Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 НЧЕ ҖЫР

Йәһвә Патшалыгы идарә итә башлый

Йәһвә Патшалыгы идарә итә башлый

(Ачылыш 11:15)

  1. 1. Күктә туган Патшалык.

    Чын күңелдән шатланыйк.

    Йәһ Угылы утырган тәхеткә.

    Җырлыйк Йәһвә Аллага

    Һәм майланган Патшага.

    Ул Сионда почмак ташы булып тора.

    КУШЫМТА:

    Патшалыкны көтеп яшибез.

    Җир йөзендә оҗмах булыр.

    Мәңге шатлык без кичерербез.

    Һәркем бетмәс бәхет татыр.

    Без дога кылып көтәбез

    Йәһвәнең Патшалыгын.

  2. 2. Йәһвә куйды Патшасын,

    Армагеддон бик якын.

    Юк ителер Шайтанның дөньясы.

    Без ашкынып вәгазьлик,

    Яхшы хәбәр җиткерик,

    Бар кешегә Йәһвә Сүзе мәгълүм булсын.

    КУШЫМТА:

    Патшалыкны көтеп яшибез.

    Җир йөзендә оҗмах булыр.

    Мәңге шатлык без кичерербез.

    Һәркем бетмәс бәхет татыр.

    Без дога кылып көтәбез

    Йәһвәнең Патшалыгын.

  3. 3. Данлыйк Йәһвә Угылын —

    Патшаларның Патшасын.

    Ул көрәшә тәкъвалык хакына.

    Кил Йәһвәнең йортына,

    Омтыл изге булырга,

    Шулчак Йәһвә сиңа бирер күп фатиха.

    КУШЫМТА:

    Патшалыкны көтеп яшибез.

    Җир йөзендә оҗмах булыр.

    Мәңге шатлык без кичерербез.

    Һәркем бетмәс бәхет татыр.

    Без дога кылып көтәбез

    Йәһвәнең Патшалыгын.