КУШЫМТА

Кыямәт көне. Нәрсә ул?

Кыямәт көне. Нәрсә ул?

КЫЯМӘТ көне нинди булачак? Син ничек уйлыйсың? Күп кешеләр болай дип уйлый: бу көнне миллиардлаган җан бер-бер артлы Аллаһы тәхете каршына басып хөкем ителәчәк. Бер кешегә күктәге оҗмах тормышы бүләк итеп биреләчәк, икенчесе мәңгелек җәфалануга дучар булачак. Ләкин Изге Язмаларда Кыямәт көне башкача сурәтләнә. Аллаһы Сүзендә ул курку һәм газаплар вакыты итеп түгел, ә өмет һәм яңадан торгызылу вакыты итеп сурәтләнә.

Инҗил китабында рәсүл Яхъя Кыямәт көнен болай итеп сурәтли: «Мин зур ак тәхет һәм анда утыручыны күрдем. Аның йөзеннән җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады. Шулай ук мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр» (Ачылыш 20:11, 12). Кешеләрне кем хөкем итәчәк?

Йәһвә — кешелекнең Югары Хакиме. Ләкин ул бу вазифасын башка затка тапшырган. Кемгә? Рәсүл Паул Аллаһы «үзе билгеләгән кеше аша җиһанны гадел хөкем итәргә ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган» дип әйткән (Рәсүлләр 17:31). Хөкем итүче итеп терелтелгән Гайсә Мәсих билгеләнгән (Яхъя 5:22). Кыямәт көне кайчан башланыр һәм күпме дәвам итәчәк?

Ачылыш китабында Кыямәт көне Армагеддон сугышыннан соң, Шайтанның бу дөнья төзелеше юк ителгәч, башланачак дип әйтелә a (Ачылыш 16:14, 16; 19:19—20:3). Армагеддоннан соң Шайтан белән аның җеннәрен мең елга упкынга ташлаячаклар. Ул вакытта Мәсихнең күктәге 144 000 варисташы «Мәсих белән бергә 1 000 ел патша булып» идарә итәчәкләр (Ачылыш 14:1—3; 20:1—4; Римлыларга 8:17). Шуңа күрә Кыямәт көне 24 сәгать түгел, ә мең ел дәвам итәчәк.

Шул меңьеллык дәвамында Гайсә Мәсих «тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк» (2 Тимутигә 4:1). «Тереләр» — Армагеддонда исән калган «бихисап күп кеше» (Ачылыш 7:9—17). Рәсүл Яхъя шулай ук хөкем итү «тәхете каршында басып торган үлгәннәрне» күрдем дип язган. Гайсә вәгъдә иткәнчә, «аның [Гайсәнең] тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15). Әмма терелтелгән кешеләр нәрсә нигезендә хөкем ителәчәк?

Рәсүл Яхъя «төргәкләр ачылып куелды» һәм «үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр» дип язган. Бу китапта кешеләрнең үткәндәге эшләре язылганмы? Юк. Кешеләр үлемнәренә кадәр эшләнгән эшләре нигезендә хөкем ителмәячәк. Без моны кайдан беләбез? Инҗилдә: «Үлгән кеше гөнаһтан азат»,— дип әйтелә (Римлыларга 6:7). Шуңа күрә терелтелгән кешеләрнең үткәндәге гөнаһлары юк ителгән булачак. Димәк, Яхъя әйткән «төргәкләр» — Аллаһының киләчәктә биреләчәк яңа таләпләре. Мәңге яшәр өчен, Армагеддонны кичереп чыккан кешеләргә һәм шулай ук терелтелгән кешеләргә дә Аллаһы әмерләрен, шул исәптән Йәһвәнең меңьеллык дәвамында бирелгән яңа таләпләрен үтәргә кирәк булачак. Шулай итеп, кешеләр Кыямәт көне дәвамында эшләнгән эшләре нигезендә хөкем ителәчәк.

Кыямәт көне дәвамында миллиардлаган кеше Аллаһы ихтыяры белән беренче тапкыр танышып, аның нормалары буенча яши алачак. Бу, бөтендөнья өйрәтү эше башкарылганга күрә, мөмкин булачак. Әйе, «ул чакта дөньяда яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнәчәк» (Ишагыйя 26:9). Әмма кайбер кеше Аллаһы ихтыярын үтәргә теләмәс. Ишагыйя 26:10 да: «Бозык кешегә мәрхәмәтлек күрсәтелсә дә, ул тәкъвалыкка өйрәнмәячәк, намуслыларның җирендә явызлык кылачак һәм Йәһвәнең бөеклеген күрмәячәк»,— дип әйтелә. Бозык кешеләр Кыямәт көнендә юк ителәчәк (Ишагыйя 65:20).

Кыямәт көненең азагында кешеләр гөнаһтан арыначак һәм камил кешеләр булачак — тулысынча «тереләчәк» (Ачылыш 20:5). Шулай итеп кешелеккә камиллек кайтарылачак (1 Көринтлеләргә 15:24—28). Шуннан соң кешелек соңгы сынау үтәчәк. Шайтан упкыннан чыгарылачак һәм кешелекне соңгы тапкыр вәсвәсәгә тартып караячак (Ачылыш 20:3, 7—10). Аңа иярмәгән кешеләр Изге Язмалардагы мондый сүзләрнең тулысынча үтәлгәнен күрәчәк: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29). Кыямәт көне Аллаһыга тугры калган кешеләр өчен чын фатиха булачак!

a Армагеддон турында «Изге Язманы аңлау» дигән китаптан (инглиз) (I том, 594, 595 нче һәм 1037, 1038 нче битләр) һәм «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китапның 20 нче бүлегеннән белеп була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.