Мәңгелек шатлык
Йөкләү:
1. Җем-җем килә күк йөзендә
Матур йолдызлар.
Бар эшләрең таң калдыра —
Бик күп бит алар.
Син яраткан бөтен нәрсә
Сине данлый, сөендерә,
Шатлык китерә.
КУШЫМТА:
Хакыйкать сүзен белү дә,
Оҗмахка өметләнү дә
Сөенеч безгә бирә!
Тик зуррак бәхет сизәбез,
Мәхәббәт, шатлык тоябыз
Аллаһы Тәгаләдән —
Шатлык чишмәсеннән!
2. Йәһвә Алла, синнән килә
Бөтен бүләкләр —
Күзгә рәхәт, тәнгә сихәт
Бирәләр алар.
Тормышыбыз чәчәк ата,
Мәгънәлерәк булып китә,
Безне шат итә.
КУШЫМТА:
Хакыйкать сүзен белү дә,
Оҗмахка өметләнү дә
Сөенеч безгә бирә!
Тик зуррак бәхет сизәбез,
Мәхәббәт, шатлык тоябыз
Аллаһы Тәгаләдән —
Шатлык чишмәсеннән!
КҮЧЕШ:
Синең Улың безнең хакка
Йолым түләгән.
Шуңа күрә бу мәңгегә
Безгә шатлыкка юл ачкан.
КУШЫМТА:
Хакыйкать сүзен белү дә,
Оҗмахка өметләнү дә
Сөенеч безгә бирә!
Тик зуррак бәхет сизәбез,
Мәхәббәт, шатлык тоябыз
Аллаһы Тәгаләдән —
Шатлык чишмәсеннән!
КУШЫМТА:
Хакыйкать сүзен белү дә,
Оҗмахка өметләнү дә
Сөенеч безгә бирә!
Тик зуррак бәхет сизәбез,
Мәхәббәт, шатлык тоябыз
Аллаһы Тәгаләдән —
Шатлык чишмәсеннән!
(Зәб. 37:4; 1 Көр. 15:28 дә кара.)