Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

88 НЧЕ ҖЫР

Миңа үз юлларыңны күрсәт

Миңа үз юлларыңны күрсәт

(Зәбур 25:4)

  1. 1. Синең алдыңа җыелабыз, Алла,—

    Рухи белемгә без сусыйбыз.

    Сүзең — яктырткыч, безне җитәкли ул.

    Аны югары бәялибез.

    КУШЫМТА:

    Күрсәт, Йәһвә, миңа юлларыңны,

    Телимен белергә уйларыңны.

    Әмереңә булыш төшенергә,

    Дөрес юлдан тайпылмый йөрергә.

  2. 2. Синең акылың төшенә алмаслык,

    Гаделлегеңә таң калабыз!

    Сүзең — хакыйкать, тормыш чишмәсе ул.

    Аннан рәхәтлек без табабыз.

    КУШЫМТА:

    Күрсәт, Йәһвә, миңа юлларыңны,

    Телимен белергә уйларыңны.

    Әмереңә булыш төшенергә,

    Дөрес юлдан тайпылмый йөрергә.