Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә кайтам

Йәһвәгә кайтам

Йөкләргә:

  1. 1. Ялгыз калдым, ачы хисләр биләп алды.

    Беләм, Йәһвә Аллам, хата кылдым.

    Бик авыр булса да, кайтасым килә сиңа,

    Синең канатыңа сыенырга.

    КУШЫМТА:

    Мин искә төшерәчәкмен син өйрәткәнне,

    Изге Язмаларда язылганны.

    Хәтта абынсам да, хәтта егылсам,

    Мин тора алам.

  2. 2. Мин юксынам кардәшләрне.

    Алар да сагына.

    Кайтасым килә җыелышка.

    Синең изге Сүзең сукмагымны яктыртачак,

    Мине дөрес юлга юнәлтәчәк.

    КҮЧЕШ:

    Кая карама, нәрсә тыңлама, ачык аңлашыла:

    Ахыр якынлаша.

    КУШЫМТА:

    Догамны ишет, зинһар, и Йәһвә Атам.

    Ярдәм сорап, сиңа мин ялварам.

    Беләсең, абынсам да туры юлда,

    Яңадан торам.

    КҮЧЕШ:

    Беләм, аңлый мине Йәһвә. Аңа мин таяна алам.

    Яхшы эшләремне Йәһвә Аллам истә тота,

    Миңа ярдәм кулын суза.

    КУШЫМТА:

    Мин бүген очрашуга барам. Йәһвә мине көтә.

    Гаиләмә кире мин кайтам.

    Һәм хәтта абынсам да, хәтта егылсам, яңадан торам.

    Мин тора алам.