Әюп 13:1—28

13  Әйе, күзләрем моның һәммәсен күрде,Колагым ишетте һәм аңлады.  Сез белгәнне мин дә беләм,Мин сездән ким түгел.  Минем исә Чиксез Кодрәт Иясе белән, аның үзе белән сөйләшәсем килә,Аллаһы алдында үз эшемне яклыйсым килә.+  Ә сез, алдап, миңа тап төшерәсез;Сез һичнәрсәгә яраксыз табиблар.+  И, тынсыз гына утырсагыз иде,Шулай эшләп, зирәклек күрсәтер идегез.+  Дәлилләремне тыңлагызчы,Үтенечләремә колак салыгыз.  Әллә сез Аллаһы хакына хаксыз сүзләр әйтерсезме,Аны яклап ялганларсызмы?  Аның ягына басарсызмы,*Судта Аллаһыны яклый башларсызмы?  Сезне сынап караса, нәрсә булып бетәр?+ Кешене алдаган кебек, аны да алдарсызмы? 10  Сез яшертен генә икейөзлеләнеп эш итәргә тырышсагыз,Ул сезне, һичшиксез, фаш итәчәк.+ 11  Аның бөеклегеннән котыгыз алынмасмы? Аның алдында сезне курку биләп алмасмы? 12  Шул зирәк* сүзләрегез көл кебек файдасыз;Дәлилләрегез балчык ныгытмалардай тотрыксыз. 13  Дәшми торыгыз, мин әйтим. Аннан соң минем белән ни булса, шул булыр! 14  Ник үземне куркыныч астына куям,Ник җанымны хәвеф-хәтәргә дучар итәм?* 15  Ул мине үтерә алса да, мин барыбер көтәрмен,+Үз эшемне* аның алдында яклармын. 16  Шулчак ул коткаручым булыр,+Чөнки имансыз кеше* аның алдына килеп баса алмый.+ 17  Сүземне игътибар белән тыңлагыз,Әйткәннәремә колак салыгыз. 18  Менә, мин эшемне судка тапшырыр өчен әзерләдем;Хаклы булуымны беләм. 19  Кем минем белән бәхәсләшер? Дәшми торсам, үләр идем бит!* 20  И Ходаем, ике үтенечемне үтә,Шулчак мин синнән качмам: 21  Авыр кулыңны миннән алып куй,Синнән курку миңа шом салмасын.+ 22  Дәшсәң, җавап бирерменЯ мин әйтим, һәм син җавап бир. 23  Нинди гаебем һәм гөнаһларым бар? Күрсәт миңа җинаятем белән гөнаһымны. 24  Ник миннән йөзеңне борасың,+Ник мине дошман күрәсең?+ 25  Җил очырган яфракны куркытырсыңмы,Салам бөртеге артыннан куарсыңмы? 26  Син бит миңа каршы ачы нәрсәләр язып торасың,Мине яшьлегемдәге гөнаһларым өчен җавапка тартасың. 27  Син аякларымны богауладың,Бар юлларымны күзәтәсең,Һәр адымымны билгеләп торасың. 28  Кеше* черек нәрсә кебек таркала шул,Көя ашаган кием сыман юк була.

Искәрмәләр

Яки «Аны өстен күрерсезме».
Яки «онытылмас».
Сүзгә-сүз «учыма салам».
Яки «юлларымны».
Яки «мөртәт».
Я, бәлки, «Берәү бәхәсләшә алса, мин дәшми торып үләрмен».
Сүзгә-сүз «Ул», бәлки, Әюп.

Искәрмәләр

Медиаматериал