыныбыз я дустыбыз күңел төшенкелегенә бирелсә, үзебезне аның белән йомшак тотарга тырышыйк, аңа шәхси кызыксыну күрсәтик һәм аның турында игелек белән кайгыртыйк. Аңа нык иманлы һәм кыю булырга булышыйк. Аны Аллаһының игелегенә, шәфкатьлелегенә һәм гаделлегенә ышандырыйк. Әюп теге иптәшләрнең урынында булган булса, нәкъ шулай эшләр иде (Әюп 16:4, 5). Әюпнең сафлыгы шулай итеп сыналганда, ул үзен ничек тоткан?

Әюп нык булып кала

Теге өч иптәш озын сүзен башлаганда, Әюп инде күңел төшенкелегенә бирелгән булган. Иң баштан ук ул үзенең «дуамалларча сөйләшкәнен» таныган һәм үз сүзләрен «өмете өзелгән адәмнең әйткәннәре» дип атаган (Әюп 6:3, 26). Һәм бу һич тә гаҗәеп түгел. Аның сүзләре күңел әрнүен белдергән. Шул ук вакыт аның әйткәннәреннән аңа күп нәрсә билгеле булмаганы күренә. Бар бәла-казалар аңа һәм гаиләсенә һич көтмәгәндә төшкәнгә күрә һәм ниндидер илаһи көчләрдән килгән итеп күренгәнгә күрә, Әюп моның барысын Йәһвә булдырган дип уйлаган. Ләкин Әюп кайбер мөһим нәрсәләрне белмәгән, шуңа күрә аның уй-фикерләре ялгыш фаразларга нигезләнгән булган.

Шулай да Әюпнең иманы нык булган. Бу аның теге өч иптәш белән сөйләшкәндә әйткән искиткеч, дәртләндергеч сүзләреннән күренә. Аллаһының иҗади эшләре турында сөйләгәндә, ул Йәһвәне данлаган һәм кешелеккә әле билгеле булмаган нәрсәләрне искә алган. Моны аңа Аллаһы ачкан булган. Мәсәлән, ул Йәһвәнең «җирне бушлыкка элеп куйганы» турында әйткән, ә моны галимнәр гасырлар узгач кына ачыклаган * (Әюп 26:7). Иманга ия башка кешеләр кебек үк, Әюп киләчәккә ышаныч һәм өмет белән караган. Ул шуны белгән: вафат булса да, Аллаһы аны истә тотачак, юксыначак һәм тормышка кайтарачак (Әюп 14:13—15; Еврейләргә 11:17—19, 35).

Ә сафлык турында нәрсә әйтеп була? Илифаз белән аның ике иптәше кешенең сафлыгы, ягъни тугрылыгы, Аллаһы өчен берни дә тормый дип әйткән. Әюп бу яман фикер белән ризалашканмы? Әлбәттә юк! Аның сүзләре буенча, Аллаһы сафлыкны бик кадерли. Әюп үз сафлыгының Йәһвә күзеннән ычкынмаячагына нык ышаныч белдергән (Әюп 31:6). Әюп шуны да яхшы аңлаган: шушы «юатучыларның» ялгыш фикер йөртүләре аның сафлыгын сынаган. Шуңа күрә ул аларга җавап итеп бик озак сөйләгән. Бу аларны сүзсез калдырган.

Әюп шуны аңлаган: аның сафлыгы көндәлек тормышында күренергә тиеш. Шуңа күрә ул бар эш-гамәлләрендә ничек сафлык саклаганын сөйләп биргән. Мәсәлән, ул потка табынуның һәр төреннән читтә торган, башкаларга игелек һәм хөрмәт күрсәткән, әхлакый яктан саф булып, үз никахын кадерләгән һәм, иң мөһиме, бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп хезмәт иткән. Шуңа күрә Әюп: «Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» — дип әйткән (Әюп 27:5; 31:1, 2, 9—11, 16—18, 26—28).

Әюп үз сафлыгыннан баш тартмаган

Әюпнең иманын үрнәк итеп тотыгыз

Ә сезнең өчен, Әюп өчен кебек, сафлык саклау мөһимме? Әюп «мин сафлык саклыйм» дип әйтү генә җитми икәнен аңлаган, сафлык эшләрдә күренә. Аллаһыга җан-тән белән бирелгәнлегебез хәтта авыр чакларда да аны тыңлауда, көндәлек тормышыбызда аның ихтыярын үтәүдә күренә. Шулай эшләсәк, без, Әюп кебек үк, һичшиксез, Йәһвәне шатландырырбыз, ә аның дошманы Шайтанны күңелсезләндерербез. Нәкъ шулай без Әюп иманын үрнәк итеп тота алабыз.

Ләкин шуның белән Әюп турындагы хәбәр тәмамланмый. Әюп бөтен игътибарын үзенең тәкъва булуын дәлилләүгә туплаган һәм нәрсә иң мөһиме икәнен оныткан. Башлыча ул үзен түгел, ә Йәһвәне якларга тиеш булган. Шуңа күрә ул төзәтүгә һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ булган. Өстәвенә, ул, һаман да әрнүдән һәм кайгыдан интеккәнгә, чын юатуга бик мохтаҗ булган. Йәһвә бу тугры һәм тәкъва кешегә ничек ярдәм итәр? Бу сорауга җавап шушы рубрикадагы башка мәкаләдә бирелер.

^ 17 абз. Кызганычка каршы, Илифаз белән аның дуслары, күрәсең тавыш күтәреп сөйләмәгәнгә, Әюп белән йомшак сөйләшкән дип уйлаган (Әюп 15:11). Ләкин хәтта йомшак тавыш белән әйтелгән сүзләр дә күңелне җәрәхәтләргә мөмкин.

^ 19 абз. Билгеле булганча, галимнәр җир бернәрсәдә дә тормаска да мөмкин икәнен якынча 3000 ел узгач кына аңлый башлаган. Космостан фотографияләр ясалгач кына, Әюп сүзләренең хаклыгы ап-ачык расланган.