Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу китап сезнең өчен

Бу китап сезнең өчен

Бу китап сезнең өчен

Сөләйман пәйгамбәр якынча 3 000 ел элек: «Күп китап төзү-язуның иге-чиге юк»,— дип әйткән (Вәгазьче 12:12). Бу сүзләр аеруча безнең көннәрдә урынлы, чөнки ел саен классик әсәрләрдән тыш меңләгән яңа китаплар бастырыла. Әйе, укыр өчен китап күп. Алайса, ни өчен сезгә Изге Язмаларны укырга кирәк?

КҮП кеше китапны күңел ачу яки берәр нәрсәне белер өчен, яки бу ике максаттан чыгып укый. Изге Язмаларны да шул ук максат белән укып була. Ул күңелне күтәрә ала, хәтта кызык булып та китәргә мөмкин. Әмма Изге Язмаларда бернинди китап та бирә алмаган белем бар (Вәгазьче 12:9, 10).

Кешеләр электән үк үткән заманнар, хәзерге көннәр һәм киләчәк турында уйланган. Изге Язмаларда нәкъ шуның турында язылган. Күп кешеләр мондый сорауларга җавап эзли: «Без кайдан барлыкка килдек? Ни өчен яшибез? Тормышны ничек бәхетле итәргә? Җир шарында тормыш һәрчак булачакмы? Киләчәктә безне нәрсә көтә?».

Бу брошюрада китерелгән дәлилләр Изге Язмалар төгәл һәм ышанычка лаек икәнен күрсәтә. Без бу китаптагы файдалы киңәшләр бүгенге көндә мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барырга ярдәм итә икәнен карап чыктык. Изге Язмаларда безнең көннәрдә кулланырлык киңәшләр булганга күрә, аның үткән вакыйгалар турындагы сүзләре һәм киләчәк турындагы пәйгамбәрлекләре, әлбәттә, игътибар белән тикшереп чыгуга лаеклы.

Ничек күбрәк файда алырга?

Изге Язмаларны укый башлаган күп кешеләр аның берәр җире аңлашылмаса, укуларын ташлаганнар. Сез дә андый хәлгә эләккән икәнсез, сезгә кайбер киңәшләр ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Кайберәүләр укуларын Инҗилдәге Гайсә турында язылган Яхшы хәбәрләрдән башлый. Мәсәлән, Таудагы вәгазьне укыйлар, андагы акыллы киңәшләргә игътибар итәләр. Ул киңәшләрдә кеше табигатенең тирән аңлавы чагылган һәм тормышыбызны яхшыртыр өчен киңәшләр бирелгән (Инҗил, Маттай 5—7 нче бүлекләрне карагыз).

Берәр теманы сайлап тикшерү үткәрсәк, бу да белгәннәребезне киңәйтергә булыша. Мәсәлән, Изге Язмаларда җан, күк, җир, яшәү һәм үлем, шулай ук Аллаһы Патшалыгы һәм аның эшләре турында тикшерү үткәргәч, сез бик нык гаҗәпләнерсез *. Йәһвә Шаһитләре сезгә андый тикшерүне түләүсез үткәрергә ярдәм итәр. Андый өйрәнү үтәргә теләгегез булса, 2 нче биттә китерелгән берәр адрес буенча языгыз.

Китерелгән дәлилләрне карап чыкканнан соң, күп кешеләр Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан бирелгән һәм Аллаһы исеме «Йәһвә» дигән нәтиҗәгә килгәннәр (Яратылыш 2:4, искәрмә). Сез Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына шикләнәсезме? Бу китапны тикшереп чыгырга теләгегез бармы? Һичшиксез, тикшереп чыккач һәм уйлангач, шулай ук андагы акыллы киңәшләрнең файдалы булуын күргәч, сез Изге Язмалар чыннан да барлык кешеләр өчен, димәк, сезнең өчен дә икәнен күрерсез.

[Искәрмә]

^ 9 абз. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап инде күп кешеләргә андый өйрәнү үтәргә ярдәм итте. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.