Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Ата, Угыл һәм изге рух турында хакыйкать

Ата, Угыл һәм изге рух турында хакыйкать

ТРОИЦА дигән тәгълиматка ышанган кешеләр Аллаһы өч шәхестән — Ата, Угыл һәм Изге Рухтан тора дип әйтәләр. Бу тәгълимат буенча, аларның өчесе дә көч-куәт ягыннан бер-берсенә тиң һәм аларның берсенең дә башлангычы булмаган. Шулай ук бу кешеләр Ата Аллаһы, Угыл Аллаһы һәм Изге Рух Аллаһы бар, әмма шул ук вакыт бер генә Аллаһы бар дип саный.

Троицага ышанган кешеләрнең күбесе, бу тәгълиматны аңлатып бирә алмаса да, ул Изге Язмаларга нигезләнгән дип уйлый. Әмма шунсын әйтергә кирәк: «Троица» дигән сүз Изге Язмаларның бер урынында да очрамый. Бәлки, Аллаһы Сүзендә «Троица» тәгълиматына нигез бирүче берәр мәгълүмат бардыр? Бу сорауга җавап алыр өчен Изге Язмаларның бер урынын карап чыгыйк. Аны Троица тәгълиматын яклап китерәләр.

«СҮЗ ИЛАҺ БУЛГАН»

Инҗилдә: «Башлангычта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз илаһ булган»,— дип әйтелә (Яхъя 1:1). Шул ук бүлекнең башка өзекләреннән Яхъя 1:1 дә әйтелгән «Сүз» — Гайсә икәнен ачык күрәбез (Яхъя 1:14). Әмма бу шигырьдә Сүз илаһ дип аталганга, кайберәүләр Угыл һәм Ата шул бер үк Аллаһы дигән нәтиҗәгә килә.

Яхъя китабы грек телендә язылган булган. Соңрак аны башка телләргә тәрҗемә иткәннәр. Кайбер тәрҗемәләрдә «Сүз илаһ булган» дип әйтелми. Ни өчен? Борынгы грек телен белгән тәрҗемәчеләр бу сүзләр башкача тәрҗемә ителергә тиеш дигән нәтиҗә ясаган. Ничек тәрҗемә ителергә тиеш? Берничә мисал карап чыгыйк: «Логос [Сүз] илаһи булган» («A New Translation of the Bible»); «Сүз илаһ булган» («The New Testament in an Improved Version»); «Сүз Аллаһы белән булган һәм табигате буенча шундый ук булган» («The Translator’s New Testament»). Бу тәрҗемәләр буенча, Сүз Аллаһы түгел a. Ул «илаһ» дип атала, чөнки Йәһвә барлыкка китергән бар затлар арасында аның дәрәҗәсе зур. Бу шигырьдәге «илаһ» дигән сүз «зур куәтле зат» дигән мәгънә йөртә.

ӨСТӘМӘ ДӘЛИЛЛӘР

Кешеләрнең күбесе Изге Язмалар язылган грек телен белми. Алайса, рәсүл Яхъяның сүзләрен төгәлрәк аңлар өчен нәрсә эшләргә? Бер мисал карап чыгыйк. Мәктәптәге укытучы балаларга берәр теманы аңлата. Ләкин балалар бу теманы төрлечә аңлый. Нәрсә эшләргә? Балалар укытучыдан өстәмә материал кулланып аңлатуын сорый ала. Әлбәттә, бу материал теманы яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Яхъя 1:1 нең мәгънәсен аңлар өчен, Инҗилнең Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр китабын карап чыгып, Гайсә дәрәҗәсе турында күбрәк белә алабыз. Бу дөрес нәтиҗәгә килергә булышыр.

Мәсәлән, Яхъя: «[Чиксез Кодрәтле] Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән»,— дип яза (Яхъя 1:18). Әмма Аллаһының Улын, ягъни Гайсәне, кешеләр күргән. «Сүз [Гайсә] кеше булды һәм безнең арабызда яшәде. Без аның данын күрдек»,— дигән Яхъя (Яхъя 1:14). Алайса, Угыл Чиксез Кодрәтле Аллаһының өлеше була аламы? Яхъя шулай ук «Сүз Аллаһы белән булган» дип язган. Ничек итеп берәрсе бер үк вакыт берәр зат белән дә була ала һәм шул ук вакыт үзе шул зат та була ала ди? Шулай ук Яхъя 17:3 тә язылган Гайсәнең сүзләре күктәге Атасы һәм ул үзе ике төрле шәхес икәнен күрсәтә. Ул үз Атасын «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаган. Яхъя үзе бәян иткән Яхшы хәбәрнең соңгы сүзләрендә мондый нәтиҗә ясый: «Болары сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Улы булуына ышансын өчен... язылды» (Яхъя 20:31). Гайсә бу өзектә Аллаһы дип түгел, ә «Аллаһы Улы» дип атала. Шулай итеп, Яхъя китабыннан китерелгән башка шигырьләр Яхъя 1:1 дә сүз нәрсә турында бара икәнен аңларга булыша. Гайсә, ягъни «Сүз», Чиксез Кодрәтле Аллаһыга тиң булганга түгел, ә югары дәрәҗәдә торганга «илаһ» дип атала.

ТАГЫН НӘРСӘНЕ ИСӘПКӘ АЛЫП БУЛА

Кабат мәктәптәге укытучы белән укучылар мисалын искә төшерик. Әйтик, укытучы өстәмә аңлату биргәннән соң да, кайбер укучыларның шикләре калган. Бу укучылар нәрсә эшли ала? Башка укытучыдан ярдәм сорый алалар. Әгәр ул беренче укытучы барысын да дөрес аңлатты дип әйтсә, күп укучыларның шикләре таралыр. Син дә шулай ук эшли аласың. Яхъяның Гайсә белән Чиксез Кодрәтле Аллаһы турында әйткәннәре аңлашылып бетмәсә, Изге Язмаларның башка китабын ачып карый аласың. Мәсәлән, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрне карап була. Маттай, бу дөнья төзелешенең ахыры турында язганда, Гайсә сүзләрен китерә: «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ә Ата гына белә» (Маттай 24:36). Ничек бу сүзләрдән Гайсә Чиксез Кодрәтле Аллаһы түгел икәнен белеп була?

Ата үз Улына караганда күбрәк белә дигән Гайсә. Әгәр Гайсә Чиксез Кодрәтле Аллаһының бер өлеше булса, аның белеме Атасыныкы кебек булыр иде. Димәк, Угыл Атасына тиң түгел. Берәрсе болай дип каршы килер: «Гайсә җиргә кеше тәнендә килгән һәм бу сүзләрне кеше булып яшәгәндә әйткән». Алай булса, изге рух турында нәрсә әйтеп була? Әгәр ул Аллаһының өлеше һәм Атага тиң икән, ни өчен Гайсә аның турында бер сүз дә әйтми? Ни өчен ул Ата белгәнне изге рух та белә димәгән?

Изге Язмалар өйрәнүен дәвам итеп, син бу сорауга кагылышлы башка өзекләр белән дә танышырсың. Алар Ата, Угыл һәм изге рух турында хакыйкатьне ачыклый (Мәдхия 89:3; Рәсүлләр 7:55; Көләсәйлеләргә 1:15).

a Яхъя 1:1 нең тексты турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус), 2008 ел, 1 ноябрь санындагы «Сүз Аллаһы я илаһ булганмы?» дигән мәкаләне кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.