Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

138 НЧЕ ҖЫР

Чал чәч — матурлык таҗы

Чал чәч — матурлык таҗы

(Гыйбрәтле сүзләр 16:31)

  1. 1. Кадерли Йәһвә Алла

    Чал чәчлеләрне.

    Аларның рухы көчле,

    Тик хәлсез тәне.

    Кемдер иптәшсез кала,

    Кемдер авырый.

    Атабыз Йәһвә, зинһар,

    Аларны ныгыт.

    КУШЫМТА:

    Син бит хәтерлисең

    Нык иманнарын.

    Әйтче, ышандырчы:

    «Мин сине хуплыйм».

  2. 2. Тәкъваның чал чәчләре —

    Матурлык таҗы.

    Олылар Йәһвә өчен —

    Кыйммәтле энҗе.

    Күп хезмәт иткән алар

    Яшь чакларында,

    Иң яхшы корбан биргән,

    Аллабыз, сиңа.

    КУШЫМТА:

    Син бит хәтерлисең

    Нык иманнарын.

    Әйтче, ышандырчы:

    «Мин сине хуплыйм».