73 НЧЕ ҖЫР
Безгә кыюлык бир
-
1. Йөкләмә синнән алдык без
Вәгазьдә катнашырга.
Әмма кайчакта очрыйбыз
Каршылык-мыскыллауга.
Кешедән курыкмаска,
Әмереңә буйсынырга
Син булыш безгә, үтенәбез,
Рухыңны сорыйбыз, Йәһвә.
КУШЫМТА:
Кыюлык безгә өстәче
Сүзеңне вәгазьләргә.
Аллабыз, зинһар, булышчы
Куркуга бирешмәскә.
Бу авыр соңгы көннәрдә
Шаһитлек биреп йөргәндә,
Батырлык синнән сорыйбыз,
Йәһвә Алла.
-
2. Куркыныч булса да кайчак,
Син аңлыйсың: без көчсез.
Калдырмам, дип ныгытасың,
Рух бирәсең өзлексез.
Дошманнар һөҗүменә,
Янап торган кешеләргә
Игътибар ит, дип ялварабыз,
Һәм якла безне хезмәттә.
КУШЫМТА:
Кыюлык безгә өстәче
Сүзеңне вәгазьләргә.
Аллабыз, зинһар, булышчы
Куркуга бирешмәскә.
Бу авыр соңгы көннәрдә
Шаһитлек биреп йөргәндә,
Батырлык синнән сорыйбыз,
Йәһвә Алла.
(1 Тис. 2:2; Евр. 10:35 дә кара.)