Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 НЧЕ СОРАУ

«Гади» күзәнәк чыннан да гадиме?

«Гади» күзәнәк чыннан да гадиме?

Тәнебездәге 200 дән артык төр күзәнәкләрнең очраклы рәвештә барлыкка килүе мөмкинме?

Безнең тәнебез Галәмдәге иң катлаулы системаларның берсе булып тора. Ул якынча 100 триллион кеп-кечкенә күзәнәктән тора. Алар арасында — сөяк күзәнәкләре, кан күзәнәкләре, ми күзәнәкләре һәм башка төрле күзәнәкләр7. Безнең тәнебездә күзәнәкләрнең 200 дән артык төре бар8.

Тәнебездәге күзәнәкләрнең формасы һәм функциясе төрле булса да, алар катлаулы бербөтен системаны тәшкил итә. Бу система шулкадәр катлаулы һәм шулкадәр тиз эшли, хәтта миллионлаган компьютерлардан һәм кабельләрдән торган зур тизлекле интернет белән дә чагыштырырлык түгел. Кеше уйлап чыгарган бер нәрсә дә камил төзелешле күзәнәккә якын да тормый. Кеше тәнендәге күзәнәкләр ничек барлыкка килгән соң?

Күп кенә галимнәр нәрсә әйтә? Бар тере күзәнәкләр ике төргә бүленә: төше булган һәм төше булмаган күзәнәкләр. Кеше, хайван һәм үсемлекләрнең күзәнәкләре төшле. Бактерияләрнең күзәнәкләре төшсез. Төшле күзәнәкләр — эукариотик дип, төшсезләре прокариотик дип атала. Прокариотик күзәнәкләр эукариотикларга караганда чагыштырмача гадирәк булганга, күпләр хайваннарның һәм үсемлекләрнең күзәнәкләре бактерия күзәнәкләреннән килеп чыккан дип уйлый.

Күп галимнәр шуңа өйрәтә: миллионлаган еллар дәвамында кайбер «гади» прокариотик күзәнәкләр башка күзәнәкләрне йоткан, әмма аларны эшкәртмәгән. Бу теория буенча, йотылган күзәнәкләрнең функциясендә зур үзгәрешләр булган һәм, йоткан күзәнәк бүленгәндә, йотылган күзәнәкләр аның эчендә калган. Моның барысы «акылга ия булмаган» табигать ярдәмендә булган9 *.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Бу китап буенча, җирдәге тормышны акылга ия зат барлыкка китергән. Анда мондый эзлекле фикер язылган: «Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы» (Еврейләргә 3:4). Изге Язмаларның тагын бер өзегендә болай диелгән: «И Йәһвә, кылган эшләрең шулкадәр күп! Син аларның барысын зирәклек белән яраткансың. Җир йөзе син булдырган нәрсәләр белән тулы. ...Анда зурысыннан алып кечкенәсенә кадәр мыжгып торган тере нәрсәләрнең исәбе дә, хисабы да юк (Зәбур 104:24, 25).

Хәтта «гади» күзәнәк үле химик кушылмалардан барлыкка килә алганмы?

Фактлар нәрсәне күрсәтә? Микробиологиядәге алдынгы ачышлар ярдәмендә иң гади тере прокариотик күзәнәкләрнең гаҗәеп эчке төзелешен күреп булган. Эволюция яклы галимнәр әйтүенчә, беренче тере күзәнәкләр шул күзәнәкләргә охшаш булган10.

Бер яктан, эволюция теориясе дөрес икән, ул беренче «гади» күзәнәкнең очраклы рәвештә ничек килеп чыга алганын аңлатырга тиеш. Икенче яктан, тормыш барлыкка китерелгән икән, хәтта иң гади организмның төзелеше аның конструкторы барлыгын расларга тиеш. Әйдәгез, прокариотик күзәнәкнең эченә күз салыйк. Аны карап чыкканда, үзегезгә шундый сорау бирегез: андый күзәнәк очраклы рәвештә килеп чыга алганмы?

КҮЗӘНӘКНЕ ЯКЛАУЧЫ СТЕНА

Прокариотик күзәнәкнең эченә керер өчен, безгә бу җөмлә ахырына куелган ноктадан йөзләгән тапкыр кечерәк булып китәргә кирәк. Башта безгә күзәнәкнең тыгыз, сыгылмалы мембранасы аша үтәргә кирәк. Кирпеч стена заводны яклаган кебек, бу мембрана күзәнәкне яклый. Мембрана кәгазь битеннән якынча 10 000 тапкыр нәзегрәк, әмма аның төзелеше кирпеч стенаның төзелешенә караганда күпкә катлаулырак. Кайсы яклардан?

Мембрана, стена кебек, күзәнәкне төрле куркынычлардан яклый. Әмма мембрана каты түгел. Ул күзәнәккә «суларга» мөмкинлек бирә. Аның аша кечкенә молекулалар, мәсәлән кислород, керә һәм чыга ала. Ләкин күзәнәк рөхсәт итмәсә, мембрана зыян китерә алган катлаулырак молекулаларны кертми. Өстәвенә, мембрана файдалы молекулаларны күзәнәк эчендә калдыра. Бу нәрсә ярдәмендә мөмкин?

Завод мисалына кайтсак, һәрбер заводта сакчылар бар. Алар капка аша нәрсә кертелә һәм нәрсә чыгарыла икәнен күзәтә. Күзәнәкнең мембранасында да сакчылар һәм капкалар ролен үтәүче махсус аксым молекулалары бар.

Күзәнәкнең мембранасындагы «сакчылар» тик билгеле бер матдәләрне генә үткәрә

Кайбер андый аксымнарның (1) уртасында тишеме була. Аның аша билгеле бер молекулалар гына керә һәм чыга ала. Башка аксымнар (2) мембрананың бер ягында ачык, ә икенчесендә ябык була. Аксымнарның билгеле бер формалы матдәләрне кабул итү урыны бар (3). Матдә аксымның бер ягыннан кергәндә, икенче ягы ачыла һәм аны мембрана аша үткәрә (4). Бар бу процесслар хәтта иң гади күзәнәкләрдә дә үтә.

ЗАВОД ЭЧЕНДӘ

Әйтик, «сакчылар» безне үткәрделәр һәм без күзәнәк эчендә ди. Прокариотик күзәнәкнең эче файдалы матдәләргә, тоз һәм башка кушылмаларга бай сыекча белән тулы. Күзәнәк шушы чималдан үзенә кирәкле продуктлар җитештерә. Ләкин бу процесслар тәртипсез рәвештә үтми. Яхшы оештырылган заводтагы кебек, күзәнәк эчендә дә меңләгән химик реакцияләр үз вакытында һәм билгеле бер тәртиптә үтә.

Күзәнәк үзенең күп кенә вакытын аксымнарны җитештереп үткәрә. Ул моны ничек эшли? Башта ул аминокислоталар дип аталган якынча 20 төрле «төзү кирпечләрен» ясый. Бу «кирпечләр» рибосомаларга (5) китереп җиткерелә. Рибосомалар, кирәкле аксымны җитештерер өчен, аминокислоталарны билгеле бер тәртиптә берләштерә. Заводта күп нәрсә компьютер программасы буенча башкарыла. Күзәнәктә дә күп кенә функцияләр ДНК (6) дип аталган «компьютер программасы», ягъни код, буенча үтәлә. ДНК рибосомага нинди аксымны һәм ничек итеп төзергә икәнен күрсәтүче җентекле күрсәтмәләр бирә (7).

Аннары искиткеч нәрсә була! Һәрбер аксым өч үлчәмле уникаль структурага оеша (8). Аксымның структурасы аның нинди функция үтәячәген билгели *. Двигательне җыя торган конвейерны күз алдына китерегез. Двигатель эшләсен өчен, аның һәрбер өлеше сыйфатлы итеп ясалырга тиеш. Нәкъ шулай ук аксым да, сыйфатлы итеп ясалмаса һәм дөрес җыелмаса, тиешенчә эш итә алмаячак һәм хәтта күзәнәккә зыян китерергә мөмкин.

Күзәнәк — «завод» ул. Аксымнарның җитештерелүе. Завод кебек, күзәнәк тә катлаулы продукцияне җыючы һәм җиткерүче күп кенә механизмнардан тора

Яңа ясалган аксым кирәкле урынга юлны ничек таба? Һәрбер аксымның «адрес» язылган тамгасы бар. Аның ярдәмендә аксым тиешле урынга барып җитә. Минут саен меңләгән аксым җитештерелеп җибәрелсә дә, аларның берсе дә югалмый, ә нәкъ кирәкле урынга барып җитә.

Ни өчен бу фактларны белү мөһим? Хәтта иң гади тере күзәнәкләрнең дә катлаулы молекулалары үзеннән-үзе үрчи алмый. Күзәнәк эчендә булмаганда, алар таркала. Әмма күзәнәк эчендә дә аларга, үрчер өчен, башка катлаулы молекулаларның ярдәме кирәк. Мәсәлән, аденозинтрифосфат (АТФ) дип аталган энергия молекуласын булдырыр өчен, ферментлар кирәк. Шул ук вакыт, ферментларны булдырыр өчен, АТФның энергиясе кирәк. Ферментлар өчен шулай ук ДНК кирәк (ДНК турында 3 нче бүлектә сүз барачак), ә ДНК булдырыр өчен, ферментлар таләп ителә. Моннан тыш, башка аксымнар да күзәнәк ярдәмендә генә җитештерелә ала. Ләкин күзәнәк үзе дә аксымнар ярдәмендә генә барлыкка килә *.

Микробиолог Раду Поупа, Изге Язмалардагы барлыкка китерү турындагы хәбәргә ышанмаса да, 2004 елда болай дигән: «Әгәр дә кеше контролендә үткәрелгән тәҗрибәләр уңышсыз булган икән, ничек инде табигать тормышны булдыра алган?»13 Ул шулай ук болай дигән: «Тере күзәнәк эш итә алсын өчен кирәкле механизмнар шулкадәр катлаулы ки, аларның бер ук вакытта очраклы рәвештә барлыкка килүе мөмкин түгел»14.

Күпкатлы йортның нык нигезе булмаса, ул җимереләчәк. Эволюция теориясе тормышның ничек барлыкка килгәнен аңлата алмый икән, ул да таркалмасмы?

Сез нәрсә әйтер идегез? Эволюция теориясе буенча, җирдәге тормыш Аллаһы ярдәмендә түгел, ә үзеннән-үзе башлангыч алган. Ләкин күбрәк тикшеренүләр үткәрелгән саен, тормышның очраклы рәвештә барлыкка килүе мөмкин түгел икәне тагы да ачыграк күренә. Бу катлаулы мәсьәләне читләтеп үтәр өчен, эволюция яклы кайбер галимнәр эволюция теориясен һәм тормышның барлыкка килүе турындагы сорауны бер-берсеннән аера. Әмма бу дөресме?

Эволюция теориясе мондый фаразга нигезләнә: бер-бер артлы барган күп кенә очраклы вакыйгалар аркасында тормыш барлыкка килгән. Аннары күп кенә башка очраклы вакыйгалар тереклекнең төрлелегенә һәм катлаулылыгына китергән. Эволюция теориясенең нигезе юк икән, аңа нигезләнгән башка теорияләр белән нәрсә булыр? Нигезе булмаган күпкатлы йорт һичшиксез җимереләчәк. Эволюция теориясе дә, тормышның ничек барлыкка килгәнен аңлата алмаганга, таркалачак.

«Гади» күзәнәкнең төзелешен һәм эшчәнлеген кыскача карап чыкканнан соң, сез нәрсә уйлыйсыз? Моның барысы очраклы рәвештә килеп чыкканмы я аны акылга ия конструктор булдырганмы? Әле дә шикләнәсез икән, бар күзәнәкләрнең эшчәнлеге өчен җаваплы «төп программа» белән якынрак танышыгыз.

^ 6 абз. Бөтен бу процессның мөмкин булуын бер тәҗрибә дә расламаган.

^ 18 абз. Күзәнәктә булдырыла торган аксымнарның бер төре — ферментлар. Һәрбер фермент, билгеле бер структурага оешып, кирәкле химик реакцияне тизләтә. Йөзләгән фермент, бергәләп эш итеп, күзәнәкнең эшчәнлеген контрольдә тота.

^ 20 абз. Кеше тәнендәге кайбер күзәнәкләр йөзләгән мең төр аксым молекулаларыннан тора11. Бер андый күзәнәктә якынча 10 миллиард аксым булырга мөмкин12.