Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

137 җыр

Безгә кыюлык бир

Безгә кыюлык бир

(Рәсүлләр 4:29)

  1. Патшалык һәм исемеңне

    Сөйләп вәгазьләгәндә,

    Безне оятка калдырып,

    Каршы килүчеләр күп.

    Кешедән курыкмаска,

    Яшәргә буйсынып сиңа,

    Үз рухыңны, син, бирче безгә.

    Догабызны ишет, Йәһвә.

    КУШЫМТА:

    Кыюлык бирче хезмәттә

    Куркуны җиңәр өчен.

    Ышаныч та, батырлык та,

    Дөнья ишетсен өчен.

    Армагеддон инде якын.

    Тик килеп җиткәнче бу көн,

    Кыюлык бирче хезмәттә.

    Үтенәбез.

  2. Куркуга бирелсәк тә без,

    Онытмыйсың: без көчсез.

    Вәгъдәләрең ярдәм итә,

    Көч биреп тора безгә.

    Әмма тыныч яшәргә

    Бирмиләр. Игътибар итче,

    Исемең хакына сөйләргә

    Кыюлык бирче, булышчы.

    КУШЫМТА:

    Кыюлык бирче хезмәттә

    Куркуны җиңәр өчен.

    Ышаныч та батырлык та,

    Дөнья ишетсен өчен.

    Армагеддон инде якын.

    Тик килеп җиткәнче бу көн,

    Кыюлык бирче хезмәттә.

    Үтенәбез.

(1 Тис. 2:2; Евр. 10:35 дә кара.)