147 НЧЕ ҖЫР
Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш
-
1. Мәңге яши алачакбыз,
Җир җәннәткә әйләнер.
Бу вәгъдәне кадерлибез —
Шик тә юк, үтәлер.
КУШЫМТА:
Без мәңге яшәрбез,
Моңа ышанабыз.
Йәһвә сүзләре хак,
Чынга ашачак.
-
2. Беркем кайгырмый, чирләми.
Җир йөзендә тынычлык.
Барсын бирер озакламый
Күктәге Патшалык.
КУШЫМТА:
Без мәңге яшәрбез,
Моңа ышанабыз.
Йәһвә сүзләре хак,
Чынга ашачак.
-
3. Һичбер кеше газапланмый —
Элеккеләр юк булды.
Күз яшьләрен беркем түкми.
Беркайда юк кайгы.
КУШЫМТА:
Без мәңге яшәрбез,
Моңа ышанабыз.
Йәһвә сүзләре хак,
Чынга ашачак.
(Ишаг. 25:8; Лүк 23:43; Яхъя 11:25; Ачыл. 21:4 дә кара.)