Төп мәгълуматка күчү

Гайсә Мәсих — Аллаһымы?

Гайсә Мәсих — Аллаһымы?

КҮП КЕНӘ кеше Троицаны христиан диненең төп тәгълиматы дип саный. Бу тәгълимат буенча, Аллаһы өч шәхестән: Ата, Угыл һәм изге рухтан тора. Кардинал Джон О’Коннор Троица турында болай дигән: «Бу бөек сер, без аны әле аңлап бетермибез». Ни өчен Троица турындагы тәгълиматны аңлау шулкадәр авыр?

Бер сүзлектә моның бер сәбәбе турында әйтелә: «Бу Изге Язмаларның тәгълиматы түгел, чөнки Изге Язмаларның бер урынында да аның турында әйтелми» («Illustrated Bible Dictionary»). Троица турындагы тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Шуңа күрә бу тәгълиматка ышанучы кешеләр Изге Язмаларда аны раслаучы өзекләр эзләп табарга тырыша һәм моның өчен хәтта кайбер өзекләрнең мәгънәсен үзгәртеп күрсәтә.

Яхъя 1:1 Троица тәгълиматын раслыймы?

Троица тәгълиматын раслар өчен, кайберәүләр Яхъя 1:1 не куллана. Бер тәрҗемәдә бу шигырь болай дип яңгырый: «Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы [грекча тон тео́н] белән булган, һәм Сүз Аллаһы [грекча тео́с] булган» (Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе). Бу шигырьдә тео́с (илаһ) дигән грек сүзенең ике формасы кулланыла. Беренче очракта тон дигән грек билгелелек артикле тора, һәм тео́н сүзе Аллаһы Тәгаләгә карый. Ләкин икенче очракта тео́с сүзе артикльсез кулланыла. Монда артикль ялгыш төшереп калдырылган булганмы?

Ни өчен Троица тәгълиматын аңлау шулкадәр авыр?

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр койне́ (гомуми грек) телендә язылган булган. Бу телдә билгелелек артикленә кагылышлы кагыйдәләр булган. Арчибальд Робертсон исемле галимнең сүзләре буенча, ия алдында да, исем белән белдерелгән хәбәр алдында да артикль булса, җөмләдәге бу сүзләр «бертигез һәм бер-берсен алмаштыра ала». Мисал итеп Робертсон Маттай 13:38 не куллана. Анда болай диелгән: «Басу [грекча о агро́с] — ул дөнья [грекча о ко́смос]». «Басу» һәм «дөнья» сүзләре алдында о артикле тора. Грамматика буенча, «басу» һәм «дөнья» — бертигез төшенчәләр.

Ләкин Яхъя 1:1 дә ия алдында билгелелек артикле бар, ә исем белән белдерелгән хәбәр алдында ул тормый. Бу шигырьне мисал итеп китереп, Джеймс Хьюетт исемле галим болай дигән: «Андый җөмләдә ия белән хәбәр бертигез түгел, аларны бер-берсенә тиңләштереп булмый».

Хьюетт шулай ук 1 Яхъя 1:5 не мисал итеп китерә. Анда: «Аллаһы — яктылык»,— дип әйтелә. Бу өзектә «Аллаһы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе алдыннан билгелелек артикле тора (о тео́с). Ләкин «яктылык» дип тәрҗемә ителгән сүз (фос) алдыннан грек телендә артикль юк. Хьюетт болай дип аңлата: «Аллаһыны һәрвакыт яктылык дип әйтеп була, ләкин яктылык ул — Аллаһы дип әйтеп булмый». Охшаш мисаллар Яхъя 4:24 тә һәм 1 Яхъя 4:16 да бар. Анда «Аллаһы — Рух ул» һәм «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтелә. Ике очракта да иянең артикле бар, хәбәрләр («Рух» һәм «мәхәббәт») исә артикльсез язылган. Шуңа күрә ия һәм хәбәр бер-берсен алмаштыра алмый. Без «Рух — Аллаһы ул» һәм «мәхәббәт — Аллаһы ул» дип әйтә алмыйбыз.

«Сүз» кем ул?

Борынгы грек телен белүчеләр һәм Изге Язмалар тәрҗемәчеләре шуны таный: Яхъя 1:1 дә «Сүзнең» кем булуы түгел, ә аның нинди булуы ачыклана. Тәрҗемәче Уильям Баркли болай ди: «[Рәсүл Яхъя] тео́с сүзе алдыннан билгелелек артиклен куймый, димәк, бу сүз тасвири... Яхъя монда Сүзне Аллаһыга тиңләми, ягъни Гайсә ул — Аллаһы дими». Джейсон Бедун исемле белгеч тә охшаш фикерне белдергән: «Грек телендә тео́с сүзе җөмләдә, Яхъя 1:1 дә кебек, артикльсез кулланылганда, укучы монда „илаһ“ дигән мәгънә күздә тотыла икәнен аңлый». Тео́с сүзе, артикльсез кулланылганда, «илаһ» мәгънәсен белдерә. Билгелелек артикле белән (о тео́с) ул «Аллаһы» дигәнне аңлата. Бедун болай дип өсти: «Яхъя 1:1 дә Сүз ул — Аллаһы Тәгалә түгел, ә илаһ, ягъни илаһи шәхес». «Американ стандарт тәрҗемәсе»н әзерләүдә катнашкан Джозеф Тайер исемле белгеч моны болай дип аңлаткан: «Логос [ягъни Сүз], илаһи булса да, үзе Аллаһы түгел».

Гайсә үзе белән Аллаһы арасындагы аерманы ап-ачык күрсәткән

«Аллаһы кем ул?» дигән сорауга җавап чыннан да зур сер булып торамы? Гайсә алай уйламаган. Үз Атасына дога кылганда, Гайсә үзе белән Аллаһы арасындагы аерманы ап-ачык күрсәткән. «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк»,— дип дога кылган ул (Яхъя 17:3). Изге Язмаларның шушы гади тәгълиматына һәм Гайсә Мәсихнең сүзләренә ышанабыз икән, без Гайсәне Аллаһының Улы дип санарбыз, һәм бу чыннан да шулай. Без шулай ук Йәһвәгә «бердәнбер хак Аллаһыга» буларак гыйбадәт кылырбыз.