Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КАБАТ КИЛЕП КИТҮ

7 ДӘРЕС

Җаваплылык

Җаваплылык

Принцип: «Алар... яхшы хәбәрне өзлексез игълан иттеләр һәм өйрәттеләр» (Рәс. 5:42).

Паул ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Рәсүлләр 19:8—10 ны укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Кайберәүләр каршылык күрсәтсә дә, Паул, кызыксынган кешеләргә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләгән?

  2.  ә. Паул яңа шәкертләр белән никадәр еш очрашкан һәм күпме вакыт дәвамында ул шулай эшләгән?

Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Кешеләргә кабат килеп китәр өчен һәм өйрәнүләр башлар өчен, вакыт һәм тырышлык таләп ителә.

Паулдан үрнәк алыгыз

3. Кеше өчен уңайлы вакытта килегез. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Кайсы вакытта бу кеше белән кабат сөйләшеп була? Кайчан һәм кайда очрашу аңа уңайлы булыр?» Үзегез өчен әллә ни уңайлы булмаган вакытта да килергә әзер булыгыз.

4. Билгеле бер вакытка сөйләшегез. Һәрбер сөйләшүдән соң киләсе очрашу турында килешегез. Аннан соң кеше янына шул вакытта килергә онытмагыз.

5. Бирешмәгез. Кешене өйдә туры китерү авыр булса я аның графигы тыгыз булса, ул хакыйкать белән кызыксынмый дигән нәтиҗәгә килергә ашыкмагыз (1 Көр. 13:4, 7). Кеше белән кабат очрашыр өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез; әмма, кабат килеп китү уңышлы булмаса, вакытыгызны акыллы кулланыгыз (1 Көр. 9:26).