Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларның ялган дусты

Изге Язмаларның ялган дусты

Өченче бүлек

Изге Язмаларның ялган дусты

Ни өчен христиан динен тотмаган илләрдә Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп кабул итмиләр? Бу бүлектә моның төп сәбәбе каралачак. Тарихтан белгәнебезчә, христиан дине үзен Изге Язмаларга ышанучы һәм аның саклаучысы дип атаган. Әмма христиан диненең оешмалары тарихтагы иң коточкыч вакыйгаларда катнашканнар. Мәсәлән, тәре походлары, урта гасырлардагы погромнар һәм безнең замандагы холокост. Христиан динен тотучыларның эшләре Изге Язмаларны кире кагар өчен җитди сәбәпме? Шуны әйтергә кирәк: христиан дине Изге Язмаларның ялган дусты булып чыккан. Чыннан да, христиан дине б. э. IV гасырында барлыкка килгәч, Изге Язмаларның яшәү өчен көрәше дәвам иткән.

1, 2. а) Ни өчен күпләр Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп кабул итми? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Беренче һәм икенче гасырларда нинди мактаулы эш башкарылган булган, әмма нинди куркыныч туган?

БЕРЕНЧЕ гасырның азагында Изге Язмаларның соңгы китабы тәмамланганнан соң, мәсихчеләр бу китапны күчереп язуда, таратуда һәм аны шул көннәрдә киң таралган телләргә тәрҗемә итәр өчен көч куйган. Әмма бу мәсихчеләр шушы мактаулы эшне башкарганда, Изге Язмаларның сакланып калуына янаган аның ялган дусты барлыкка килә башлаган.

2 Моның турында Изге Язмаларның үзендә алдан әйтелгән булган. Бер тапкыр Гайсә мондый мисал сөйләгән: бер кеше үз басуына бодайның яхшы орлыкларын чәчкән. «Әмма кешеләр йоклаган чакта», аның дошманы килеп чүп үләнен чәчеп киткән. Орлыкларның ике төре дә үсеп чыккан, һәм тиздән чүп үләне игенне басып киткән. Бу мисалны китереп, Гайсә шуны күрсәткән: аның эше җимешләр китерәчәк, ягъни чын мәсихчеләр булачак; үлеменнән соң җыелышка ялган мәсихчеләр үтеп керәчәк; ә вакыт узу белән, ялган һәм чын мәсихчеләрне аеру бик авыр булачак (Маттай 13:24—30, 36—43).

3. Рәсүл Петер сүзләре буенча, чүп үләненә охшаш «мәсихчеләр» аркасында кешеләрнең Изге Язмаларга карашы нинди булачак?

3 Бу чүп үләненә охшаш «мәсихчеләр» турында рәсүл Петер ачык кисәткән һәм алар кешеләрнең чын мәсихчеләр диненә һәм Изге Язмаларга карата карашына тәэсир итәчәк дип язган: «Сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, үз өсләренә көтелмәгән һәлакәт китерерләр. Күпләр аларның азгын яшәешенә иярер, һәм аларның эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр» (2 Петер 2:1, 2).

4. Гайсә белән Петернең пәйгамбәрлек сүзләре инде беренче гасырда ничек үтәлә башлаган?

4 Гайсә белән Петернең пәйгамбәрлек сүзләре инде беренче гасырда үтәлә башлаган. Шөһрәт яратучы кешеләр мәсихче җыелышка үтеп кергән, һәм бу бүленүләргә китергән (2 Тимутегә 2:16—18; 2 Петер 2:21, 22; 3 Яхъя 9, 10). Ә чираттагы ике гасырда Изге Язмалар хакыйкатенең сафлыгы грек фәлсәфәсе белән бозылган булган, һәм күпләр, хаталанып, мәҗүсиләрнең тәгълиматларын Изге Язмаларның хакыйкате итеп кабул итә башлаган.

5. Дүртенче гасыр башында Константин нинди үзгәрешләр ясаган?

5 Дүртенче гасырда Рим императоры Константин христиан динен Рим империясенең дәүләт дине иткән. Әмма бу дин Гайсә вәгазьләгән диннән бик нык аерылып торган. Ул вакытка «чүп үләне», Гайсә алдан әйткәнчә, инде котырып үсә башлаган. Әмма шул дүрт гасыр дәвамында да чын мәсихчеләрчә яшәгән һәм Изге Язмаларны Аллаһының иңдерелгән Сүзе дип тоткан кешеләр булган (Маттай 28:19, 20).

Алар тәрҗемә итүгә каршы төшкән

6. Христиан дине кайчан оештырыла башлаган, һәм ул чын мәсихчеләр диненнән нәрсә белән аерылып торган?

6 Нәкъ Константин көннәрендә безгә бүген билгеле булган христиан дине оештырыла башлаган. Шуннан башлап, тамырланып киткән христиан диненең бу бозык төре инде дини оешма булып кына түгел, ә дәүләтнең бер өлеше булып киткән; һәм аның җитәкчеләре сәясәттә мөһим роль уйный башлаган. Нәтиҗәдә, хак иманнан ваз кичкән чиркәүләр үз сәяси көчләрен куллана башлаган, һәм бу чын мәсихчеләр диненең принципларына тулысынча каршы булган. Шунда Изге Язмаларга тагын бер куркыныч яный башлаган. Нинди куркыныч?

7, 8. Папа Изге Язмаларның тәрҗемә ителүенә кайчан һәм ни өчен каршы чыккан?

7 Латин теле, көндәлек тел буларак, кулланыштан чыга башлагач, Изге Язмаларның яңа тәрҗемәләренә ихтыяҗ туган. Әмма католик чиркәве андый эшне башка инде хупламаган. Мәсәлән, соңрак Богемиянең патшасы булып киткән Вратислав 1079 елда папа Григорий VII дән Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә рөхсәт сораган. Папа рөхсәт бирмәгән һәм болай дигән: «Моның турында еш кына уйланган кешеләргә шунсы ачык билгеле: изге язмаларның кайбер урыннары Ходай Тәгаләнең теләге белән сер булып кала, чөнки ул бар кешеләр өчен аңлаешлы булса, аны, бәлки, хөрмәт тә итмәсләр иде һәм кадерен дә белмәс иделәр. Яки аны белемсез кешеләр дөрес аңлатмый башларлар иде, ә бу хатага китерер иде»1.

8 Папа Изге Язмаларны үле булган латин телендә калдырырга теләгән. Анда әйтелгәннәр «сер» булып калырга, гади халык теленә тәрҗемә ителмәскә тиеш булган *. Шулай итеп, V гасырда латин теленә тәрҗемә ителгән Иероним Вульгатасын башта гади халык Изге Язмаларны укый алсын өчен куллансалар, хәзер инде бу тәрҗемәне халык аны укый алмасын өчен куллана башлаганнар.

9, 10. а) Рим католиклары Изге Язмаларның тәрҗемә ителүенә каршы ничек көрәшкән? б) Ни өчен чиркәү Изге Язмаларга каршы торган?

9 Урта гасырларда чиркәү Изге Язмаларның латин теленнән тыш башка телләрдә бастырылуына каршы көрәшен көчәйткән. 1199 елда папа Иннокентий III Мецтагы (Германия) архиепископка ачулы хат язган һәм аңа немец телендәге бар Изге Язмалар китапларын яндырырга кушкан3. 1229 елда Тулузадагы (Франция) синод «гади халыкка» үз телендә Изге Язмалар китабын тоту рөхсәт ителми дигән боерык чыгарган4. 1233 елда Таррагонадагы (Испания) синод «Еврей яки Грек Язмаларының» бар китаплары яндырылырга тиеш дигән боерык биргән5. 1407 елда Оксфордта (Англия) архиепископ Томас Арундел руханиларны җыйган, һәм бу синод Изге Язмаларны инглиз яки башка телләргә тәрҗемә итүне катгый тыйган6. 1431 елда, шулай ук Англиядә, Уэлстагы епископ Стаффорд Изге Язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә һәм кешеләргә андый тәрҗемәләрне үзләрендә тотарга рөхсәт ителми дигән боерык чыгарган7.

10 Бу дини җитәкчеләрнең максаты — Изге Язмаларны юк итү түгел, ә аны әз санлы кеше генә укый ала торган телдә экспонат итеп калдыру булган. Шулай итеп алар үз диннәренең кагыйдәләренә каршы килә торган дини тәгълиматка юл куймаска тырышканнар, чөнки алар үз хакимлекләрен югалтырлар дип курыккан. Аларның максатлары тормышка ашса, Изге Язмалар кызыксыну гына уятучы, ә кеше тормышына бик әз я бер дә йогынты ясамый торган китап булып калыр иде.

Алар Изге Язмалар яклы булган

11. Хулиан Эрнандес испан телендәге Изге Язмаларны үз иленә кертергә уйлагач, нәрсә булган?

11 Ләкин, бәхеткә каршы, күп кенә эчкерсез кеше шул дини җитәкчеләрнең сүзләренә, бу куркыныч булса да, буйсынмаган. Кайберәүләрнең үз Изге Язмалар китабы булган, һәм аларны бу «җинаять» өчен каты җәзалаганнар. Мәсәлән, Хулиан Эрнандес исемле бер испан кешесенең мисалын карап чыгыйк. Джон Фокс исемле бер авторның китабы буенча, Хулиан Эрнандес «күп кенә Изге Язмалар китабын, мичкәләргә салып һәм Рейн шәрабы дип атап, Германиядән үз туган иленә алып барырга булган». Хулианны сатканнар, һәм Рим католик инквизициясе аны кулга алган. Ә бу китапларны алырга тиешле кешеләрне «җәзалаганнар һәм күпләргә төрле хөкем карарлары чыгарганнар. Хулианны яндырып үтергәннәр; егерме кешене учак өстенә элеп куйганнар, һәм алар янып үлгәннәр; берничә кешене гомерлеккә төрмәгә утыртканнар; кайберәүләрне бар кеше алдында камчылаганнар; күпләрне галераларга сөргенлеккә җибәргәннәр» («History of Christian Martyrdom»)8.

12. Урта гасырларда яшәгән дини җитәкчеләрнең чын мәсихчеләр дине белән уртак ягы булмаганын нәрсә күрсәтә?

12 Бу дини җитәкчеләр үз хакимлекләрен аяусыз кулланган! Әлбәттә, аларның чын мәсихчеләр дине белән бернинди дә уртак ягы булмаган! Аларның кемнең хезмәтчеләре булуы Изге Язмаларның үзендә ачыклана: «Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел. Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. Безгә явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый» (1 Яхъя 3:10—12).

13, 14. а) Урта гасырларда яшәгән кешеләр Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуын ничек күрсәткән? б) Европада Изге Язмаларга караш ничек үзгәргән?

13 Әмма ир-атлар һәм хатын-кызлар, Изге Язмалар китабына ия булыр өчен, үз тормышларын куркыныч астына куярга әзер булганнар. Бу чыннан да гаҗәеп! Андый кешеләр үткәндә бихисап күп булган һәм безнең көннәрдә дә бар. Изге Язмалар китабы кешеләрне үзенә тугры булырга, үч кайтармыйча газап чигәргә һәм коточкыч үлем кичерергә этәргән. Әйе, Изге Язмалар чыннан да Аллаһы Сүзе (1 Петер 2:21).

14 Протестантлар XVI гасырда Рим католикларының хакимлегенә каршы күтәрелгәч, католик чиркәве Изге Язмаларны Европадагы гади халык телләренә тәрҗемә итәргә мәҗбүр булган. Әмма аннан соң да Изге Язмалар католиклар диненә караганда күбрәк протестантлар дине белән бәйле булган. Католикларның бер рухание Эдвард Кьюба болай дип язган: «Без шуны танырга тиеш: протестант Реформациясе аркасында католиклар Изге Язмаларны санга сукмый башлаган, һәм бу бик аяныч. Изге Язмалар бөтенләй онытылган булмаса да, ул католикларның күбесе өчен ябык китап булган»9.

Изге Язмаларны тәнкыйтьләү

15, 16. Ни өчен протестант чиркәүләре дә Изге Язмаларга каршы чыккан дип әйтеп була?

15 Әмма протестант чиркәүләре дә Изге Язмаларга каршы чыккан. XVIII—XIX гасырларда, кайбер протестант белгечләре бу китапка башка төрле һөҗүмнәр оештырганнар һәм Изге Язмаларны өйрәнүнең бер ысулын уйлап чыгарганнар: алар Изге Язмаларны тәнкыйтьли башлаганнар. Шул белгечләр Изге Язмалар — бу күбесенчә риваятьләр һәм мифлардан торган китап дип өйрәткән. Аларның кайберәүләре хәтта Гайсә беркайчан да булмаган дигән. Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип атар урынына, алар аны кеше сүзе һәм хәтта бик буталчык сүз дип атаганнар.

16 Безнең көннәрдә аларның кайбер фаразларына, аеруча арттырып әйтелгәннәренә, ышанмасалар да, семинарияләрдә шул өйрәнү ысулына әле дә өйрәтәләр. Протестант руханиларының бар халык алдында Изге Язмаларның зур өлешләреннән ваз кичүләрен бүген дә ишетеп була. Мәсәлән, англикан чиркәвенең бер рухание, Австралиянең бер газетасында әйтелгәнчә, Изге Язмаларның зур өлеше «дөрес түгел, анда язылган тарих хаталы, кайбер нәрсәләр бозып күрсәтелгән» дигән. Андый фикер йөртү Изге Язмаларны тәнкыйтьләү аркасында туган.

«Хакыйкать юлы хурлана»

17, 18. Христиан динен тотучыларның тәртибе Изге Язмаларга ничек хурлык китерә?

17 Күп кешеләр Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп кабул итәргә теләми, һәм моның төп сәбәбе, күрәсең — христиан динен тотучыларның тәртибе. Христианнар Изге Язмалар буенча яшибез дисәләр дә, тәртипләре Изге Язмаларга һәм Гайсә шәкерте исеменә зур хурлык китерә. Шулай итеп, рәсүл Петер алдан әйткәнчә, «хакыйкать юлы хурлана» (2 Петер 2:2).

18 Мәсәлән, чиркәү Изге Язмаларның тәрҗемә ителүен тыярга тырышкан вакытта, Рим папасы Якын Көнчыгыштагы мөселманнарга каршы зур сугыш оештыруда катнашкан. Андый сугышларны «изге» тәре походлары дип атаганнар, әмма аларда бернинди дә изгелек булмаган. Аларның берсе «Ярлылар походы» дип аталган һәм булачак походларга «үрнәк» күрсәткән. Аларның тәртипсез армиясе, вәгазь укучыларның котыртуы аркасында, Европадан китәр алдыннан Германиядә яшәүче яһүдләргә ташланган һәм бер шәһәрдән икенчесенә күчеп аларны үтереп барган. Ни өчен? «Яһүдләр — бу Мәсихнең дошманнары, һәм шуңа күрә алар җәзага лаек дигән сүзләр — бу [шул гаскәрләрнең] нибары үз комсызлыкларын аклау сүзләре генә булган»,— дип яза тарихчы Ганс Эберхард Мейер10.

19—21. Утыз еллык сугыш, Европа миссионерларының кылган эшләре һәм колониаль җирләрнең киңәюе Изге Язмаларга ничек хурлык китергән?

19 Протестантларның XVI гасырдагы фетнәсе аркасында Европаның күп кенә җирләрендә католик дине үз хакимлеген югалткан. Моның нәтиҗәсендә утыз еллык сугыш (1618—1648) башланган, һәм бу «Европа тарихындагы иң коточкыч сугышларның берсе» булган дип әйтелә бер тарих китабында. Бу сугышның төп сәбәбе нәрсә булган? «Католикларның протестантларны һәм протестантларның католикларны нәфрәт итүе» («The Universal History of the World»)11.

20 Шул вакытка христиан дине Европа чикләрен үтеп һәм башка җирләргә «христиан» цивилизациясен китереп, тарала башлаган. Бу хәрби походлар кансызлык һәм комсызлык белән аерылып торган. Төньяк һәм Көньяк Америкада Испания гаскәрләре андагы цивилизацияләрне юк иткәннәр. Бер тарихи китапта әйтелгәнчә, «тулаем алганда, Испания идарәчеләре Америка цивилизациясен юк иткәннәр, әмма Европа цивилизациясен анда урнаштырмаганнар. Аларның бу Яңа Дөньяны яулап алуларының төп сәбәбе — алтынга хирыслык булган»12.

21 Протестант миссионерлары Европадан башка континентларга киткәннәр, һәм колониаль җирләр тагы да киңәйгән. Безнең көннәрдә бу миссионерларның эшләренә мондый караш киң таралган: «Кешеләр өстеннән идарә итәр өчен, миссионерлар күп кенә очракларда үз хезмәтләрен ширма итеп һәм үзләрен аклар өчен кулланганнар. Миссионер хезмәте, техника һәм империализм арасындагы үзара бәйләнеш бик яхшы билгеле»13.

22. Егерменче гасырда христиан дөньясы христиан диненә ничек хурлык китергән?

22 Христиан диннәренең һәм дәүләтнең үзара якын мөнәсәбәтләре безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Ике бөтендөнья сугышы, асылда, үзләрен христиан дип атаган халыклар арасында булган. Сугышта катнашкан ике якның да руханилары үз гаскәрләрен дошман белән сугышырга һәм аны үтерергә өндәгәннәр, ә еш кына бу дошман үзе шул ук динне тоткан. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Бүгенге хәрби система үскән һәм христиан диненә бирелгән илләрне тар-мар итә, әлбәттә, бу [чиркәүләргә] дан китерми» («If the Churches Want World Peace»)14.

Аллаһы Сүзе сакланып кала

23. Христиан диненең тарихы Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуын ничек күрсәтә?

23 Без христиан диненең бу озын һәм аянычлы тарихын ике якка басым ясар өчен карап чыктык. Беренчедән, андый вакыйгалар — бу Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше, чөнки пәйгамбәрлекләрдә күпләр үзләрен христиан дип атасалар да, алар Изге Язмаларга һәм Гайсә шәкерте исеменә хурлык китерәчәк дип алдан әйтелгән булган, һәм моның үтәлеше Изге Язмаларның хак булуын күрсәтә. Әмма безгә шуны онытмаска кирәк: христиан динен тотучыларның тәртибе алар чын мәсихчеләр түгел икәнен күрсәтә.

24. Чын мәсихчеләр, христиан диненең Гайсә тәгълиматлары буенча яшәмәгәнен күрсәтеп, нәрсә белән аерылып тора?

24 Гайсә чын мәсихчеләрне ничек танып була икәнен үзе аңлаткан: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Ул шулай ук: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дигән (Яхъя 17:16). Шулай итеп, христиан дине үз тәртибе белән ул чын мәсихчеләр дине түгел икәнен күрсәтә. Ул үзен Изге Язмаларның дусты дип атаса да, чынында ул аның ялган дусты.

25. Ни өчен Изге Язмалар, бар каршылыкларга карамастан, безнең көннәргә кадәр сакланып калган?

25 Икенчедән, христиан дине Изге Язмаларга каршы каты көрәшсә дә, шунсы гаҗәпләндерә: бу китап безнең көннәргә кадәр сакланып калган һәм әле дә күп кешеләрнең тормышларын яхшы якка үзгәртә. Кешеләр бу китапны тәрҗемә итүгә каршы торганнар, белгечләр аңа тәнкыйтьләп ташланганнар һәм аның ялган дусты — христиан диненең бозык тәртибе аркасында аны хурлаганнар, шулай да ул сакланып калган. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалар башка китаплардан бик нык аерылып тора. Ул юкка чыга алмый. Ул Аллаһы Сүзе, һәм аның үзендә: «Үлән корыган, чәчәк шиңгән, әмма Аллаһыбызның сүзе мәңге булачак»,— дип әйтелә (Ишагыйя 40:8).

[Искәрмә]

^ 8 абз. Башка телләргә берничә тәрҗемә ясалган булган. Әмма аларны еш кына бик бай бизәп һәм күп көч куеп ясаганнар, һәм, әлбәттә, алар киң кулланышта булмаган2.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 34 нче бит]

Протестантларның төп чиркәүләре Изге Язмаларны тәнкыйтьләүдә катнашкан

[Тексттан алынган өзек. 26 нчы бит]

Христиан диненең тарихы Константин дүртенче гасырда «христианнарны» законлаштыргач башланган

[Тексттан алынган өзек. 29 нчы бит]

Католик чиркәве Изге Язмаларны гади халык телләренә тәрҗемә итүгә каршы каты көрәшкәндә, папа Григорий VII һәм Иннокентий III моңа зур өлеш керткәннәр

[Тексттан алынган өзек. 33 нче бит]

Христиан динен тотучыларның бозык тәртибе аркасында күпләрдә Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына шикләр туган

[Тексттан алынган өзек. 35 нче бит]

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында бу рус солдатлары башка христианнарны үтерергә китәр алдыннан икона алдына тезләнгәннәр